Республиканың аграр тармагы өчен үтеп баручы ел өч айга диярлек сузылган корылыкка бәйле сынау елы булса да, Федоровка районының әйдәп баручы Фрунзе исемендәге хуҗалыгы өчен ул шулай да, беренче чиратта, юбилей елы буларак билгеләнде. Июнь ахырында бай тарихлы алдынгы хуҗалык зур Сабантуй оештырып, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәп, әлбәттә, үзенең 90 еллык күркәм юбилеен билгеләде.
Дөрес, юбилей чараларын әле хуҗалык оештырылуның төгәл датасына туры китереп, узган елда ук үткәрергә планлаштырылган иде, әмма дөньяда, илдә һәм республикада коронавирус пандемиясенә бәйле вәзгыять андый мөмкинлек бирмәде. Аның каравы, хуҗалык җитәкчелеге һәм коллективы быел бу җәһәттән билгеләнгәннәрнең барысын да тулы куәтенә тормышка ашыра алды. Һәм, әйтергә кирәк, бу Сабантуй яланында зур бәйрәм оештырып, алдынгыларны, хуҗалык ветераннарын хөрмәтләү, күңел ачу, тарихны барлау белән генә чикләнмәде. Юбилей кысаларында хуҗалыкның үзәге булган идарә бинасы да эчтән дә, тыштан да зур яңарыш кичерде. Аерым алганда, бина заманча материал белән тышланды, түбәсе яңадан ябылды, эчке яктан бүлмәләргә һәм коридорга косметик ремонт эш-ләнде. Идарә территориясе һәм хуҗалыкның йөзек кашы — Михаил Фрунзега һәйкәл яны төзекләндерелеп, бизәкләп эшләнгән тимер койма белән уратып алынды. Кыскасы, идарә бинасы хәзер Динес авылына ямь биреп, биредә, чыннан да, көчле хуҗалык урнашуы хакында ерактан ук кычкырып, үзенә җәлеп итеп тора.
Хәер, хуҗалык аягында ныклы басып тормаса, үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә җитештерү күрсәткечләрен елдан-ел арттыра бармаса, күпләр очын-очка ялгаган быелгы кебек корылыклы елда шушы рәвешле колачлы социаль әһәмияттәге проектларны тормышка ашыра алыр идемени?!
— Елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз. Корылык булды дип зарланып утырмыйбыз. Тиешле күләмдә ашлама кертеп, барлык агротехник таләпләрне төгәл үтәгәч, 55 мең 500 центнер бөртеклеләр уңышы үстереп алдык. Бу күләм безгә малларны кышлатырга да, халыкка таратырга да, орлыкка салырга да, сатарга да җитә, — диде бу уңайдан ел йомгаклары белән таныштырып, Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев.
Аеруча 654 гектарда үстерелгән көзге арыш мул уңыш белән сөендергән, аның уртача гектар куәте 23 центнер булган. Аерым басуларда исә гектар көче 27 центнерга да җиткән. 519 гектарда игелгән уҗым бодае да елына карата яхшы гына төшем биргән, һәр гектардан 18 центнер уңыш җыеп алганнар. 1100 гектарда игелгән көнбагышның уңышы исә былтыргы күрсәткечтән дә югарырак булган. Һәр гектар 18 центнер уңыш белән куандырган. Барлык уңыш югалтуларсыз җыеп алынып, келәтләргә салынган. Базар шартларында җитди эш итәргә өйрәнгән Фрунзе исемендәге хуҗалык җитәкчелеге аны җитештергән продукциягә хак күтәрелгәч кенә сәүдәгә чыгармакчы.
Гомумән, 6907 гектарда игенчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыкта корылыклы елда да бөртеклеләрнең уртача гектар төшеме 16 центнердан ким булмаган. Тагы да шул: коры һава шартларында хуҗалыкта быел үстереп алынган уңыш иң югары сыйфат күрсәткече белән аерылып тора.
Елга йомгак ясаганда хуҗалык җитәкчесе иң алдынгы һәм уңган басу батырларын да аерым телгә алды. Әйтик, “Районның иң яхшы комбайнчысы” булып танылган Флүс Сабитов “Акрос-550” комбайнында 14 мең 721 центнер ашлык урып җыйган. Шундый ук маркалы техниканы иярләгән алдынгы комбайнчылар Андрей Егоров белән Радик Ханнановның эш күрсәткечләре дә 12 мең центнердан арта. “Вектор” комбайнында эшләгән Риф Кантимеров белән Иван Никифоров та һәркайсы хуҗалык келәтләрен 10ар мең центнер ашлык белән тулыландырган. Хуҗалыкның “ас” шоферлары Илдар Фәйзуллин, Наил Кантимеров һәм Наил Морозов исә куәтле “КамАЗ” машиналарында ашлыкны басудан келәтләргә ташып торган. Әйткәндәй, көнбагыш уңышын ташуда да әлеге егетләр шундый ук өлгерлек күрсәткән. Аларның һәм комбайнчылар Флүс Сабитовның, Риф Кантимеровның тырышлыгы белән көнбагыш урагы бернинди югалтуларсыз 17 көндә тәмамланган.
Хуҗалыкта гомум урып-җыю кампаниясенең зур оешканлык белән 39 көндә тәмамлануы исә белгечләр хезмәтенә дә турыдан-туры бәйле. Бу җәһәттән Фәйрүз Заһретдин улы баш агроном Ринат Сәйфуллинны, инженер Илнур Кантимеровны, бригадирлар Мөдәрис Сабитовны, Тимофей Ерохинны һәм Рөстәм Ибраһимовны иң җылы мактау сүзләре белән телгә алды.
Авыл хуҗалыгында шулай: быелгы урак тәмамланмастан, инде киләсе ел уңышын хәстәрләргә кирәк. Бу җәһәттән Фрунзе исемендәге хуҗалыкта 2022 ел уңышына да ныклы нигез салынган. Алдынгы тракторчылар Юрий Иванов һәм Михаил Фадеев тарафыннан 1900 гектар җир туңга сөрелгән, 1200 гектары дискланган. 1000 гектарда уҗым культуралары чәчелгән.
— Уҗым культуралары бары тик чиста пар җирләренә генә чәчелде, яхшы шытым бирделәр. Шуңа да алар яхшы кышлап, киләсе ел аграр тармак өчен уңай килсен иде дигән изге теләктә торабыз, — ди бу уңайдан Фәйрүз Галиев.
Әйтергә кирәк, Фрунзе исемендәге хуҗалык үсемлекчелектә елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлагач, терлекчелектә дә эшләре гөрләп бара.
— Һәр баш терлеккә 32 центнер исәбеннән мал азыгы хәзерләнде, шуңа печән дә, сенаж да, салам да, фураж да тәүлек әйләнәсенә диярлек мәхлуклар алдыннан өзелми. Продукция җитештерү күрсәткече дә, шөкер, югары. Әле сыерларның күпләп ташлату чоры булуга карамастан, тәүлегенә 3500 килограмм сөт савып алып, Кушнаренкога озатабыз. Биредәге эшкәртүчеләр безнең сөтне яхшы хак белән үзләре килеп ала. Ит җитештерү дә соңгы чорда табышлы тармакка әверелде. Ел саен 220 баш малны һәм нигездә симертелгән үгезләрне иткә озатабыз. Тагы да 20 баш үгез район мәгариф учреждениеләре ашханәләрен ит белән тәэмин итү өчен китә. Яшермим, бездәге табигый шартларда үстерелгән экологик яктан таза итне Мәскәү өлкәсеннән кадәр килеп алалар! Һәм яхшы хак та түлиләр. Шуңа күрә, үсемлекчелек кебек үк, терлекчелек тә хуҗалык эшчәнлегендә гаять мөһим тармак булып тора. Һәм без бу юнәлештә дә җитештерү күрсәткечләрен елдан-ел яхшырта барабыз, — диде Фәйрүз Заһретдин улы.
Хуҗалык җитәкчесе әлеге тармакта көнне-төнгә ялгап эшләүче фидакарьләргә дә иң җылы мактау сүзләрен яудырды. Менә алар: алдынгы савучылар Татьяна Семенова, Людмила Никифорова, Фәридә Насретдинова, терлекчелек уңганнары Владимир Данилов, Илшат Әдеһәмов, Марат Бохармәтов, Вячеслав Данилов, Кадыйр Хамматов, Гайса Кантимеров, Наил Кантимеров. Беренче чиратта, нәкъ аларның тырышлыгы белән хуҗалыктагы 1500 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 500 савым сыеры һәрвакыт караулы, җәен генә түгел, хәзер инде кышын да тәүлеклек савым күрсәткече 5 мең килограммга җитә, бозаулар 700 граммнан 1 килограммга кадәр тәүлеклек артым бирә! Ә болар барысы да хуҗалык казнасына тере акча, яңа куәтләр, яңа дәрәҗәдә эшчәнлек, хуҗалыкның, аңа караган авылларның социаль йөзен, анда яшәүчеләрнең тормышын яхшырту мөмкинлеге дигән сүз. Әйткәндәй, финанс-икътисади җәһәттән көчле хуҗалыкта ел саен берничә берәмлек яңа техника алу яхшы традициягә әверелгән. Менә әле быел гына да Динес фермасында яңа мал азыгы тарату агрегатын эшкә кушканнар. 5,5 миллион сумлык “Дон 680 М” мал азыгы хәзерләү комбайны сатып алганнар. 1,1 миллион сумга 22 метр киңлек-тәге тырма кайтартканнар. Алар хәзер хуҗалыкта өчкә әйләнгән һәм басу эшләрен тагы да тизрәк вакытта башкарып чыгу мөмкинлеге бирәчәк. Көнбагышны отышлы хакка озатканнан соң хуҗалыкның тагын берничә берәмлек техника алу ниятләре дә бар. Фәйрүз Заһретдин улы әлегә аларын сер итеп калдырды.
Бер үк вакытта хуҗалык 2022 елда “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында капиталь төзекләндереләчәк Динес авылы мәдәният йорты проектында төп спонсор буларак та чыгыш ясаячак.
Менә шундый югары күрсәткечләр, изге эшләр һәм киләчәккә колачлы проектлар белән аяк баса 2022 елга Фрунзе исемендәге хуҗалык уңганнары. Аларга барлык мөһим башлангычларда да уңышлар юлдаш булсын, булдыклы коллективка Яңа ел яңадан-яңа шатлыклар, югары хезмәт казанышлары алып килсен дигән изге теләктә калыйк!
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.