Районда “Урындагы башлан-гычларга ярдәм” программасында ел саен бик күп торак пункт катнаша. Быел исә барлык 15 авыл биләмәсе дә шушында көчен сынап карарга булган. Ел башында программада катнашу һәм проектларны сайлап алу буенча халыкның йомгаклау җыелышлары узды. Әлеге чараларда өстенлекле проектлар сайлап алынды, халык һәм спонсорлар ягыннан финанслау күләмнәре билгеләнде.
Әйтик, Юрмаш, Березовка, Курорта һәм Красноусол авыллары халкы тәгәрмәчле тракторлар сатып алуга өстенлек бирде. Антоновка, Кургашлы һәм Карлы авылларында яшәүчеләр “УАЗ” автомобиле базасында янгын сүндерү машиналарын сатып алу өчен проектларны конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга заявка биргән. Җилем-Каран һәм Толпар авыллары программада катнашуга янгын сүндерү машиналары өчен гараж бокслары сатып алу проекты белән чыга. Ә Ташлы авылында яшәүчеләр трактор өчен тагылма сатып алырга карар кылды.
Шулай ук районның 5 авыл биләмәсе социаль проектлар сайлап алды. Котлыгуҗа һәм Кормантау авылларында зиратларны төзекләндерергә булганнар. Ялгызкаен һәм Юлык авылларында яшәүчеләр авыл мәктәпләре өчен тәрәзә блоклары алуга заявка бирә, ә Тугай авылында авыл клубы өчен материал һәм җиһазлар сатып алу башлангычы белән чыктылар.
Без килгәндә районның Аккүл авылы гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында бик күп кеше җыелган иде. Авыл биләмәсе 2016 елдан бирле әлеге программада актив катнаша. Шул елда авыл мәдәният йортына барлыгы 841 мең сумга җиһазлар кайтартканнар. 2019 елда авыл шушы программа кысаларында кар чистарткычка ия булган. Аннан соңгы елда 1 миллион сумга Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә обелиск эшләп куйганнар, былтыр исә балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелгән, идәннәр, ишекләр, тәрәзә рамнары, җылыту торбалары алыштырылган. Бу эшләр 750 мең сумга төшкән.
Бу хакта безгә авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рифкать Мөхәррәмов бик җентекле бәян итте. Дүрт тапкыр әлеге программада катнашу һәм дәүләттән җәмгысы 3 миллион 107 мең сум алып, авылны төзекләндерү бәхетенә ирешү авыл халкын канатландырып җибәргән. Алар быел да җиң сызганып эшкә керешкән. Авыл биләмәсенә караучы Антоновка авылына трактор да, янгын сүндерү машинасы да бердәй кирәк. Җыелышта катнашучылар шуларның берсен сайлап алырга тиеш иде. Янгын сүндерү машинасында тукталдылар. Чыннан да, бурдан кала, уттан калмый, дигәндәй, әлеге техника һәр биләмә өчен мөһим. Ә Аккүл авыл Советы бик зур, 12 авылны берләштерә. Күңелсез статистика: авыл биләмәсе районда янгыннар саны буенча икенче урынны били, 17 янгынның 9ы монда дөрләгән. 1985 елгы машиналары бар барлыкка, ләкин инде искергән. Җитмәсә, берничә көн элек кенә күрше авылда янгын чыгып, 47 яшьлек ир янып үлгән. Шушы хәлдән соң тетрәнү кичергән халык бертавыштан диярлек янгын сүндерү машинасы өчен тавыш бирде.
Техника арзан түгел. 1700000 сум тора. Аның 1 миллион 190 мең сумын республика бюджетыннан алырга планлаштыралар, 170 мең сумын халыктан җыймакчылар. Халык монысына да риза булды. Тагы да спонсорлар һәм муниципаль бюджет 170әр мең тапшырачак. Әгәр дә инде акча калса, анысы янгын сүндерү техникасы торган урынны төзекләндерү өчен тотынылачак дип сөйләштеләр.
Бурлы авыл Советы биләмәсенә караучы Кормантау да “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасына теләп кушылган. Авыл хакимияте башлыгы Азат Хәйретдинов белдерүенчә, 2017 елда алар шушы акчага мәдәният йортын ремонтлаган: тәрәзәләрен, ишекләрен алыштырганнар, фойеда яңа идән җәйгәннәр. 2019 елда янгын депосы төзеп куйганнар. Былтыр авыл бәясе 1616 000 сумнан арткан “МТЗ-82” тракторына ия булган. Быел исә Кормантау авылы зиратын киртәләп алмакчылар. Шушы уңайдан үткәрелгән җыелышта халык бердәм тавыш бирде.
Кургашлы авылында көчле фикер алышулар барышында быелгы программада катнашу өчен гариза бирү турында карар кабул ителде. Хәл ителергә тиешле өстенлекле бурыч — “УАЗ” автомобиле базасында янгын сүндерү машинасы сатып алу.
— Безнең районның кайбер авыл Советлары мондый техниканы сатып алды инде, — диде Ташбүкән авыл Советы биләмәсе башлыгы Данил Насыйров. — Һәм мин яхшы фикерләр генә ишеттем. Мобиль махсус автомобиль кыска гына вакыт эчендә янгын урынына барып җитә ала. Яңа техника өчен яхшы, җылы гараж да булачак. Хәзер иң мөһиме — катнашу һәм конкурс сайлап алуын уңышлы узу. Ә авылдашларыма мин ышанам: без дус, тату яшибез, конкурс нигезләмәсенең һәр пунктын эшли алачакбыз.
2020 елда программада катнашу барышында Ташбүкән авыл биләмәсе яңа “МТЗ-82” тракторы сатып алды. Җыелышта катнашучыларның чыгышларыннан күренгәнчә, халык трактордан канәгать.
Аннары авыл хакимиятенә конкурс документациясен әзерләүдә ярдәм итәргә, акча җыюны (барыннан да элек халык белән эшләргә) башкарырга, ташбүкәнлеләргә проектны тормышка ашыруның барышы турында мәгълүмат бирергә, башкарылган эшләрнең сыйфатын күзәтергә тиешле инициатив төркем сайланды. Халыктан җыелырга тиешле сумма бертавыштан билгеләнде. Теләүчеләр үз фикерләрен җиткерде.
— Алда әле төрле проектлар күп, аларны безгә бергә тормышка ашырырга кирәк. Безнең башлангычларны уртак көч белән генә тормышка ашырып була. Быел да “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы конкурсында җиңәрбез, дип өметләнәбез. Авылның җәмәгать инфраструктурасы ничек үсеш алачагы безнең үзебездән генә тора, — дип йомгаклады җыелышны Данил Насыйров.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Гафури районы.