

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, Башкортстан игенчеләре, читтән китерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән тыш, төп туклану продуктларының барлык ассортиментын диярлек җитештерәләр.
2021 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча республиканың азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате 118,5 миллиард сумлык продукция җитештергән. Бу - Идел буе федераль округында бишенче урын. 2020 елда республика бу күрсәткеч буенча алтынчы позициядә иде.
- Безнең республика авыл хуҗалыгы продукциясенең иң зур тулай җыемына ия, һәм аны эшкәртү дәрәҗәсе буенча төбәкләрнең беренче өчлегендә урын алырга тиеш, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Безнең агросәнәгатьнең потенциалы бүгенге нәтиҗәләрдән шактый югары.
Фото: glavarb.ru