

Европа парламенты күптән түгел авыл хуҗалыгын субсидияләү тәртибен үзгәртү турында тарихи карар кабул итте. Аны галимнәр соңгы унъеллыклардагы колачлы реформа, дип бәяли. Үзгәреш шунда, яңа документка ярашлы, дәүләт финанслары киләсе елдан зур булмаган фермер хуҗалыкларына һәм авыл хуҗалыгының тотрыклы үсешен тәэмин итүчеләргә өстенлекле шартларда бүленәчәк. Евросоюз моңа кадәр үк субсидияләрнең төп өлешен эре җир биләүчеләргә һәм агросәнәгать компанияләренә бирүгә каршы иде. Яңа закон, ниһаять, әлеге тәртипне үзгәртәчәк. Шул рәвешле, Евросоюзның гомум бюджетының өчтән бер өлешенә хуҗа булган аграр тармак 2021-27 елларда 387 миллиард евроны фермерларга һәм авыл территорияләрен үстерүгә ярдәм итүгә бүләчәк.
Шунысы да игътибарга лаек, 2023 елдан гамәлгә керәчәк яңа кагыйдәләр буенча, эшчәнлегендә авыл хуҗалыгында табигатьне саклау һәм парник газлары таралуны киметү белән бәйле чаралар кулланучыларга да финанс ярдәме өстенлекле булачак.
Әмма, экологик проблемалардан тыш, мәсьәләнең икенче ягы да бар. Европа парламентының Евросоюз илләрендәге зур булмаган фермерларга һәм экологик чиста продукция җитештерүчеләрне финанслауга өстенлек бирүе дөньяның азык-төлек базарында көндәшлекне үстермәсме? Чөнки моңа кадәр көнбатыш илләрендә генә түгел, сәүдә базарындагы башка “уенчы”лар да аграр җитештерүдә эре холдингларга һәм куәтле кампанияләргә өстенлек бирә иде.
Ихтимал, Евросоюзда күптән түгел кабул ителгән тарихи үзгәрешләр Русиянең аграр сәясәтендә дә кайбер яңалыклар кертүгә этәргеч бирер. Чөнки соңгы елларда илдә нәкъ эре аграр җитештерүчеләргә игътибарның артуы күзәтелә.
Әлбәттә, фермер хуҗалыклары да үзләрен елдан-ел көчәя баручы сыйныф буларак күрсәтергә тырыша. Тулай җитештерүдә аларның өлеше дә үсә. Әмма дәүләтнең мөнәсәбәте дә аларга карата эре холдингларга булган кебек түгел. Әлегә авылда урта һәм кече бизнес белән шөгыльләнүчеләргә киртәләр шактый. Ноябрь ахырында Дәүләт думасы депутатлары фермерларны шушы каршылыкларның берсеннән “азат итте”.
Узган гасырның туксанынчы елларында илдә фермерлык хәрәкәте үсә башлады. Тәүге вакытта аларның эшчәнлеген көйләүче законнарның камил булмавы, билгеле, кайбер хаталарга да юл куйды. Әмма күңеле, җаны белән “береккәннәре” ашлык үстерүне, ит-сөт җитештерүне ташламады. Ул чорда илнең эчке сәүдә базарындагы азык-төлеккә кытлык, киресенчә, аграр бизнес белән шөгыльләнүчеләрне тагын да ымсындырды. Кызганычка каршы, зур тырышлык салып җитештерелгәннән фермерларның күбесе артык файда күрә алмады. Ике ел элек булган мәгълүматларга караганда, мәсәлән, Русия фермерларының өчтән бер өлешенә якыны гына җитештергәнен үзләре сата иде. “Фермер хуҗалыгы — сәүдә базары” юлында формалашкан алыпсатарлар җиңел генә итеп арадашчы һәм кирәк вакытта “вышибала” (бәреп чыгаручы) ролен үтәде. Кыскасы, әлеге категориядәге хуҗалыкларга үз продукциясен сату авыр булды. Билгеле, соң-гы елларда аларга базарларда махсус сату урыны бирелүе һәм фермерларның кооперативларга берләшүе әлеге киеренкелекне киметүдә беренче адымнар булды.
Ниһаять, Дәүләт думасы депутатлары ноябрь ахырында фермерларга һәм авыл хуҗа-лыгы кооперативларына үзләре җитештергән продукцияне үзлә-ренең җирендә сатарга рөхсәт бирүче закон кабул итте. Әлеге документ илдәге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгатендәге хәлләр торышы турындагы киңәшмәдән соң Русия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча Хөкүмәт тарафыннан эшләнде.
— Бу закон илнең фермерлык хәрәкәте тарихында мөһим вакыйга, — дип бәяләде федераль аграр ведомство башлыгы Дмитрий Патрушев. — Фермер үз продукциясен үз милке булып теркәлгән җирендәге махсус җиһазландырылган биналарда, корылма һәм төзелештә, шулай ук стационар булмаган сәүдә объектларында сата ала. Шул үзенчәлекне дә онытмаска кирәк: стационар булмаган сәүдә объектлары аның авыл хуҗалыгы җирләре категориясенә кермәгән мәйданында урнашмаска һәм туфрак катламына зыян килмәскә тиеш. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, стационар булмаган сәүдә нокталарын сөренте яисә яткын җирләрдә, печәнлекләрдә, көтүлекләрдә, күпьеллык үсенте мәйданнарында (бакчаларда) урнаштыру катгый тыела.
Русиянең Юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Грудзев әлеге мәсьәләгә ачыклык кертеп: “Сәүдә нокталарын сөрелгән басу өстенә урнаштыру тыела, ләкин, сөренте мәйдан читенә “фермер палаткасы”н корып, иркенләп сәүдә итәргә була. Шулай ук, фермер хуҗалыгы милке булган фермадан да сөтне сатарга мөмкин”, — диде.
Белешмә. Русиянең Крестьян (фермер) һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе мәгълүматларына караганда, әлеге вакытта фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары илдәге тулай авыл хуҗалыгы продукциясенең 14 процентына якынын җитештерә. Илдә җитештерелгән ашлык күләменең — 30 процентына якыны, көнбагышның — 35 һәм яшелчәнең 21 проценты фермерлар өлешенә туры килә.
Күренүенчә, фермерлар аграр җитештерүдә мөһим роль уйный. Әйтергә кирәк, Дәүләт думасы кабул иткән законга өстәмәләр әлеге категориядәге хуҗалыклар продукциясен сатуда проблеманы бар тулылыгы белән хәл итәрме — нәтиҗә ясарга иртәрәк. Чөнки, кайсы фермерны алсак та, аңа тотрыклы һәм шул ук вакытта күп сатып алучыны җәлеп иткән базарлар, сәүдә урыннары кирәк. Монысы янәшәдәге шәһәр, район үзәкләре дигән сүз. Фермерга үз ихатасыннан сату өчен рөхсәт бирелде, әмма аның экологик яктан чиста продукциясен алу өчен шәһәр кешеләре авылга агылырмы соң?
Белгечләр фикеренчә, товар әйләнеше зур булганда, авыл хуҗалыгы продукциясен базарда сату отышлырак. Күпчелек фермер һәм шәхси ихата хуҗалары мондый товар әйләнешенә дә, куәтләргә дә ия түгел. Бакчадан яисә фермадан продукция сату фермерларның барысына да отышлы булачак, дип кабул итәргә ярамый. Ни дисәң дә, проблема, нинди чимал продукциясе булса да, куәтле саклагычлар, кабул итү пунктлары һәм эшкәртү мөмкинлекләре җитешмәүгә барып тоташа. Икенчедән, төрле дәрәҗәдәге власть органнары шәһәрләрдәге билгеле таләпләргә җавап биргән очракта, зур мәйданнарның бер өлешен алыпсатарларга гына түгел, ә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең үзләренә дә тәкъдим итәргә тиештер.
Авылга кайтып үзенең аграр бизнесын оештырырга теләүчеләр саны, кызганычка каршы, соңгы елларда кимегән. Илнең рәсми статистикасы мәгълүматлары шулай. Ә инде элегрәк эш башлаучылар сынауларда берникадәр чыныгып өлгерде булса кирәк.
Борай районының Шабай авылы фермеры Данил Батталов — шуларның берсе. Ул шушы авылда туып үскән. 2002 елга кадәр Воркутада төзелеш өлкәсендә эшли. Пенсиягә чыккач, авылга кайтырга була. Эше гөрләп барган күмәк хуҗалыкның таралуын күңеле белән кабул итмәсә дә, заманында игенчелектә, терлекчелектә көч салып эшләгән һәм лаеклы ялга чыгып өлгермәгән авылдашла-рының хәлен күреп борчыла.
Шабай — райондагы матур, төзек авылларның берсе. 120гә якын йорты бар. Кеше яшәмәгән өйләр юк диярлек. Каты өслекле юлы да авылга заманча төс бирә. “Зәңгәр ягулык” яна. Кибет, башлангыч мәктәп бар. Иң зур байлыгы, әлбәттә, Шабайның уңган кешеләре, җирләре.
— 2004 елда җир алып, фермер хуҗалыгы оештырдым, — ди фермер Данил Батталов. — Хәзер җир мәйданнары бер мең гектарга җитте. Башта игенчелек тармагын җайга салдык. Хәзер тулы чәчү әйләнешен тәэмин итү өчен төп культураларның барысын да үстерәбез. Иген культуралары 720 гектарны били. Быел без дә көтелгән уңышны үстереп алалмадык. Бөртеклеләрнең һәр гектары 8-10 центнер төшем бирсә, уҗым арышы гына 22 центнердан күбрәк булды. Тулай ашлык җыемы узган елдагының өчтән бер өлеше кадәр генә.
Белешмә. Нигездә, үз акчаларын тотынып, фермер ун ел дәвамында ашлык комбайны, алты берәмлек төрле маркадагы трактор һәм өч йөк автомобиле сатып алган. Техника бәяләре арту яңаларын сатып алу мөмкинлеге бирми. Берничә ел элек 7 миллион сумга сатып алынган ашлык комбайны, мәсәлән, бүген 12 миллион сумнан күбрәк тора.
Авылда терлекчелек тармагының сакланып калуы да Данил Вәгыйзь улының тырышлыгына бәйле. Шәхси бизнесы турында гына уйланмый ул. Себердән авылны саклап калу максаты белән кайткан эшкуар фермасында 20 баштан күбрәк башмак, 80гә якын үгез малы асрала. Төрле тармакларда алты кеше эшли. Язгы эшләр башланганда аларның саны 15кә җитә.
— Бәлки, авыл язмышы турында уйланмаган булсам, туган ягымда, иркенлеккә, матурлыкка сокланып, тыныч кына гомер итеп тә яшәгән булыр идем. Ләкин якташларым белән күзгә-күз карашып, алда ничек яшәрбез икән, дигән сорау куелгач, бергәләшеп зур эшкә тотындык. Дөрес, без зур шәһәр сәүдәсенә дә, бәлки, чыга алмабыз, әмма иң мөһиме — җитештергәнебез үзебезгә дөнья көтәргә җитә. Киләчәктә, дөньялар җайланып китсә, ышанам, авыл базары белән генә чикләнеп калмаячакбыз, — ди Шабай фермеры.
Данил Батталов белән аралашканда, Дәүләт думасы югарыда телгә алынган законны кабул итмәгән иде әле. Мин әлеге яңалыкның Данил Вәгыйзь улы өчен дә файдалы булырына ышанам. Чөнки берничә ел элек ул үзенең “Ит лавкасы”н ачып, ит продукциясе сатуны оештырган булган. Ләкин фермерның мондый шөгылен законга туры килми, дип, ябарга мәҗбүр иткәннәр. Тикшерү өчен кайсы органнардан гына килмәгәннәр! Аннары, сыер малларын тереләй авырлыкта сата башлауга күчкән. Тикшерүчеләр тынычланган, аның каравы ... алыпсатарлар активлашкан.
Олег Төхвәтуллин.