Узган ел дөньяның кошчылык тармагы алга киткән илләре өчен катлаулы булды. Әйткәндәй, 2020 елда Европада “кош гриппы” аркасында 1,5 миллион баштан күбрәк кош-корт юк ителгән иде. Үткән ел тагын да зуррак зыян китерүе белән тарихта калды. Русиянең кошчылык базарына хезмәтләр күрсәтүче консалтинг (Agrifood Strategies ) компаниясе президенты Альберт Давлеев былтыр Русиядә “кош гриппы” таралуның “кызыл нокта”га якынлашуы турында белдерде. Аның сүзләренә караганда, илебездә атна саен әлеге чирнең ике-өч чыганагы ачыкланды. “Евросоюз илләрендә ул тагын да күләмлерәк. Иң куркынычы шунда: йогышлы чирне күбрәк күчмә кошлар тарата. Мониторинг нәтиҗәләре буенча “кош гриппы”ның шәхси ихаталарда һәм кошчылык фабрикаларында күпләп таралуы ачыкланды”, — диде ул.
Төмән өлкәсендәге “Боровская” кошчылык фабрикасы куркыныч чир аркасында 4,3 миллион баш тавыкны берьюлы үтилләштерде. Бу илдә соңгы елларда авыру ачыкланган иң зур чыганакларның берсе булып тора.
Башкортстанда эпизоотик хәлне ныклы контрольдә тоту өчен зур эшләр башкарылуга карамастан, “кош гриппы” ил күләмендәге зур җитештерүчеләрнең берсе булган “Благовар токымчылык заводы”н да урап узмады. Предприятие кош-кортны биш мәйданчыкта асрый һәм былтыр 18 ноябрьдә шуның икесендә телгә алынган чир табылды.
“Йогышлы чирнең арытаба да таралуына юл куймас өчен биредәге кош-кортларны үтилләштерү турында карар кабул ителде. Шул рәвешле, 13,8 мең баш казны юк иттек. Төп мәйданда асралган 50 мең баштан артыгы зыян килмәслек дәрәҗәдә аерылды. Без әлеге югалтуларны ике ел дәвамында тергезергә тиешбез. Беренче елда казлар санын тотрыкландырсак, аннары үрдәкләр санын тергезәчәкбез”, — ди предприятие директоры Ринат Котышев.
Благовар кошчылык фабрикасындагы хәл республикада әлеге тармак эшчәнлегенә нинди йогынты ясаячак һәм республика Хөкүмәте югалтуларны тергезү өчен нинди чаралар билгеләде?
Республикада кошчылык тармагы белән шөгыльләнүче башка хуҗалыклар бүген нинди шартларда эшли?
“Благовар кошчылык заводы” — Русиядә су кошлары токымының чиста линиясенә ия булган бердәнбер предприятие. Шуның өчен дә биредәге хәлне ашыгыч рәвештә җайга салу мәсьәләләре югары дәрәҗәдә каралды. Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов: “Республикада әлегә кадәр беркайчан да бу чара үткәрелмәгән иде. Хәзердән үк без барлык кош-кортны, шул исәптән шәхси хуҗалыкларда да, предприятиеләрдә асралганнарын да вакцинацияли башладык”, — диде. Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, вакцинаның бер өлеше республика казнасы һәм өлешчә предприятиеләр исәбенә сатып алыначак. Яңа кагыйдәләргә ярашлы, фермерлар һәм предприятиеләр вакциналанган кош-кортны, шулай ук, йомыркасын һәм итен дә сата алачак. Әлегә кадәр эпизоотик хәлнең катлаулы булуы аркасында бу тыела иде.
— Токымчылык заводында булган казлар тулысынча диярлек юк ителде. Алар асралган биналар дезинфекцияләнде һәм киләсе елның җәй ахырына кадәр алар буш торачак. Исән калдырылган казлар вакциналанды. Әлеге вакытта якынча 17 мең баш чамасы ана каз бар. Алар алдагы сезонда 680 мең данә йомырка салачак, дип фаразлана. Шуңа күрә күрсәткечне кабат 37-42 мең башка җиткерү өчен бер сезон җитәчәк дип уйлыйбыз, — ди Илшат Фазрахманов.
Белешмә. Предприятие үрдәкләр санын элекке дәрәҗәгә җиткерү өчен токымлы йомырканы әлегә кадәр бу чир теркәлмәгән хуҗалыклардан сатып алачак. “Кош гриппы” табылганчы биредә 116 мең баш каз һәм үрдәк асрала иде.
Республикада кошчылык тармагы белән шөгыльләнүче фермер хуҗалыклары да аз түгел. Стәрлетамак районыннан Фәйзуллиннар гаиләсен әлеге юнәлештә инкубаторда, йомырка чыгару һәм яшь үрчем үстерүдә башкаларга үрнәк итеп куярга була. Быел алар, “Гаилә фермасы” программасында катнашып, үз эшләрен үстерүгә грант отты. Хөкүмәт Фәйзуллиннарга, программа шартларына ярашлы, 9 миллион сум акча бирде. Һәм килешүдә каралганча, алар, бу суммага үзләренең 6 миллион сумын кушып, кошчылык тармагы өчен яңа җиһазлар сатып алган.
Рәсимә һәм Фәргать Фәйзуллиннарның кошчылык белән шөгыльләнә башлавына киләсе елда 20 ел тула.
— Аңа кадәр “Ашкадар” кошчылык фабрикасында эшләдек, — ди Фәргать Альберт улы. — Шул вакытта ук шәхси хуҗалыгыбызда үстереп сату өчен каз һәм тавыклар үрчеме сатып ала идек. Керемне тагын да зуррак максатлар өчен туплый башладык. Инкубатор сатып алгач, яшь кош-корт үрчемен үзебездә чыгарырга өйрәндек. 2009 елда документлар әзерләп, мин шәхси малтабар статусына ия булдым, 2018 елда хатыным Рәсимә шәхси малтабар-фермер хуҗалыгы башлыгы буларак теркәлде. Хәзер безнең инкубатор 270 мең чебеш чыгарырга сәләтле. Республикада шәхси ихаталарда да кош-корт асраучылар саны арта. Бу бик яхшы, чөнки сәүдәдә читтән кертелгән кош-корт ите кими бара. Ә чит илдән булганын күптән күргәнем юк.
Белешмә. 2020 ел йомгаклары буенча, Русиядә барлыгы 5,08 миллион тонна (суелган хәлдә) кош ите җитештерелгән. 2019 елдагы белән чагыштырганда, үсеш 65,7 мең тонна, ягъни 1,3 процент тәшкил итә. Җитештерүне арттырган төбәкләр арасында Курск һәм Башкортстан лидер булып тора. Республикада, мәсәлән, узган елда кош ите аннан алдагы елдагыдан 22 мең тоннага күбрәк җитештерелгән.
Ил “кош гриппы” китергән югалтулар сәүдә базарында киеренкелек тудырырмы? Экспертлар фикеренчә, андый хәл күзәтелмәячәк. Чөнки 2019 елдан башлап, Русия кош-корт итен үзе экспортлый башлады һәм аның күләме 210 мең тоннага җитте. 2020 елда бу күрсәткеч 310 мең тоннага якынлашты.
Әйткәндәй, Русия кошчылары берлеге мәгълүматларына караганда, узган елда Русиядә бер кешегә исәпләгәндә елына уртача 34 килограмм кош ите һәм 360 данә йомырка туры килгән иде.
— Мондый куркыныч чирләргә юл куймауның барлык санитар-ветеринария таләпләрен төгәл үтәргә тырышабыз, — ди Фәргать Фәйзуллин. — Әлбәттә, Благовардагы хәлләр безнең кебек кече җитештерүчеләрне тагын да саграк эш итәргә мәҗбүр итә. Чир таралуда читтән китерелгән терлек азыгының да өлеше бар, диләр. Шуңа күрә азыкны да үзебез хәзерлибез. Ашлыгы сатып алынса да, катнашазык җитештерүнең һәр адымы ныклы контрольдә. Ел саен меңнәрчә хуҗалык бездән алган үрчемне үстерә.
Былтыр крестьян хуҗалыгында 400 мең баш яшь үрчем инкубаторда чыгарылып сатылган. Каз, үрдәк, күркә, төрле токымлы бройлер тавыкларына ихтыяҗ зур. Фермер сүзләренә караганда, аларның 90 процентына якыны күмәртәләп алучылар аша сатыла. Алар белән хезмәттәшлек күптән дәвам итә.
— Көзгә кадәр үстерелгән тавыклар да бар иде, — ди Рәсимә Миңнияр кызы. — 1,5 меңнән күбрәген ит өчен үстерәбез. Кибетләрдә, ярминкәләрдә безнең продукцияне көтеп алалар.
Фәйзуллиннарның кошчылык хуҗалыгы Бүреказган авылы читендә урнашкан. Әле кайчан гына кош-корт асралган ихата мәйданчыгын бүген заманча төзелгән биналар алыштырган. Элекке “Искра” колхозының ташландык склад биналарын сатып алып, фермер аны чын мәгънәсендә кошчылык фермасы итеп үзгәрткән.
Фермер хуҗалыгында өч кеше эшли, ел саен үткәрелүче ремонт вакытында алар уннан арта. Сәүдә сезонындагы хезмәт хаклары югарырак, әлбәттә, ә бүген хезмәткәрләрнең айлык эш хакы 25 мең сумнан ким түгел.
Фәйзуллиннар “гаилә фермасы” статусын да лаеклы аклый. Балалары да фермерлык серләренә, аграр бизнес осталыгына өйрәнеп үсә. Кызлары Регина, яңа гына армия сафларында хезмәт итеп кайткан уллары Тимур да киләчәктә әти-әниләре башлаган эшнең дәвамчылары булырга уйлый.
— Хөкүмәт ярдәмен акларга тырышабыз, — ди Фәргать Альберт улы. — Чөнки безнең эшебез тирә-як районнарның авылларында кош-корт асраучы шәхси ихаталар санын арттыруга ярдәм итә. Авылда кош ите күбрәк җитештерелгән саен сәүдәдә үзебезнең продукция зуррак урын алачак. Республикада игълан ителгән мондый программаларда күбрәк кешенең катнашуын теләр идем...
Фермер үз проблемалары турында сөйләргә яратмый. Кулыннан, көченнән килгәнен үз тырышлыгы белән хәл итәргә өйрәнгән. Әмма күләмле финанс ресурслары таләп итүчеләре дә бар. Биналарга “зәңгәр ягулык” үткәрү мәсьәләсе авыррак. Табигый газ үткәрү зур чыгымнар таләп итә һәм аны үз көче белән тиз генә хәл итәрлек түгел. Шуңа күрә биналарны җылы тотар өчен фермер ел дәвамында агач хәзерли, иске йортларны сүтеп, утын итә. “Тирә-якта сүтеләсе өйләр дә бетте инде, аның каравы, урамнар матураеп калды. Ә безгә якында урманнар булмавы утын хәзерләүне катлауландыра”, — ди Фәргать Фәйзуллин.
Олег Төхвәтуллин.
Стәрлетамак районы.