Хәтерегездәме студент чакларда колхозларда бәрәңге алган күңелле вакытлар? Басулар зур, бәрәңге олау-олау алына иде. Уңышы да мул булды. Шәхси ындырларда да аны күп үстерделәр. Электән сугыш авырлыгын үз иңендә татыган буын бәрәңгенең ачлыктан коткаруын яхшы белә. Узган гасырның 90нчы елларында илдә кризис башланып, кибет киштәләре бушап калгач та, хуҗабикәләр бәрәңге ризыкларын төрләндереп, юклыкны балаларга күрсәтмәскә тырышты. Соңгы елларда бәрәңге мәйданнары республикада гына түгел, бөтен илдә кимеде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә “икенче икмәк” үстерү кыйммәткә төшә. Махсус техника җитми, яшелчә саклау базлары искерде, дип акланды җитәкчеләр. Шәхси ихата хуҗалары да еш кына, бәрәңге вакланды, уңыш юк, дип зарланды. Ә базарда Мисырдан китерелгәне өстенлек итә башлады.
Ун ел элек кенә илдәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре бәрәңгене нибары 17 мең гектар мәйданда утыртса, узган елда бу сан күпкә артты һәм 350 мең гектарга җитте. Корылык та бәкәлгә сукты. Бу хәлнең нәтиҗәсе озак көттермәде – көз айларында ук яшелчәгә, аеруча бәрәңгегә хаклар бермә-бер артты. Белгечләр билгеләвенчә, бу әле бәланең башы гына. Яз якынлашуга “икенче икмәк”нең хакы тагын да кыйммәтләнәчәк, дигән фикердә алар.
Язга, бәрәңге утырту вакытына да берничә ай гына калып бара. “Икенче икмәк”нең уңышын күтәрү өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Безнең табигый шартларга яраклашкан уңдырышлы сортлары бармы?
Уңмый, диләр. Сәбәбе нәрсәдә?
Беренче карашка, бәрәңге үстерүнең бер кыенлыгы да юк кебек: язын утырткач, җәй уртасында чүбен утап күмәсең дә, көз җиткәч аласың. Базга төшереп куйганы алдагы җәйгә кадәр саклана. Шулай да җиргә иелмәсәң, җир рәхмәт әйтми ул. Бәрәңге дә тәрбия ярата. Иң мөһиме – аның уңышы сортның яхшы булуына бәйле.
Соңгы елларда республикада ел саен уртача 850 мең тонна бәрәңге җыела. Иң эре җитештерүчеләр – Уфа районындагы “Алексеевка” совхозы, Күгәрчен районының “Тәвәкән” совхозы, Туймазы, Стәрлетамак, Чишмә, Мәләвез районнарындагы хуҗалыклар. Узган елда корылык аркасында уңыш мактанырлык булмады: һәр гектардан уртача 144 центнер тәшкил итте.
Шәхси ихаталарга килгәндә, соңгы елларда авыл халкыннан бер үк фикерне еш ишетергә туры килә: “Бәрәңгене аз утыртабыз, чөнки уңмый”. Сәбәп нәрсәдә соң? Чыннан да, халык бүген бәрәңгене, моннан 20-30 еллар элекке вакыт белән чагыштырганда, азрак ашый. Бу табигый: хәзер кибет киштәләрендә азык-төлеккә кытлык юк. Хәтта кыш уртасында кыяр-помидор кебек яшелчәне җаныңа тансык вакытта сатып алу мөмкинлеге бар, башка яшелчә-җимеш тә тулып ята. Диетологлар да, бәрәңгене күп куллану сәламәтлеккә зыян китерә, дип лаф ора. Шуңа да бәрәңге бераз читтәрәк торып кала. Әмма аның уңмавына килгәндә, белгечләр моның сәбәбен ачык аңлата. Мәсәлән, “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Радмир Миһранов билгеләвенчә, орлыкны ел да бер урынга чәчү, сортларны алмаштырмау шуңа китерә.
Беренче чиратта җирнең уңдырышлылыгын күтәрү өстендә эшләргә кирәк. Сидератлар утырту, ашламалар кертү мөһим. Иң яхшысы – җирне лаборатория шартларында тикшертү. Аннары бәрәңгенең сортын алмаштыру турында уйларга кирәк. Орлык бүлбеләрен ышанычлы җитештерүчедән алсагыз, биш-алты елга үзегезне сәламәт һәм яхшы уңыш биргән бәрәңге белән тәэмин итәчәксез. Әлеге сортлар һава торышы үзгәрешенә яраклашкан, авыруларга тиз бирешеп бармый. Аларны утырту
отышлы. “Ред Скарлетт”, “Патшабикә Анна”, “Пикассо”, “Си-Си”, “Импала” сортлары яхшы уңыш бирә, – ди белгеч.
Ихтыяҗны исәпкә алырга кирәк
Узган елда пандемия чорында илнең кайбер төбәкләрендә базар һәм кибет киштәләрендә яшелчәгә кытлык күзәтелде. Һәм бу хәл яшелчә-җимеш үстерүне тергезергә кирәклеген дәлилләде. Илнең эчке сәүдә базарында бу юнәлештә хәлләр торышы ничегрәк? Алда кытлык көтелмиме?
Мәсәлән, Мари Эл Республикасы — илдә яшелчә-җимеш үстерү буенча алдынгыларның берсе. Аеруча кәбестәне күпләп үстерәләр биредә. 2020 елда күмәртәләп алучыларга кәбестәнең килограммын 3,5 сум белән сатсалар, узган көздә аның хакы 25 сум булды! Белгечләр фикеренчә, яшелчә базарында хакларны зур агрохолдинглар билгели һәм аларга бәяләрне шундый дәрәҗәдә тоту
отышлы. Мәсәлән, бәрәңгене иң күп җитештергән Брянск өлкәсе аны туры Мәскәүгә махсус капчыкларга тутырып озата. Басуда ук товар йөзе китерелгән бәрәңгенең килограммы 33-35 сум тәшкил итә. Шундый ук хакны Тула, Ярославль, Владимир өлкәлә-рендә дә тотарга тырышалар.
Башкортстанда бу җәһәттән хәл башкачарак: бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар җитәрлек. Тик аны саклау мөмкинлекләре чикле. Экспертлар фикеренчә, узган елгы корылык аркасында планлаштырылган уңышның яртысы диярлек алып җиткерелмәгән.
Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республикада җыелган уңыш язга кадәр җитәчәк. Әмма аның хакы башка еллардагы белән чагыштырганда югарырак булачагын әле үк төсмерләргә була. Киләчәктә “икенче икмәк”не утыртканда районлаштырылган сортларга өстенлек бирергә кирәклеген онытмаска кирәк. Республикада Башкорт дәүләт аграр университеты “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча филиалы һәм Башкортстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белән берлектә берничә эре хуҗалыкта сортларны арттыру, яңаларын кертү өстендә уңышлы эшли. Дәүләт реестрына 60тан артык сорт кертелгән. Әмма аларның нибары бишесе генә киң куллануда.
Бүген бәрәңгене сатып алучыларның таләбе да бераз үзгәрде. Кибетләр, гадәттә, каты, озак сакланучы сортларга өстенлек бирә. Ярымфабрикатлар эшләүчеләр изелеп барган бәрәңгене алмаячак. Аларга яраланмаган һәм тураганнан соң да формасын саклаган сортлар кирәк. Ә менә балаларны тукландыру белән шөгыльләнүче оешмаларның таләбе икенче. Таралып пешкән бәрәңгене балалар бакчалары да, мәктәпләр дә өстен күрә.
Хуҗабикәләргә нинди бәрәңге кирәк соң? Авыл халкы бәрәңгене базга тутыра да кыш буе рәхәтләнә. Ә шәһәрдә яшәүче хуҗабикәләрнең базлары юк. Алар хәзер кибетләрдән 5-10 килограммлы капчыклардагы юылган бәрәңгегә өстенлек бирә. Димәк, бәрәңге игү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, заман белән бергә атлап, сатып алучының ихтыяҗын исәпкә алып эшләргә кирәк. Бу очракта продукциянең товар йөзе булу да мөһим.
Кызганычка каршы, бүген шәхси хуҗалыкларда бәрәңгенең сортына игътибар бирүчеләр бик аз. Дөрес, авылда аның орлыгын берничә ел үткән саен алыштырып торучылар бар. Әмма ул гына тулай бәрәңге уңышына зур йогынты ясый алмый. Җир ничек кенә тәрбияле булса да, сортларны яңартып торуны онытмаска кирәк. Ул тотрыклы яхшы уңыш алуга гына түгел, бакчада “икенче икмәк”нең төрле йогышлы чирләргә каршы торуын көчәйтергә дә булышлык итәчәк.
Лилия Нуретдинова.