

Република Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов 2021 елда авыл хуҗалыгы һәм урманчылыкта булган үсешкә нәтиҗә ясады һәм 2022 елга яңа максатлар билгеләде.
Соңгы мәгълүматлар буенча, 2021 елда тулай продукт күләме 170 миллиард сум тәшкил иткән. Соңгы 10 айда гына аграрийлар 153 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы товарлары җитештергән. Атап әйткәндә, үсемчелек буенча 63,6 миллиард сумлык булса, терлекчелектә 89,4 миллиард сумлык җитештерелгән.
Министр билгеләп үткәнчә, узган елда Башкортстанда гына түгел, ил буенча авыл хуҗалыгында берникадәр авырлыклар күзәтелде. Узган елның гыйнвар-октябрь аена җитештерү индексы 97,1 процентка тигез булды. Төбәктә былтыр кактлаулы һава торышы күзтәлде, бу югары уңыш җыеп алуга аяк чалды да инде.
- Аграрийлар 2,2 миллион тонна уңыш җыеп алды. Бу алдагы ел нәтиҗәләреннән ике тапкыр кимрәк. Шикәр чөгендере - 966,6 мең тонна, май культуралары 408,9 мең тонна тәшкил итте. Бу республиканың үз ихтыяҗын капларга җитә. Шул ук вакытта, игеннең сыйфаты алдагы елларга караганда күпкә югарырак, - диде Илшат Фазрахманов.
Бүген республикада 125 миллиард сумга 70 инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көнгә 1626 эш урыны булдырылган.
2022 елга Илшат Фазрахманов түбәндәге бурычларны билгеләде: тармакны актив санлаштыру, яңа төр культуралар барлыкка китерү, соңгы еллар климатына ярашлы технологияләрне камилләштерү, төбәкнең эпизоотик иминлеген булдыру һәм сөтчелекне үстерү.
Фото: www.gov.kz