+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
15 декабрь 2021, 08:12

Җитештерәләр дә, эшкәртеп саталар да!

Терлекчелек өлкәсендә ныклы адымнар ясаучы Идрисовлар киләчәктә үз продукциясен республика күләмендә дә таныту максатын куя.Кушнаренко районының Иске Кормаш авылында гомер кичерүче Венера һәм Вадим Идрисовларның гаилә­се — күпләргә үрнәк. Яшь булуларына карамастан, алар авылдаш­лары­ның ихтирамын яулап өлгергән, һәр­кемгә ярдәмчел, гөрләтеп дөнья көтүче фермерлар.

Җитештерәләр дә, эшкәртеп саталар да!Җитештерәләр дә, эшкәртеп саталар да!
Җитештерәләр дә, эшкәртеп саталар да!
Идрисовлар белән Кушнаренко районына чираттагы эш сәфәребез вакытында таныштык, чын татар хатын-кызларына хас булганча, ачык йөзле Венера Венер кызы безне, ай-ваебызга карамый, чәй табыны артына утыртты, үзе пешергән тәбикмәк, вак бәлешләр белән сыйламый җибәрмәде. Әңгәмә­без дә тиз ялганды.
– Мин Кушнаренко районы­ның Якуп авылы кызы, – дип уртаклашты ул. – Моннан 18 ел элек Иске Кормаш егете Вадим Харис улына кияүгә чыктым. Ул һөнәре буенча – водитель, мин – укытучы, Башкорт дәүләт универ­си­те­тының физика-математика факультетын тәмам­ладым. Ирем һәрчак үз эшен булдыру турында хыялланды. Ниһаять, моннан 8 ел элек әлеге хыялны чынбарлыкка әйләнде­рер­гә вакыт җитте дигән уртак карарга килдек. “Бу тормышта уңыш­ка ирешкән һәр ир-егет артында хатын-кыз тора”, диләр бит, мин дә тормыш юлдашым белән бергә шәхси эшкуарлык йөген тартырга алындым. Һәм моңа һич кенә дә үкенмим.
Венера Венер кызы бәян итүенчә, Вадимның гаиләсе электән ат асраган, шуңа күрә ул да үз эшен нәкъ менә елкычылык тармагында башларга ният кыл­ган. Берничә ел эчендә Идрисовлар маллар санын 30 башка җиткергән. Атлар өчен абзар, утар төзегән. Җиргә кил­гәндә, йортлары янындагы 30 сутый янына, үзләренең һәм әти-әниләренең пай җир­ләрен­нән файдаланалар. Венераның әтисенең үз тракторы бар, ул да яшь фермерларга зур ярдәм күрсәтә, ел саен печән хәзер­лә­шә.
– Әтием – районның данлыклы алдынгы комбайнчысы, әнием гомер буе хисапчы булып хезмәт салды. Күмәк хуҗалык таралып, эш урын­нары калмагач, күпләп мал-туар асрап дөнья көтәләр, алар җитештер­гән сөт, каймак, катык, эремчек, майны да ха­лык чират торып алып бетерә, – ди Венера.
– Ат итен шул килеш тә, казылык эшләп тә са­табыз, – ди Вадим Харис улы. – Бу продук­циягә ихтыяҗ бар. Аны сатар өчен Кушнаренко район үзәген­дә үз кибетебезне төзедек. Сату эшен Венера алып бара.
Идрисовлар тавык, үрдәк, казны да күп­ләп үстерәләр. Әйткәндәй, ел саен алар зурлап каз өмәсе үткәрә. Кош-корт итен дә халык бик яратып ала икән.
Без сөйләшеп утырганда Идрисовларга йомыш белән күр­шеләре Гүзәлия Гайсина килеп керде һәм аларның портретларын тагын да чагурак буяулар белән баетты.
– Күршеләрдән уңдым, – диде Иске Кормаш авылының модельле китапханәсе хезмәт­кәре, хатын-кызлар оешмасы җи­тәк­че­се Гүзәлия ханым зур канә­гать­­лек белән. – Яшь булу­ларына карамастан, бик зирәк­ләр, ярдәмчелләр, кечелек­ле­ләр! Балалары да, үзләренә охшап, искиткеч тырышлар. Илнарага – 15 яшь, ул 9нчы сыйныфта укый, Илдарга – 13 яшь. Яхшы укулары өстенә, мәктәптә, авылда үткәрелгән барлык мәдәни чараларның йөзек кашы алар, моңлы итеп җырлыйлар, өзде­реп бииләр. Төрле чаралар оештырганда мондый сәләтле балалар – минем уң кулым. Төп­чек­ләре Тимурга 5 яшь, ул балалар бакчасына йөри.
Өч яшеннән атка атланган Илдар – бүген әтисенең горурлыгы. Ул үзенең иң яраткан чабышкысы “Сухарь” белән ел саен сабантуйларда катнашып, күркәм җиңүләр яулый, “Терра-Башкирия”дә дә уңышлы чыгыш ясый. Киләчәктә фермер булачакмын, әти-әни эшен дәвам итәчәкмен, ди ул.
Уңганлык, эшсөярлек геннардан килә, күрәсең. Идрисов­ларның барлык туган-тумачалары да җиң сызганып эшли һәм мул тормышта яши. Мисал өчен, Венераның энесе Ирек район үзәгендә төплән­гән, тормыш юлдашы белән шәхси хуҗа­лыгында күпләп мал-туар, кош-корт асрый, апасына һәм җизнәсенә дә даими ярдәм­ләшергә вакыт таба. Ул да җә­мәгате белән өч бала тәрбияли. Вадимның апасы Рәси­мәнең гаиләсе дә авыл тормышын үз иткән, алар ел саен 200 баштан артык каз үстерә.
– Ике яклап та әти-әнилә­ре­безгә чиксез рәхмәтлебез: алар безне хезмәт сөяргә өйрәтеп үс­терде, тормыш диңгезендә кыйб­лабызны югалтмаслык рухи кыйм­мәтләр салды күңе­ле­безгә, – ди Идрисовлар. – Без дә балаларыбыз­ны шушы үрнәктә тәрбияләргә омтылабыз.
Вадим һәм Венераның килә­чәккә максатлары анык: хуҗа­лык­ларын тагын да үстереп, җитеш­тергән продукцияне республика күләмендә брендка әйләндерү. Яңа ел аларга яңа уңышлар алып килүен телибез!

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кушнаренко районы.

Фото: Идрисовлар архивыннан

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас