

– Аңлашыла, тәүге чорда океан артыннан кайткан һәм җылыга күнеккән маллар безнең шартларда тернәкләнеп китә алырмы, көтелгән артым белән сөендерерме, дигән борчылулар, шик-шөбһәләр дә булды, – ди Элик Зыятов. – Әмма малкайлар сынатмады, Борай табигатенә тиз яраклашты.
Яшерен-батырын түгел, республикадагы кайбер районнарда бу юнәлеш нәтиҗәле үсеш алалмады, башланды да ташланды. Ә менә “Зыятов” хуҗалыгында әлеге эш яхшы гына табыш китерә. Бүгенге көндә биредә 58 баш герефорд токымлы мал асрала. Маллар тиешле авырлыкка җиткерелеп, чалынып, ите сатыла. Мамады фермерларының экологик яктан чиста продукциясенә сатып алучылар чират тора.
Элик Федорович кечкенәдән авылда хезмәт тәрбиясе алып үскән кеше. Яшьлегендә үк терлекчелектә үз көчен сынап карау теләге белән яна. Самара өлкәсендә хәрби бурычын үтәп кайткач, хезмәт юлын колхозда механизатор булып башлый. Һөнәре буенча укытучы булса да, аграр тармакны үз итә. “Тырышкан – ташка кадак каккан”, диләр, Элик Федорович та хыялын тормышка ашыра – хәзер ул аягында нык басып торучы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Хатыны белән биш бала тәрбиялиләр. Хуҗалыктагы эш уллары һәм Лариса ханым ярдәме белән башкарыла. Бүгенге көндә 285 гектар мәйданда җир эшкәртеп, киләчәккә тагын да зуррак планнар корып яши алар.
Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.
Фото: Гөлназ Хуҗина