+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
2 февраль 2022, 07:49

“Минем үрнәккә иярегез – үкенмәссез!”

Язмышын туган хуҗалыгы белән бәйләгән Гөлнара Сабирова шулай ди.Күп яшьтәшләре бәхетне шәһәрдән эзләгәндә, Гөлнара Сабирова язмышын туган авылы белән бәйләргә карар итә. Бүген ул — Борай районы Ленин исемендәге хуҗалыгының иң яшь һәм уңган хезмәткәрләренең берсе.

“Минем үрнәккә иярегез – үкенмәссез!”“Минем үрнәккә иярегез – үкенмәссез!”
“Минем үрнәккә иярегез – үкенмәссез!”
Гөлнара Борай райо­нының Бадрак авылында күпбалалы, хезмәт сөю­чән һәм күпләргә үрнәк булган Флисә һәм Җә­мил Сабировлар гаилә­сендә дөньяга килә. Әти­се гомере буе туган колхозында — механизатор, әнисе – Зур Бадрак авылында почта бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли.
Сабировлар балаларын бәләкәйдән эшкә өйрәтеп, хезмәт тәрбия­се биреп үстерә. Гөл­нара балачагыннан, биг­рәк тә әтисенә ияреп, эш­кә йө­рер­гә, амбар алдында эшләүче апалар белән ашлык чистартырга ярата. Туган авылында мәк­тәп тәмамлагач, Бөре кооператив техникумына укырга керә. Студент еллары сизелми дә үтеп китә. Кулына диплом алгач, ул туган төягенә кайтып, хезмәт юлын “Борай сөт эше” пред­прия­тиесендә башлый, соңрак Зур Бадрак авылында мәдәният хезмәт­кәре була. Әмма Гөлнараның күңе­ле гел авыл хуҗалыгы тармагына тартыла, балачагының матур хатирә­ләре: кызу урак чорында эш кайнап торган амбар алды, сап-сары ашлык төяп кайтып туктаган йөк машиналары, тырышып һәм чәмлә­неп хезмәт салган авылдашлары күз алдыннан китми. Һәм кыз йөрәген тыңлый: туган хуҗалыгы идарәсенә эш сорап бара. Уңган кешегә урын да табыла, аны үлчәүче итеп тәгаенлиләр. Бар булмышын биреп эшләүче максатчан, тырыш кызны шул ук елны Зур Бадрак авылындагы келәт мөдире итеп тәгаен­ли­ләр. Гөлнара үз вазыйфалары­на зур җавап­лылык белән карый, белемле, яр­дәмчел кызны коллективта яше-карты үз итә.
Бүген ул Ленин исемендәге хуҗалыкта ындыр табагы мөдире булып эшли. Биредәге җиһазлар һәм корылмалар комплексын көйле тоту да аның җаваплылыгында. Мондагы мәйданчыкта бик күп эшләр башкарыла – ашлыкны үлчиләр, чистарталар, киптерәләр, кирәк булганда, вакытлыча саклыйлар, орлыкларны сортларга аералар, агулыйлар. Әлеге предприятие территориясендә берничә келәт бар. Гөлнара Сабирова барысын да тәртиптә тота, ашлык эш­­кәртү журналын алып бара, эшчеләр белән идарә итә. Кипте­релгән һәм чистартылган ашлыкны кабул итү дә аның иңнәрендә. Гөлнара үз эшен яратып, бар сәләтен, көчен салып башкара. Кызу урып-җыю чорында биредә эш иртәдән кичкә кадәр кайный. Әмма ул авырлыклардан курыкмый. Эшләгән кешене кем дә ярата, шуңа күрә аны җитәкчелек һәм хезмәттәшләре уңай яктан гына тасвирлыйлар.
Төп эшеннән тыш, Гөлнара районның җәмәгать тормышында да актив катнаша. Район күләмен­дәге мәдәни һәм спорт чараларын­да һәрвакыт алдынгы урыннарны яулый. Узган 2021 ел эшсөяр кыз өчен тагын бер күркәм вакыйга белән билгеләнде — ул һөнәри бәйрәме — Авыл хуҗалыгы хез­мәткәрләре көне уңаеннан Башкортстан Республикасы Дәүләт-җые­лышы-Корылтайның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Гөлнарага арытаба да уңышлар гына юлдаш булсын.

Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.

Фото: Г.Хуҗина

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас