

"Аскын районында рапс эшкәртү заводының беренче этабын файдалануга тапшырдылар. Бу завод - безнең идарә командасының системалы эш үрнәге. Проектны без 2019 елның мартында үзебезнең "Инвестчас"та карадык. Һәм 2022 ел башында заводның беренче чираты эшли башлавын билгеләп үтәбез.
Бу завод безгә майлы культуралар (рапс, җитен, горчица) чәчүлекләрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Рапс - югары табышлы культура, ул безнең шартларда яхшы үсә. Аграрийлар һәм фермерлар өчен бу яхшы ярдәм.
Завод куәтле - елына 30 мең тоннадан артык орлык эшкәртергә һәм 10 мең тоннадан артык үсемлек мае җитештерергә уйлыйбыз. Проектта 50 мең тоннага кадәр куәте булган элеватор каралган. Һәм без Башкортстанда рапс үстерә, саклый, эшкәртә һәм аны арзан бәягә сата алабыз. Рапс үстерү отышлы. Аңа дөнья базарында ихтыяҗ зур, ә эшкәрткәннән соң калган рапс сыгынтысы сөт терлекчелегендә бик кирәк.
Проектның гомум бәясе 1,5 миллиард сумнан артык, беренче этапта 400 миллион сум тирәсе үзләштерелгән.
Гомумән алганда, завод эшли башлады һәм акрынлап план куәтенә чыгачак. Иң мөһиме - яңа эш урыннары булдырылган, заводта 150 хезмәткәр эшләячәк. Безнең республика өчен, бигрәк тә төньяк районнар өчен, бу - стратегик яктан мөһим предприятие", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.