+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 февраль 2022, 13:59

Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге уңай нәтиҗәләр күрсәтә

Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге уңай нәтиҗәләр күрсәтә.

Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге уңай нәтиҗәләр күрсәтәАвыл хуҗалыгы консультациясе үзәге уңай нәтиҗәләр күрсәтә
Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге уңай нәтиҗәләр күрсәтә

Республиканың Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге эшчәнлеге бәяләнде. Үткәрелгән сораштыру барышында респондентларның 87 проценттан артыгы Үзәк тарафыннан күрсәтелә торган консультация хезмәтләрен "бик яхшы"га бәяләде.

- Бүгенге көндә авылда кече бизнес даирәсендә мәгълүмати-консультация хезмәтләренә ихтыяҗ зур. Башлана торган агроэшкуарларга алар стартка әзерләнергә ярдәм итә, мәсәлән, бизнес-планнар әзерлиләр, конкурсларда катнашучыларны грантларга озата баралар, - ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Башкортстанда бу бурычны Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге яхшы үти, ул аграр бизнесның барлык юнәлешләре буенча консультация хезмәтләре күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез, «Башкортстан Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге» фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперациясе өлкәсендә республика компетенция үзәге булып тора.

Узган елда Үзәк 7900 консультация хезмәте күрсәтте, планлы индикаторларны 13 процентка арттырып үтәде. Авыл хуҗалыгы министрлыгының һәм Компетенцияләр үзәгенең берлектәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 1600дән артык кеше җәлеп ителде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас