Русия Президенты Владимир Путин 2035 елга кадәр илебезне дөнья күләмендә глобаль технологик лидер дәрәҗәсенә һәм мәгълүмат технологияләре базарындагы көндәшлектән өстен торган илләрнең берсенә җиткерү бурычын куйган иде. “Юл картасы”ндагы стратегик максатларның берсе — илебездә аграр тармакны үстерү, авылда яшәүчеләрнең хезмәт һәм яшәү шартларын яхшырту белән бәйле. “Юл картасы”на ярашлы, 2035 елда глобаль сәүдә ноктасында Русиядә җитештерелгән аграр продукция өлеше төренә карап, 5-15 процентка җитәргә тиеш. Һәм, моңа ирешүдә, ди экспертлар, беренче чиратта тармакта санлы һәм мәгълүмати технологияләрне үзләштереп, аларны куллана башларга кирәк.
Әйтергә кирәк, Башкортстанда илдә беренчеләрдән булып геомәгълүмат системасы (ГИС) әзерләнә башлаган иде. Узган ел республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы тармакта идарә итү системасын реформалау концепциясен гамәлгә кертүгә тотынды һәм ул санлы идарә итүне тагын да камилләштерүгә булышлык итәчәк. Яңа система Төбәк белән идарә итү үзәге (ЦУР) канаты астында булачак.
“Санлы форматта тупланган барлык мәгълүматны анализлау безгә идарә итүдә оператив карарлар кабул итү, кыска һәм озак вакытка исәпләнгән фаразларны тизрәк формалаштыру мөмкинлеге бирәчәк. Санлы технологиягә күчү алда торган бурычларны хәл итүдә фәнни нигезләнгән технологияләрне кыюрак кулланырга да ярдәм итәчәк. Ә бурычлар киеренке. 2024 елга кадәр Башкортстанны социаль-икътисади үстерү стратегиясендә агросәнәгать тармагындагы казанышларны үстерүгә дә мөһим урын бирелә. Индустриаль тармактагы 21 сөтчелек фермасы төзү исәбенә, мәсәлән, еллык сөт җитештерү һәм эшкәртү күләмен — 1,2 тоннага, итне 500 мең тоннага җиткерү бурычы билгеләнә. Табигый казалар булмаганда, ашлыкның тулай җыемын 5 миллион тоннага кадәр җиткерү турында уйлыйбыз”, — диде республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Узган ел дәвамында республикада агросәнәгать тармагын санлы технологиягә күчерү буенча нинди эшләр башкарылды? Яңача шартларда эшләр нинди үзгәрешләргә юл ярды?
Экспертлар фикеренчә, тармакны “санлы”га күчерүнең уңай яклары, беренче чиратта, төгәл җир эшкәртүдә һәм терлекчелектә күренә. Узган елның беренче яртысында аграр оешмаларның 70 проценты чамасының әлеге яңалыкларны куллануы да шуны дәлилли. Министрлыкның аналитика бүлеге начальнигы Юлия Путятинская сүзләренә караганда, мондый сервисны куллану хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм иткән. Белешмәләрдән күренүенчә, бу арту ике тапкыр диярлек күзәтелгән, ә техника ягулыгы, орлык һәм ашлама куллану әлегә кадәр булган күрсәткечтән 50 процент дәрәҗәсендә янга калдырылган. Санлы технологиянең басучылыктагы уңышны 10 процентка кадәр күтәрүгә һәм югалтуларны киметергә ярдәм итүе дә исәпләп чыгарылган. Шунысы да игътибарга лаек: “санлы” эшчәнлеккә күчүче компанияләргә республика Хөкүмәте төбәк программасы кысаларында финанс ярдәм күрсәтә. Әлеге максатлар өчен җиһазлар сатып алу чыгымының 50 процентына кадәрен субсидияләү каралган.
Белешмә. 2021 елгы мәгълүматлар буенча, илдәге аграр тармак белән бәйле компанияләрнең 10 процентка якыны гына санлыга нигезләнгән заманча технологияләр куллана. Экспертлар фикеренчә, агросәнәгать тармагын “санлы”га күчерү авыл хуҗалыгы керемен биш ел дәвамында 500 миллиард сумга арттыруга булышлык итәчәк.
— Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы Санлы үсеш министрлыгы белән берлектә тармакның дәүләт Мәгълүмат-аналитик системасын (“Респак АПК” РБ) булдырды. Ул эшчәнлегебезнең барлык юнәлешләре буенча җыелган мәгълүматны туплый, анализлый, эшкәртә. Ел башына әлеге системада 2,5 мең кулланучы теркәлде, — ди тармак министры урынбасары Ләлә Дәүләтбаева.
Ләлә Рифмир кызы сүзләренә караганда, яңа система, беренче чиратта, яңа агромәгълүмат кертелгән төбәкләр порталы булып та тора. Соңгы ике елда яңалык үзен бар яклап та уңайлы һәм дөрес мәгълүмат чыганагы буларак күрсәткән. Биредә эшне оештыру эшчәнлеге белән беррәттән, матди, финанс һәм кеше ресурслары да туплана. Яңача шартларда эшләү оптимальләштерүгә, ресурсларны янга калдырырга мөмкинлек бирә.
Автоматлаштырылган система тармактагы төп юнәлешләр буенча мәгълүматлар туплау белән генә чикләнмичә, районнардан алынган отчетларны билгеләнгән норматив таләпләр буенча кабул итүгә дә көйләнгән.
Республика илдә беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең паспортын эшли башлаган иде. Санлы технологиягә күчү “Җир паспорты” моделен булдыруга зур этәргеч бирде. Бу система әлеге категориядәге җир торышын даими контрольдә тотуны тәэмин итә.
Белешмә. Башкортстанда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр мониторингы булдырылды. “Росреестр” мәгълүматлары буенча, республикада мондый мәйданнар 7 миллион гектар тәшкил итә. Ел башына аның 3 миллион гектары, ягъни 46 проценты “санлы”га күчерелгән.
Күптән түгел, республика Хөкүмәтенең онлайн режимда үткән киңәшмәсендә әлеге мәсьәлә буенча сөйләшү булды. Җирләр буенча мәгълүматларны “санлы”га күчерү юнәлешендә сүлпәнлек күрсәткән районнар телгә алынды. Күгәрчен, Зианчура һәм Куергазы районнарында, мәсәлән, бу күрсәткеч 32,5-42 проценттан артмаган, Стәрлебаш, Мәләвез һәм Федоровкада да 47-48 процент кына тәшкил итә. Гомумән, Урал алды дала зонасына караган әлеге районнарда яңа технологияләргә тиешле дәрәҗәдә игътибар биреп җиткерелмәвенә дәгъва урынлы. Русия Хөкүмәте карарына ярашлы, республиканың аграр ведомствосы агымдагы елның 1 апреленә кадәр авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнарның кимендә 80 процентын “санлы”га күчерү бурычын куйды.
Билгеле, тоташ икътисад, яшәеш үзе санлы бәйләнешләргә корылып бара. Шундый шартларда, әлбәттә, махсус белемгә ия һөнәр осталары да күп таләп ителәчәк. Республика белән идарә итү үзәге бу юнәлештә министрлык һәм ведомстволарны гына түгел, районнарны белгечләр белән тәэмин итүдә дә зур эш башкарды. Гомумән, отчет, мәгълүмат туплауда компьютер хезмәтен куллану санлы технологиягә күчүдә күпмедер дәрәҗәдә әзерлек булды. Республикада кадрларны һөнәри әзерләү үзәге, Халыкара квалификацияләр агентлыгы белән берлектә дәүләт квалификация системасының төбәк сегментын булдыру проекты тормышка ашырылуы да, Ләлә Рифмир кызы билгеләвенчә, зур адым булып тора.
Белешмә. 2025 елга кадәр Русиядә югары технологияләр өлкәсендә эшләүче 10 һәм икътисадның төрле тармакларын хезмәтләндерүче шулкадәр үк санлы платформа булдырылачак. Илдәге уку йортларының ел саен 120 меңнән күбрәк белгеч әзерләве күз уңында тотыла. 2025 елга кадәр ил халкының 40 проценты санлы технологияләр белән эш итәргә өйрәнәчәк, дип фаразлый белгечләр.
Тармакта ХХ гасыр башындагы иң зур казанышларны барлаганда, әлбәттә, аграр бизнеста бердәм электрон портал булдыруны һәм авыл хуҗалыгын санлы технологияләргә күчерүне аерып билгеләргә кирәктер. Чөнки бу яңалыклар илдә авыл хуҗалыгын фәнни нигездә үстерүдә генә түгел, ә ирешелгәннәрне башкалар белән уртаклашуда, чит ил казанышлары белән якыннан танышуда да мөһим роль уйнаячак. Әгәр ил башлыгы Русияне якын елларда дөньядагы иң көчле аграр илләр дәрәҗәсенә җиткерү бурычы куя икән, санлы технология максатка ирешүдә ышанычлы юлны табарга ярдәм итәчәк.
— Санлы икътисад — аерым тармак түгел. Чынбарлыкта ул тормыш рәвеше, дәүләт идарәсе системасын, икътисадны, бизнесны, социаль өлкәне, бөтен җәмгыятьне үстерүдә яңа нигез булып тора, — диде Русия Президенты Владимир Путин илнең аграр мәсьәләләре каралган киңәшмәләрнең берсендә.
Олег Төхвәтуллин.