+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
30 декабрь 2021, 15:00

Малларыгызны саклагыз: ящур!

Республика чикләреннән 40 километр ераклыкта тилчә чире теркәлгән.

Ырынбур өлкәсенең Беляев районы территориясендә хайваннарның аеруча куркыныч чире теркәлү белән бәйле рәвештә, дәүләт Ветеринария хезмәте республика территориясенә авыруны кертмәү максатыннан берничә чара үткәрә. Хайваннар авыруында шикләнгән очраклар турында кичекмәстән республиканың дәүләт Ветеринария хезмәтенә түләүсез 8-800-77-55-828 "кайнар линия" телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

Вирусның Ырынбур өлкәсеннән республикага керү хәвефе ихтималлыгын исәпкә алып, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

1. Зоогигиеник нормаларны һәм хайваннарны асрау кагыйдәләрен үтәү, имин территорияләрдән азык сатып алырга, элек билгесез кешеләрдән сатып алынган азыкны ашату алдыннан термик эшкәртергә, яки аны ашатудан бөтенләй баш тартырга, хуҗалык объектлары территориясенә керү урыннарын дезинфекция киртәләре (келәмнәр) белән җиһазландырырга, шулай ук аларны эш хәлендә тотарга;

2. Хуҗалык территориясенә кергәндә транспорт чараларын, хайваннарны тикшерергә, саклау урыннарын даими рәвештә дезинфекцияләүне тәэмин итәргә;

3. Даими рәвештә дератизация һәм дезинсекция үткәрергә;

4. Хуҗалыкларның ябык эш төрен тәэмин итәргә, чит кешеләр хайваннарын ул урыннарга кертмәскә;

5. Тиешле ветеринар документлары булмаган хайваннарны сатып алмаска;

6. Барлык сатып алына торган хайваннарны ветеринария хезмәте органнарында һәм авыл хакимиятләрендә теркәргә һәм төп көтүгә кушар алдыннан терлекләрне мәҗбүри карантинлаштырырга;

7. Суяр алдыннан ветеринария белгече тарафыннан терлекләрне тиешле тикшерү үткәрүне, иткә һәм чалу продуктларына ветеринария-санитария экспертиза үткәрүне тәэмин итәргә.

Фото: управление ветеринарии РБ

Малларыгызны саклагыз: ящур!
Малларыгызны саклагыз: ящур!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас