+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
9 февраль 2022, 16:13

Вакытның – кадерен, эшнең тәмен белә ул!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан машина ачкычы алган Ирек Нәҗметдинов ал-ял белмәс чын хезмәт батыры.Авылда кечкенәдән әтиләре янында кайнап, кул арасына кереп үскән малайлар ир-егетлек корына тизрәк керә, кояш астында үз урынын да тизрәк таба.

Вакытның – кадерен, эшнең тәмен белә ул!Вакытның – кадерен, эшнең тәмен белә ул!
Вакытның – кадерен, эшнең тәмен белә ул!
Борай районының Ленин исемендәге хуҗалык механизаторы Ирек Нәҗметдинов мәктәптә укыганда ук трактор паркына йөреп, техника сер­ләренә төшенеп, буй җиткерә. Аңа бик яшьли техника җене кагыла, шуңа да ул мәктәпне тәмамлагач, нинди һөнәргә укыйм икән дип баш ватмый, максаты күптән билгеле була. Бөредә ДОСААФта укып, шофер таныклыгы ала, шул ук елны техникага утыра. Бераз эшләгәч, егет армия хезмәтенә чакырыла.
Армиядә дә сынатмый, хәрби бурычын җиренә җиткереп үти, ә күңелен туган якларына кайтып, трактор, комбайн штурвалы артына утыру уе җылыта. Хезмәтен тутырып кайткач, якты нияте тормышка аша. Улларын бәләкәйдән эшсөяр итеп, авылны, җирне үз итәргә өйрәтеп үстергән әтисе Рәфит Заһит улы ул вакытта хуҗалык рәисе була. Уллары исә, әтиләре киңәшенә колак салып, авыл хуҗалыгында көч сала.
Ирек Рәфит улы да 1991 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр аграр тармакта армый-талмый хезмәт куя. Эшли башлаган елларында иске техника белән җәфалану да, хезмәт хакын вакытында алалмау да аны яхшырак тормыш эзләргә, туган ягыннан китәргә мәҗбүр итә алмый.
Уңган егет гаилә кора, ныклы хуҗалык булдырып яши. Ә хезмәтен җиренә җиткереп, нәтиҗә булсын дип башкаручылардан ул.
Ирек Нәҗметдинов – бүген хуҗалыкның алыштыргысыз, тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган механизаторы. Былтыргы ел аның өчен аеруча истәлекле булды: ул комбайнчылар арасында узган “Урак батыры-2021” республика ярышында җиңү яулап, республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан җиңел автомобиль ачкычын алу бәхетенә иреште.
Ирек Рәфит улы ел әй­ләнәсенә эштә, эшсез тора алмый. Кышын хуҗалыкта “УАЗ” машинасын йөртә, техникасын да ремонтлап өлгерә. Бер генә чәчү кампаниясе дә аңардан башка узмый. Эшеннән шулай тәм табып, яратып башкара, көйсезләнеп киткән техниканы минут эчендә төзекләндереп кую осталыгына да ия ул.
– Ирек эшкә үҗәт, тәвәккәл, техник яктан белемле, теләсә нинди “тимер ат”ны “иярли”. Үз белгәннәренә, техника ремонтлау осталыгына хезмәт­тәшләрен дә өйрәтә, – ди хуҗалык җитәкчесе Илдар Исхаков.
Гаиләсендә Ирек Рәфит улы — яраткан әти, тормыш иптәше Хатыны Лира белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Улы Урал да армиягә киткәнче әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән.
Вакытның кадерен, эшнең тәмен белеп, басу-кырлардан аерыла алмыйча хезмәт салучылар, илне икмәк белән тәэмин итүчеләр кавеменнән ул Ирек Нәҗметдинов. Республика Башлыгы кулыннан автомобиль ачкычы алган икән, моңа ул чын-чынлап лаек кеше!

Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.

Фото: Нәҗметдиновлар архивыннан
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас