

— Район умартачылары күтәргән мәсьәләләрне өйрәнү һәм аларны урындагы халык мәнфәгатьләреннән чыгып хәл итү юнәлешендә эш алып барабыз. Очрашулардан соң урындагы умартачылар катнашлыгында эшче төркем оештырылды, урманда умарталыкларны урнаштыру һәм инвесторларның тәгаен эшчәнлекләрен ачыклау буенча җентекле сөйләшү булды, — ди Азат Бадранов. — Әйтергә кирәк, әлеге вакытта бер-берсенә бәйсез ике процесс күзәтелә. Аның берсе — районда умартачылык мәсьәләләрен “сүтү”, икенчесе — әлеге мәсьәләләрне берьяклы сәясәтләштерергә, проблемаларны конструктив юл белән түгел, ә рөхсәт ителмәгән акцияләр үткәреп хәл итәргә тырышу.
Премьер-министр урынбасары билгеләвенчә, әлбәттә, халыкны урамга чыгарга өндәүчеләргә һич тә район умартачыларының проблемалары, “башкорт” токымлы бал кортларының торышы һәм популяциясе мөһим түгел. Әгәр шулай булмаса, төбәк проблемаларына “битараф” булмаган кешеләр әлеге мәсьәләләр буенча предметлы сөйләшүдә, фикер алышуда да катнашыр иде. “Шунысын да аерым билгеләргә кирәк, — ди Азат Бадранов, — рөхсәт алынмаган акцияне оештыручылар төп туплау тезисы буларак “башкорт” токымлы бал кортларының юкка чыгу куркынычын билгели. Бу – алдаткыч “элмәк” һәм аның чынбарлык белән бер уртаклыгы да юк. Әлеге проблема буенча Башкортстанда умартачылык һәм апитерапия буенча махсус институт шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы тармакка финанс һәм башка юнәлешләрдә ярдәм күрсәтүне тормышка ашыра.
Гадәттә, диде Хөкүмәт вәкиле, мондый акцияне оештыручылар анда катнашучылар санын арттырып күрсәтергә тели, ә хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча ул сан байтакка кимрәк күренә. Макар авыл советына караган авыл умартачылары сүзләренә караганда, флешмоб дигән чара нигездә алар катнашлыгыннан башка оештырылган. Шунысы да билгеле: әлеге акциядә катнашучыларның гомум санында авыл кешеләре биштән бер өлештән дә артмаган. Азат Бадранов югарыда күтәрелгән проблемалар буенча күрелгән чараларның тиз арада барысын да үз урынына куячагына ышаныч белдерде.
Олег Төхвәтуллин.
Фото: proprikol.ru