+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 декабрь 2021, 04:17

Сөт хакының “каймагы” кемдә?

Яки ни сәбәпле илдә аны җитештерү күләме кими? Башкортстанда моңа юл куймау өчен нинди чаралар күрелә?

Сөт хакының “каймагы” кемдә?Сөт хакының “каймагы” кемдә?
Сөт хакының “каймагы” кемдә?
Ел ахырына кадәр илдә сөт һәм сөт продуктларына бәяләрнең бераз артачагы фаразлана. Бу турыда Русиянең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лутның ноябрь башында Хөкүмәткә җибәрелгән хатында хәбәр ителде. Шул ук вакытта, федераль аграр ведомствода башка төр төп туклану продуктларына хаклар артмаячак, дип белдерәләр. Оксана Лут билгеләвенчә, сөткә бәяләр үсүнең төп сәбәбе – терлек азыгы һәм катнашазыкның кыйммәтләнүе аркасында сөтнең үзкыйммәте арту, сөтне савытларга тутыру материалының һәм ягулыкка хакларның күтәрелүе. “Союзмолоко” сөтнең үзкыйм­мәте 2021 ел дәвамында — 10-12 процентка, кайбер компанияләрдә 27 процентка кадәр артканын исәпләп чыгарган. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, илдәге куәтле агрохолдинглар арасында да сөт җитештерү рентабельлелеген бөтенләй югалтканнар аз түгел. Шул сәбәпле Русия Хөкүмәте быелгы корылыклы елда мал азыгы хәзерләүгә тотыныл­ган чыгымнарны берникадәр компенсацияләү максатында җитештерүчеләргә 10 миллиард сум күләмендә субсидия бүлүне планлаштыра. Әлегә аның тоташ ил яссылыгында ни дәрәҗәдә файда бирәсен фаразлап булмый. Соңгы унъеллыкларда илебездә сөт җитештерү үсеше быел беренче тапкыр 0,6 проценттан артмаячак, ди аграр экспертлар.
Илнең Азык-төлек доктринасында кабул ителгән сөт җитештерү индикаторының быел яхшырачагына өмет аз. Әлеге документка ярашлы, русиялеләрне үзебездә җитештерелгән сөт белән тәэмин итү дәрәҗәсе кимендә 90 процент тәшкил итәргә тиеш иде. Узган елларда илдә сөт җитештерүнең ел саен 1әр миллион тоннага арта баруын исәпкә алганда, быел бу күрсәткечнең 150 мең тоннадан артмаячагы аграрийлар өчен зур югалту булачак.
“Төрле сәбәпләр аркасында кайбер җитештерүчеләр сөтчелек тармагындагы рентабельлелекне югалтып, басучылыкка күчә башлады. Һәм бу күренеш илдә ит-сөт җитештерүнең кимүенә китерде... Мал азыгына хаклар арту терлек азыгы хәзерләүне оптимальләштерүгә юл ачты. Туклыклылыгы аз булган азыкка өстенлек бирү күзәтелә. Бу киләсе елларда сөтчелек тармагын аеруча авыр хәлдә калдыруы ихтимал”, — ди “Союзмолоко”ның аналитика департаменты җитәкчесе Алексей Воронин.
Русиядә сөт җитештерүдә тотрыклылыкны саклаган төбәкләр арасында Башкортстан лидерлар исемлегендә. Соңгы елларда республикада терлекчелек тармагындагы проблемаларның Хөкүмәт дәрәҗәсендә игътибар үзәгенә алынуы да нәтиҗәсез калмады. Дистәләрчә инвестицион проектлар тормышка ашырыла, фермер хуҗалыкларына бирелгән грантлар да эчке сәүдә базарын экологик продукция белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә.

Русия сөт һәм сөт продукт­лары җитештерүчеләр арасында дөнья рейтингында дүртенче урында тора. Русиянең Сөт җитештерүчеләр берлеге (“Союзмолоко”) мәгълүматлары буенча, 2012 елдан алып 2018 елга кадәр илдә һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә сөт куллану күләме кимегән иде. Һәм 2019 елда гына бу күрсәткеч 2,2 процентка артып, елына 234 килограмм тәшкил итте. Санитар норма буенча һәр кеше елына 325 килограмм сөт кулланырга тиеш.
Белешмә. “Росстат” һәм “Союзмолоко” мәгълү­мат­ларына караганда, узган ел русиялеләр 5,7 миллион тон­на сөт һәм 2,8 миллион тонна сөт продукциясе кулланган. 2019 ел белән чагыштырганда, һәр русияле ел дәва­мында 3 процентка күбрәк, ягъни уртача 241 килограмм сөт кулланган. Башкортстанда һәр кешегә елына 405 килограмм исә­беннән сөт җи­теш­терелә, ягъни, үзебез­не урындагы сөт белән тәэмин итү дәрәҗәсе 125 процентка җитә. Бу — һәр башкортстанлыга тәүле­генә 1,5 литрдан артыграк сөт туры килә дигән сүз.
Республикада сөтчелек тармагын үстерү юнәлешен­дә амбициоз проектлар тормышка ашырыла. Шулай ук, терлекче­лекнең әлеге юнәлешендә җитештерүне арттыру максатында 2030 елга кадәр чорга кадәр кабул ителгән комплекслы программа да уңышлы тормышка ашырыла. Аның төп максаты кече җитештерүче­ләр­не бер­ләш­­терүне, эреләтүне күз уңын­да тота. Әлеге программада билге­ләнгән чаралар 2030 елга сөт җитештерүне, 2016 ел белән чагыштырганда, 2,1 тапкыр арттырып, 1,5 миллион тоннага җит­керү мөмкин­леген бирергә тиеш. Ә инде савым сыерла­рының уртача продуктлылыгы һәр шартлы башка 7,4-9 тоннага кадәр җитәргә тиеш.
— 2021 елны республика­ның сөт җитештерүчеләре киеренке максатлар белән башлап җибәрде, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Без быел беренче чиратта токымчылык эшен яхшыртуга зур игътибар бирдек. Елның 11 аенда республика хуҗалыклары 5 мең баштан артыграк токымлы сыер маллары сатып алды. Савым көтүен яңартуны без терлекчелек тармагында инвестиция проектларын тормышка ашы­руның мөһим өлеше итеп карыйбыз. Шунысын да ассызыкларга кирәк: бу юнәлештә Хөкү­мәт субсидияләренең ярдәме тоемлы булды. Сатып алынган һәр баш мал өчен чыгымнарның 50 проценты күләмендә субсидия бирелә. Әйтергә кирәк, ел башыннан әлеге максатларга 285 миллион сумнан күбрәк акча бүленде.
Белешмә. Декабрь башына республикада тулай сөт җитештерү күләме 700 мең тоннадан артып китте. Узган елның шу­шы чоры белән чагыштырганда, үсеш 25 мең тоннага артыграк тәш­­кил итә. Әлеге күләмнең өчтән бер өлеше 6 районга – Чакмагыш, Илеш, Стәрлетамак, Авыргазы, Дүртөйле һәм Ярмә­кәй районнарына туры килә.
Республикада сөтчелек тармагында фермерлар өлеше дә елдан-ел арта. Ил күләмендәге корылыкка, икътисади каршылыкларга һәм сатып алу бәялә­ренең тотрыклы булмавына карамастан, әлеге кате­гориядәге хуҗалыклар эре холдинглар белән көндәшлектән ерак торса да, сәүдә базарында ышанычлы урын тота.
Кушнаренко районында “Рәх­мәтуллин” фермер хуҗалыгы шәхси предприятиесе 1998 елда оештырыла. Хуҗалык башлыгы Илфир Рәхмәтуллин шул ук елны 30 гектар җир алып, башта игенчелек белән шөгыль­ләнә. Тирә-якта аңа кадәр киң таралмаган карабодай культурасы чәчә. Көндәшләр булмау аңа бу бизнесны керемле итәргә генә түгел, ә эшкәртелгән ярмасы белән республиканың сәүдә мәйданына чыгарга ярдәм итә. Бодай игә. Оны белән алыпсатарларны җәлеп итә, анысы да ярыйсы гына керем бирә. Фермер дуңгызчылык белән мавыгып алуын да онытмый. Заманында “катыборыннар” саны зур булмаган хуҗа­лыкта 100 баштан арта.
— Боларның һәммәсе дә миңа башлангыч капитал туплау өчен кирәк иде, — ди Илфир Зәки улы. — Зур максатым терлекчелек белән шөгыльләнү иде. Ә аны башлап җибәрү өчен акча кирәк булды. Банкка мөрә­җәгать итеп, бурычка батасым килмәде. Ул “капитал”ны ашлык, дуңгыз сатып тупладым.
2008 елда фермер урындагы совхозның элекке казанлык бинасын сатып ала. Аны сүтеп, ферма бинасы итеп үзгәртә. Башмаклар үстерә башлый. Терлекләр саны кырык башка җитә. Ярдәмгә эшкә ике терлекче ала. Кушнаренко фермеры, кыш айларында райондагы базарда ит сата башлый. Сорау шулкадәр зур була ки, хәтта башкалада сатып карау өчен дә җитми ул.
Фермер 2011 елда барлык көчен терлекчелек тармагына — сөт җитештерүгә туплый. Үз акчасына терлекчелек фермасы төзи. Ә менә токымлы савым сыерлары сатып алуга финанс мөмкинлекләре чикле була. Һәм ул мул сөт бирүче сөтлебикә­ләрне халыктан сатып ала башлый. Ныклап аякка басканчы, аның болай эшләве үзен аклый. Фермада 40 баш савым сыеры туплана.
— Билгеле, басучылык белән генә шөгыльләнгән булсам, баш ул кадәр үк “авыртмас” та иде, — ди Илфир Зәки улы. — Әмма мин авыр булса да, киләчәктә сөт терлекчелегенең табышны күбрәк китерәчәген күрдем. Аграр хуҗалыкларда да, шәхси ихаталарда да сөт җитештерү кими иде. Районның башкалага якын урнашуы да бизнес өчен уңайлы, үзебезнең эчке базарда да сөткә ихтыяҗ беркайчан да кимемәячәк. Яңа максатлар белән 2017 елда “Гаилә терлекечелек фермасы” программасына кердем. Республикадагы нәкъ шундый проектлар, минем­чә, авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә булышлык итә дә.
Белешмә. Программа шартларына ярашлы, республика Хөкүмәте фермерга 4,5 миллион сум акча бирә. Рәхмәтуллин әлеге суммага үзенең 3,5 миллион сумын өстәп, 50 баш нә­селле таналар сатып ала. Саву тех­нологияләрен яңар­та.
Әлеге вакытта фермада кара-чуар токымлы терлекләр саны 140 баштан артык һәм шу­ның 60ы — савым сыерлары.
— Күпме сөт сатасыз һәм чимал кайда озатыла? — дип кызыксынам фермердан.
— Кышкы айларга кергәндә көндәлек савым 6 центнер чамасы иде. Сыерларның ташлату вакыты җитә, сөт кими. Җәйге сезонда көндәлек күрсәткеч 1,5 тоннадан аз булмады. Кызга­ныч­ка каршы, үзебезнең район­да сөт кабул итү, эшкәртү пред­­приятиеләре юк һәм шунлыктан продукцияне читкә озатырга мәҗбүр­без. Чишмә районындагы “Елисеев” шәхси предприятиесе сөтне үзләре килеп ала. Килограммына 22 сум түлиләр. Мә­ләвездәге завод белән дә уңышлы гына эшләп алдык. Әгәр районда сөт җыю тиешенчә оештырылса, минемчә, шәхси ихаталарга да зур әтәргеч булыр иде. Кызганычка каршы, әгәр караш болай дәвам итсә, сөт кенә түгел, ит җитештерү дә кимиячәк.
— Ничек уйлыйсыз, Сезнең кебек сөт җитештерүгә махсуслашкан фермер хуҗалыкла­рының уртак проблемалары нәрсәдә?
— Тырышканда, бәлки мал санын да, җитештерүне дә арттырып булыр иде, — ди Илфир Зәки улы. — Әмма аның фермер өчен файдасы булырмы? Уңай җавап бирүе авыр. Ел ахырына кадәр кибеттә сөт хаклары артачак икән, дигән хәбәрләр дә бар. Әмма аның фермер өчен файдасы күпме? Әле килограммын 22 сум белән сатабыз, ә кибеттә сөтнең катнашмаларсыз, ягъни, өч кенә көн саклан­ганының хакы 50 сумга якынлаша. Берничә ай әчемичә сакланган затлы пакет-савыттагысы 80 сум чамасы. Сөт җитеш­терүче килограммын 35-40 сум белән сатса, безнең тырышлыклар да гаделрәк бәя-ләнер иде. Токымлы малларга кирәкле ветеринар препаратлар, катнашазык, энергия хаклары-ның даими күтәрелүе дә сөтнең үзкыйм­мәтендә чагыла. Дәүләт сөт җитештерүне арттыруга ярдәм итә, ә калган проблемалар, күре­нүенчә, фермерның үз “җилкә­се”­нә кала. Элек Чишмә заводыннан чөгендер түбе ала идек. Аны киптерә башладылар һәм ул терлекләргә яраксызга әве­релде. Раевка шикәр заводыннан ташыйбыз. Анысы кыйм­мәткә төшә.
Белешмә. Бер литр сөт җитештерү өчен 0,5 килограмм катнашазык таләп ителә. Фермерның тәүлегенә 40 килограммга кадәр сөт бирергә сәләтле сөтлеби­кәләре бар. Мондый терлекләргә 20шәр килограммнан артыграк кат­наш­азык кирәк.
Илфир Рәхмәтуллин җи­теш­терүдә фәнни технология­ләрне кыю куллана. Тармактагы яңа­лык­ларны га­мәлгә кертүдә фермерга Башкортстан авыл хуҗа­лыгы фәнни-тикшеренү институты профессоры Мә­рьям Маликова ярдәм итә. “Район хаки­миятенең авыл хуҗалыгы ида­рәсе, ветеринария хезмәте, мәгъ­лүмат-консультация үзәге белән даими бәйләнеш­тәбез. Аларның көндәлек ярдәме безгә сәүдә конъюнктурасы, базар сулышы, эпизоотик хәлләр һәм тармактагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар булырга ярдәм итә”, — ди Илфир Рәхмә­туллин.

Олег Төхвәтуллин.
Кушнаренко районы.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас