Үз фермер хуҗалыгын Гыйлемҗан Тимерҗан улы 2007 елда 210 гектарда иген игүдән башлап җибәргән иде. Еллар үткән саен биләмәләрен киңәйтә барып, иске техникасын яңартып, хәзер инде ул 8700 гектарда эшли. Шул мәйданнарның 6500 гектары – сөренте җирләр, аларда ул бодай, борчак, арпа, карабодай, рапс, горчица үстерә. “Безнең крестьян-фермер хуҗалыгы – республикада төрдәшләре арасында иң зурларның берсе”, – ди ул. Һәм күпләр ике сүзнең берендә “үткән елда корылык булуга карамастан” дип сөйләгәндә дә ул былтыр гектарыннан уртача 24 центнер уңыш җыеп алган.
Җиңнәр сызганулы
– Күптән түгел Башкортстан Хөкүмәтендә “Авыл сәгате” форматында үткән киңәшмәдә вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республика аграрийларына быел язга әзерлекне иртәрәк башларга киңәш иткән иде. Бу яклап сездә хәлләр ничегрәк? – дип кызыксынам.
– Әзерлек тулы куәткә бара, – ди Гыйлемҗан Тимерҗан улы. – Ашламалар кайтарыла, аларны мин ел саен 1000 тоннадан да кимрәк кертмим. Ягулык-майлау материаллары да туплыйбыз, җиткелекле булачак. Ун комбайныбыз бар, былтыр ике “Кейс” тракторы, “Полесье” комбайнының ике люкс вариантын алдык, “Росагролизинг” программасы буенча “ЗАВ”ларны да яңартабыз, техника паркы 80 процентка өр-яңа. Әле орлыкларны кондициягә җиткереп сату белән мәшгульбез.
Орлыкчылык хуҗалыгы
2011 елда “орлыкчылык хуҗалыгы” статусын алганнан соң исә шушы юнәлештә махсуслашып, сорт авторларыннан аз гына күләмдә оригиналь орлык сатып алып, шуны ишәйтеп-күбәйтеп, республика районнарына суперэлита һәм элита орлыклары саталар. Соңгы дистә елда бу эшчәнлек фәнни нигездә алып барыла, ягъни сорт авторлары булган галимнәр белән кулга-кул тотынышып эшли фермер, орлык апробациясен дә ул галимнәр хуҗалыкка үзләре килеп үткәрә. “Орлыкларыбызның энергия көче яхшы булгач, уңышны да башкаларга караганда ике тапкыр күбрәк алабыз”, – ди атаклы фермер.
Чәчү орлыкларына килгәндә, хуҗалык борчакның “Памяти Хангильдина” дигәнен ишәйтеп сата, ә “Памяти Попова” сорты республикада аларда гына бар икән! Монысының сабакта кузаклары да, кузак эчендә борчаклары да күбрәк икән. Быел гына реестрга керткәннәр. Бодайның “Нерда” һәм “Буран” сортлары да сатуга әзерләнгән, чистартылып, сертификацияләнеп, тутырып куелган. Арпаның исә “Памяти Чепелева”, “Сонет” сортлары югары уңыш белән сөендерә, соңгысы былтыр гектарыннан 25 центнер биргән, ә һава шартлары уңайлы килгән елларда 40-45 центнерга да җитә икән. Карабодайның “Светлана” һәм “Диалог” сортларын бик теләп сатып алалар, ди, горчица орлыгын исә әллә кайчан алып бетергәннәр.
– Миңа эш буенча еш кына Караидел районында булырга туры килә. Былтыр анда фермер Илһам Хәйбрахмановның, орлыкны Илеш районында киң билгеле фермер Гайнетдиновтан алам, отылганым юк, аның симәнәсеннән уңдык, дип сөйләнеп торганы хәтердә. Орлыкка заявкалар тагын кайсы районнардан килә?
– Миннән ярты республика орлык ала, дисәм дә һич арттыру булмас. Караиделдән тыш, Аскын, Тәтешле, Борай, Мәчетле, Миякә, Бүздәк, Благовар, Дәүләкән, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Бакалы, Федоровка, Туймазы, Краснокама, Калтасы, күрше Татарстанның Актаныш һәм Минзәлә районнары хуҗалыклары – даими клиентларым, – дип җаваплый фермер Гайнетдинов.
Ул әле инвестор да!
Бу кадәр орлыкны кайда саклавы белән кызыксынгач, Гыйлемҗан Тимерҗан улы 20 мең тонналык складлары булуы, әле тагын да төзелүе турында сөйләп алды. Шул ук вакытта мал абзарлары төзү дә тукталмый, чөнки фермер күптән түгел ит терлекчелеге буенча инвестпроект тәкъдиме белән чыкты. Әлеге проект былтыр Хөкүмәттә республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән “Инвестиция сәгате” утырышында хуплау тапты. Ул өч елга исәпләнгән, үз акчасыннан инвестицияләр күләме – 420 миллион сум.
Узган елның маеннан проектка якынча 80 миллион сум салынган да инде, аңа “мәрмәр ит” җитештерү өчен Пенза өлкәсеннән кара, матур “Абердин-Ангус” токымлы 100 баш сыер кайтартылган, ә абзарлар, фидлотлар (симертү мәйданчыклары) төзү өчен траншеялар казырга быел экскаватор-төягеч тә сатып алганнар, шуның өчен генә дә кешегә ялынып йөрисем килми, ди фермер.
Гыйлемҗан Тимерҗан улы шушы инвестпроектны документлар белән рәсмиләштерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен район хакимиятенә, аның авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләренә зур рәхмәтле булуын да телгә алды. Шундый ук рәхмәт сүзләрен фермер республика җитәкчелегенә, Хөкүмәткә һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына да юллады. Монысына Башкортстанда җирдә эшләүче барлык фермерлар һәм хуҗалык җитәкчеләре дә кушыладыр, дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, моңа кадәр 6 процентлы “бердәм авыл хуҗалыгы салымы” бар иде, хәзер республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтае кабул иткән закон нигезендә бу салымны түләү 2022-23 елларга гамәлдән чыгарылды. Бу да аларга зур ярдәм булып тора.
Кышлату барышы
Бүген фермер хуҗалыгында бозаулары белән бергә 600 баш сыер малы асрала, 90 аты бар. Бахбайларны 200 башка җиткерү нияте бар фермерның, бәлки әле кымыз да җитештерә башлармын, дип тора үзе. Әлеге вакытта сыер малы иткә озатылмый, чөнки, инвестпроектка ярашлы, аларның баш санын 2000гә җиткерү каралган. Шөкер, кышлатуга мал азыгы, былтыргы корылыкка карамастан, җиткелекле хәзерләнгән, башка хуҗалыклардан печән-саламны инде сорап та килә башлаганнар. Ул тагын да күбрәк булыр иде, ләкин Агыйдел аръягындагы 697 гектарлы печәнлегеннән 110 гектарын Краснокама угрылары урлап чабып алган, бөтенесе дә документлаштырылган, фотоматериаллар белән дәлилләнгән, ә прокуратура бу фактта “җинаять составын” таба алмыйча җәфалана, ди. Фермер 1 миллион 90 мең сумлык зыянны менә инде ярты ел түләттерә алмыйча йөри... Җитмәсә, теге угрылар, бульдозер белән кереп, бөтен болынны ергалап бетергәннәр, ди. Ләкин фермер төшенкелеккә бирелми, дөреслекнең тантана итәчәгенә ышана.
Социаль җаваплылык
Гыйлемҗан Тимерҗан улы – социаль җаваплылык тоеп эшләүче җитәкче. Бүген аның кредит бурычы да, Пенсия фонды алдында да бурычлары юк, һәр эшчегә пенсия күчерүләре даими түләнеп бара.
Ул тирә-як авыллардан, хәтта күрше районнан да 60 кешене эшле дә, ашлы да иткән, сезон вакытында аларның саны 90га җитә икән. Ерактанрак килгән эшчеләр өчен фермерның үз кунакханәсе, мунчасы, ашханәсе бар, туклану өчен түләү иртә-кич – 30 сум, төшке аш – 50 сум. Якын авыллардан исә эшчеләрне машинада махсус кеше йөртә, ә үз автомобильләрендә килеп йөрүчеләргә фермер бензин бәясен түли. Хезмәт хакын да мул ала аның эшчеләре. Урып-җыю чорында комбайнчыларга ике айга 250-350 мең сум түләнә, башка механизаторлар 150-250 мең сумнан калмый.
Эшчеләре турында даими хәстәрлек күрә фермер, чөнки ул киләчәккә йөз тотып эшли. Планнарында быел ук яшелчә саклагыч төзү, чөнки ашханә өчен яшелчә-җимешләрне, яшел аштәмләткечләрне хуҗалык үзе үстерә. Ә инде, мөгаен, беркемдә дә булмаган объект – хезмәткәрләр өчен дәвалау корпусы шулай ук быел төзелә башлаячак, урыны билгеләнгән. Анда физкабинет, массаж бүлмәсе һәм релаксация почмагы (!) булдырырга ниятлиләр, моның өчен фермер атнаның билгеле бер көннәрендә кабул итү өчен табиб һәм шәфкать туташы ялларга уйлый.
Илеш җирендә менә шундый күркәм эшчәнлек алып баручы булдыклы фермер Гыйлемҗан Гайнетдиновның хезмәте былтыр лаеклы бәһаләнде – аңа республика Башлыгы Радий Хәбиров указы белән “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Аны җир улы Гыйлемҗан Тимерҗан улына тантаналы шартларда район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин тапшырды.
Фәнис ГӘРӘЕВ.
Илеш районы.