2021 ел дөнья икътисады үсеше өчен сугыштан соңгы еллар тарихында иң авырларның берсе булды. Һәр тармакта җитештерүнең кимүенә һәм илләр арасындагы хезмәттәшлекнең сүрелүенә коронавирус пандемиясе зур йогынты ясады. Ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ел икеләтә катлаулы булып хәтердә калыр, мөгаен. Аграр ил-ләрнең күпчелеге көчле табигый корылыкка дучар булды. Аның нәтиҗәләре бөтендөнья сәүдә базарында чагылыш тапты. Күп дәүләтләрнең үзләренең азык-төлек хәвефсезлеген саклап калу максатыннан экспорт мөмкинлекләрен чикләве, үз чиратында, төп туклану продуктларына хаклар артуга китерде.
Быел, шушы мөмкинлектән Русия тиешенчә файдаланып калды дип әйтергә була. Илебездә аграр экспортны үстерү эчке базарны җанландырып җибәрергә һәм җитештерүне арттырырга булышлык итте. Русиянең “Агроэкспорт” федераль үзәге мәгълүматлары буенча, быел илебез тагын 19 илгә экспортлау хокукына ия булды һәм Русия аграрийлары продукциясен сатып алучы илләр саны 161гә җитте. Әлеге чыганак мәгълүматларына караганда, Русиянең авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алучы илләр арасында Евросоюзның беренче урынга чыгуы 2021 елның мөһим вакыйгасы буларак билгеләнә. Чит илләргә ит, сөт һәм ашлык сату күләме үсте. Әйткәндәй, Кытай Республикасы Русиядән ит сатып алуны, 2020 ел белән чагыштырганда, 3 тапкыр арттырды. Гомумән, илебез гыйнвардан декабрьнең тәүге атнасына дөнья базарына 1,02 миллиард сумлык ит экспортлады, узган елдагыдан үсеш 30 процентка күбрәк тәшкил итте.
“Ел катлаулы булса да, тармакта уңай үзгәрешләр аз булмады, — ди Русиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев. — Быел авыл хуҗалыгында хезмәт хакы шактый күтәрелде. Тугыз ай йомгаклары буенча, мәсәлән, ил күләмендә ул 33,6 мең сум тәшкил итте. Күрсәткеч үткән елдагыдан байтакка күбрәк. Авыл хуҗалыгы җитештерүе дә үсте. Дәүләт ярдәмен исәпкә алып, тармак буенча рентабельлелек 23,4 процент булачак. Якынча фаразлар буенча, киләсе елда авыл хуҗалыгы җитештерүе индексы 101,3 процентка күтәреләчәк...”
Узып баручы елда Башкортстан аграрийлары ничек эшләде, табигый һәм көтелмәгән сынауларны ничек җиңде, дигән сорауларга җавап эзләп, ел йомгакларына кыскача күзәтү ясадык.
Гыйнварь-февраль айлары гадәттәгечә, аграрийлар өчен артык куркыныч фаразларга урын калдырмый иде әле. Яз якынлашканда карның күп явуы да кыш башындагы дымга ярлылыкны киметер төсле күренде. Әмма кыш аеның җәй белән “яз”сыз гына тоташуы авыл хуҗалыгында хәлнең катлаулы булачагына беренче “сигнал” буларак кабул ителде. Язы гына түгел, җәе дә коры килде. “Быел ашлык кына түгел, бәрәңгесе дә, малларга азык та булмас инде”, — дигән шик-шөбһәләр дә хәвефләнүне көчәйтеп җибәрде.
Болар һәммәсе дә 2021 ел тарихында кала. Бәхеткә, куркыныч фаразлар чынга ашмады. Ә менә республика аграрийлары, чын мәгънәсендә, хезмәт геройлары булып танылды быел.
— Авыл эшчәннәренең быелгы фидакарьлеген мин хезмәт фронтындагы батырлыкка тиңләр идем, — ди республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. —Тармак май аеның икенче декадасыннан башлап климатик шартлар “әсирлеге”ндә калды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, шушы хәлгә бәйле 54 районда һәм бер шәһәр округында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Туфрак һәм атмосфера корылыгына бәйле, шулай ук, коры җил тәэсире аркасында, республика буенча 593 мең гектар чәчүлек, шул исәптән 264,7 мең гектарда чәчелгән мал азыгы культуралары юкка чыкты.
Белешмә. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел ашлыкның тулай җыемы 2013 мең тонна (узган ел күрсәткеченә карата — 53 процент) тәшкил итте. Һәр гектардан уртача 13,4 центнер уңыш җыеп алынды. Көнбагыш уңышы — 290 мең тонна (95,7 процент), шикәр чөгендере — 911,6 мең тонна (77,8 процент) булды. Якынча исәпләүләргә караганда, барлык категориядәге хуҗалыкларда 550 мең тонна бәрәңге (83,3 процент) казып алынды. Бу ихтыяҗны 152 процентка каплый.
Әлбәттә, табигатьнең мондый рәхимсезлеге терлекчелек тармагында да зур югалту китерер, дип көтелгән иде. Әмма ул артык зур булмады. Әйткәндәй, республика буенча быел һәр шартлы малга исәпләгәндә, 22,1 центнер азык берәмлеге тупланды. 2020 елда бу күрсәткеч 29,4 центнер иде. Белгечләр фикеренчә, булганын сакчыл һәм нәтиҗәле тотынганда, бу күләм кышлату тәмамланганчыга кадәр җитештерү күрсәткечләрен тотрыклы саклауны тәэмин итәчәк.
“Башкортстанның эчке ихтыяҗларына җитәрлек сөт җитештереләме, кибетләрдә читтән кертелгәне артмасмы”, — дигән сорау борчыган кешеләр дә бардыр, шәт. Малларга азык накыс булыр, дип хәвефләнсәк тә, борчылырга һич тә урын юк. Һәрхәлдә, статистика мәгълүматлары аны саннар белән дәлилли. Елның гыйнвар-октябрь айларында мәсәлән, һәр сыердан уртача 5237 килограмм сөт савып алынган, бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 6,1 процентка күбрәк. Мондый күрсәткечкә, билгеле, быел республикада сөт терлекчелегендә берничә зур инвестиция проектын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә ирешелде.
Ит җитештерүдәге ел казанышлары турында сүз алып барганда, 25 мең баш терлек асрау мөмкинлегенә ия булган 29 симертү мәйданының уңышларын билгеләргә кирәк. Быел 3 мең башка исәпләнгән 4 проект буенча эш тәмамланачак.
Шулай ук, быел, терлекчелектә гомум суммасы 7,3 миллиард сумлык өч проектның төгәлләнүе дә зур өметләр уята.
Русиядәге һәм чит илләрдәге билгеле компанияләрнең Башкортстандагы аграр җитештерү мөмкинлекләре белән кызыксынуы артуын да елның уңышы дип кабул итәргә кирәк. “Башкортостанстат” белешмәсеннән күренүенчә, гыйнвар-сентябрь айларында гына (хуҗалык итүнең кече формаларын да кертеп) республиканың агросәнәгать комплексына 12,4 миллиард сум салынган. Күрсәткеч узган елгы шушы чор дәрәҗәсенә карата 109 процент тәшкил итә.
Белешмә. Министрлыктан хәбәр итүләренчә, республикада гомум суммасы 125 миллиард сумлык өстенлекле 70 инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Елның 11 аенда аграр тармакка 7,2 миллиард сум акча салынган. 1626 яңа эш урыны булдырылган.
Билгеле сәбәпләр аркасында, быел аграр җитештерүдә төп күрсәткечләр бурыч-максатлардан ераграк тора. Шул ук вакытта, эчке сәүдә базарында соңгы елларда аерым азык-төлек бәяләренә хакларның берникадәр артуын исәпкә алмаганда, киеренкелек тоелмый. Башкортстанда алдагы айларда төп туклану продуктларына бәяләр артачакмы? Әлеге сорауны без Илшат Фазрахмановка да юлладык.
— Яңа ел алды көннәрендә мин республика халкына ышанычлы әйтә алам: бәйрәм көннәрендә, бәлки, хаклар “уйнап” алыр. Әмма ул вакытлыча һәм һәр ел саен катбатлана торган хәл. Гомумән, республика төп туклану “кәрзине”нә кергән азык-төлекне тулысынча эчке ихтыяҗларга җитәрлек дәрәҗәдә җитештерә һәм борчылырга һич тә урын юк.
Шул да мәгълүм булсын: 2018-20 елларда республиканың аграр тармагы үз базасын ныгытты. Без аграр бизнесның арытаба үсешенә алшартлар әзерләдек. Элек төп бурыч ит, сөт, ашлыкны ничек тә күбрәк җитештерү иде. Хәзер аграр бизнеста төп максат — нәтиҗәлелек! Бүген дәүләт бизнеска ярдәм итә, ә бизнес тоташ тармакны инвестицияли. Әйтергә кирәк, фәкать шушы сәбәп белән республикада, башка төбәкләр белән чагыштырганда, бәясе арзанрак продукция җитештерелә, – диде Илшат Илдус улы.
Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, быел аграрийлар ел башында планлаштырылганнан 25 миллиард сумга кимрәк продукция җитештергән. Шул ук вакытта, аграр тармактагы барлык предприятиеләр дә ел йомгаклары буенча рентабельлелекне саклап калган. Якынча исәпләүләр буенча, барлык төр авыл хуҗалыгы продукцияләре дә рентабельле булып кала.
Авыл хуҗалыгын санлы идарә итүгә күчерү юнәлешендә дә быел зур “сикереш” ясалган. Ул хәзер идарә итүнең һәм җитештерүнең, исәп алып баруның төп юнәлешләрендә кулланыла. Илшат Фазрахманов белдерүенчә, 2023 елга аграр тармак тулысынча “санлы”га күчеп бетәчәк һәм кәгазь форматта эш итү туктаячак.
Узып баручы елны авыл хуҗалыгы тармагында техник модернизация, тирән үзгәрешләр һәм нәтиҗәле эзләнүләр, үз эшен башлаучы аграр бизнес хуҗалыкларының “аякка басу” елы дип тә билгеләргә кирәк. Быел, мәсәлән, авыл төрле маркадагы 430га якын трактор, 205 берәмлек ашлык һәм 48 берәмлек мал азыгы хәзерләү комбайны, 800 чамасы туфрак эшкәртү машиналары, башка корылмалар сатып алган.
Республикада грант программалары тормышка ашырыла башлаган 2012 елдан исәпләгәндә, авыл хуҗалыгы җитештерүендә фермерлар өлеше 2,5 тапкыр арткан. Ел башыннан җитештерү тармагын оештыру һәм үстерү өчен 77 фермер һәм 33 авыл хуҗалыгы кооперативы дәүләт ярдәме алган.
— Нинди генә санлы технологияләр кулланылса да, аграр җитештерүнең үзәгендә — хезмәт кешесе. Әлбәттә, табигый шартлар сыный. Әмма ул, шул ук вакытта, безне чыныктыра да. 1998 һәм 2010 еллардагы корылык аркасында республикада аграр хуҗалыкларның яртысы чамасы банкротлыкка чыккан иде. Быел да бу күрсәткеч 10-15 проценттан ким булмас, дип фаразлаган идек. Быелгы корылык көчлерәк булса да, бәхеткә мондый хәл күзәтелмәде. Аграр җитештерүдә зур югалтуларга юл куелмауның сере бик гади — без катлаулы шартларда эшләргә, бердәмлегебез белән көтелмәгән сынауларга каршы торырга өйрәндек. Әгәр сәүдә базарында ихтыяҗ булса, киләчәктә Башкортстан аграрийлары үстергән ашлыкның тулай җыемын 5 миллион тоннага җиткерү мөмкинлеге дә бар. Без шуңа омтылып эшлибез. Ышанам, алдагы елларда да Башкортстан Русиянең нәтиҗәле үсешүче аграр төбәкләренең берсе булып калачак, — диде Илшат Фазрахманов.
Олег Төхвәтуллин.