

2021 елда үткәрелгән ветеринария чаралары күләме, барлык төр хайваннар һәм кош-кортны кертеп, 120 миллион баш эшкәртү тәшкил итте.
2021 елда республикада кош гриппы, хайваннарда котыру, дерматит һәм мөгезле эре терлек лейкозы буенча эпизоотк хәл имин булмаган.
Туймазы районының «Алтын-Каз» крестьян-фермер хуҗалыгында - кош гриппы һәм "Благовар ППЗ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм Благовар районы территориясендәге эшкуар Урал Әминев ихатасында 3 авыру очрагы теркәлгән.
Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә 105 мең башка якын кош-корт (каз, үрдәк, күркә) һәм 65 тоннадан артык кошчылык продукциясе юк ителгән. Барлык чараларны уздырганнан соң, карантин бетерелгән.
2021 елда республика территориясендә 6 котыру авыруы учагы теркәлгән. Зилаер районы (төлке), Благовар районы (төлке), Балакатай районы (бурсык), Благовар районы (бурсык), Бөре районы (йортсыз мәче), Зианчура районы (мөгезле эре терлек), барлык 6 учак та сәламәтләндерелгән, карантиннар бетерелгән.
2022 елда кош гриппын профилактикалау максатында аз якланган хуҗалыкларда кош-кортларга вакцина ясау планлаштырыла, федераль бюджеттан 1,5 миллион доза вакцина бүлеп биреләчәк.
2022 елда республика территориясендә «Апимондия» халыкара умартачылар конгрессын уздыру планлаштырыла.
2020 елда булдырылган бал лабораториясе үз эшен актив дәвам итә. Әлеге лабораторияне модернизацияләү өчен республика бюджетыннан 2019-21 елларда 57, 9 миллион сум бүлеп бирелгән һәм үзләштерелгән. Хәзерге вакытта "бал лабораториясе" балны тикшерүнең 40 төре һәм умарта авырулары буенча аккредитацияләнгән.
Терлекчелекнең проблемалы мәсьәләләрен ачыклау өчен мобиль экспресс-лаборатория үз эшен дәвам итә.
Ит эшкәртү предприятиеләрендә һәм терлек чалу пунктларында 460 мең баштан артык терлек чалынган.
Республикада Корбан гаете чорында корбан чалуны оештыру һәм уздыру буенча эш алып барылды. Барлыгы 12 меңгә якын сарык чалынган, шул исәптән Уфа шәһәрендә - 2 мең баштан артык.
Узган ел республикада беренче тапкыр терлекләргә, шул исәптән стерильләштерү буенча, республиканың ерак торак пунктларына ветеринария хезмәтләрен «китереп» бирүне күздә тоткан «күчмә ветеринария хирургиясе кабинетлары» эшли башлады.
Коллегиянең ахырында Башкортстанның ветеринария идарәсе башлыгы Азат Җиһаншин 2022 елга бурычлар куйды.