+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
3 февраль 2022, 07:50

Майлы культуралар үстерүгә игътибар арта

Бу җәһәттән күләмле субсидия бүленгән.

Майлы культуралар үстерүгә игътибар артаМайлы культуралар үстерүгә игътибар арта
Майлы культуралар үстерүгә игътибар арта

Башкортстанда 2022 елда майлы культуралар җитештерүне арттыруны стимуллаштыруга субсидияләр бирүгә 185,8 миллион сум юнәлтеләчәк. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Хөкүмәт утырышында хәбәр итте, утырыш Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узды.

- Узган ел бездә 300 мең гектардан артык мәйданда майлы культуралар үстерелде. Шул ук вакытта чәчүлекләрнең мәйданнары ел саен арта. Сәбәпләр аңлашыла, бу - экспорт позициясе. Узган ел гына да майлы культураларны һәм үсемлек маен экспортлауның гомуми күләме 1,5 тапкыр арткан, 40 проценттан 63 процентка кадәр. Без бу продукцияне 197,4 миллион долларга экспортладык. Бу 2020 елга караганда 2,7 тапкыр күбрәк. Шуңа күрә безнең өчен әлеге эшне дәвам итү, шулай ук күләмнәрне үстерү мөһим, - диде Андрей Назаров.

Илшат Фазрахманов “Башкортстан Республикасы бюджетыннан майлы культуралар җитештерүне арттыруны стимуллаштыруга субсидияләр бирү тәртибе"нә кертелә торган үзгәрешләр турында хәбәр итте. Үзгәрешләр кертү проекты документны федераль законнарга туры китерү максатларында республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнде.

Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, 2022 елда әлеге юнәлеш буенча 185,8 миллион сум дәүләт ярдәме каралган. Ул билгеләп үткәнчә, майлы культуралар үсемлек мае һәм азык аксымы әзерләү өчен төп чимал булып тора.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас