+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2022, 13:20

Уңышны уҗым торышы билгели

Әлшәй районы хуҗалыклары уҗым культураларын 11 мең гектарга якын мәйданда чәчеп калдырган иде, алар арасында күпчелекне арыш һәм бодай алып тора, шулай ук тритикале бар. Көзнең явым-төшемсез килүе уҗым культураларын планлаштырылган күләмдә чәчү мөмкинлеге бирмәде, әмма чәчелгәне ничек кышлаган, яңа уңышка өмет бармы?

Уңышны уҗым торышы билгелиУңышны уҗым торышы билгели
Уңышны уҗым торышы билгели

Әлеге сорауга җавап табу өчен “Россельхозцентр” белгечләре уҗым торышын тикшерә башлады. Шушы максатта чәчүлекләрдән анализга монолит тәҗрибә үрнәкләре алынды. Әйтергә кирәк, аларны хуҗалыклар белгечләре үзләре илтеп тапшыра. Беренчеләрдән “Урал сәүдә компаниясе” һәм “Заря” җәмгыяте аграрийлары булды.
Ике атна дәвамында үзәк белгечләре уҗым үрнәкләрен җентекле тикшерде, шул исәптән чәчүлекләрнең куелыгын, корткычлар тарафыннан зарарлануын, ничек кышлавын, үсентеләрнең кору дәрәҗәсен ачыклады. Шушы нәтиҗәләрдән чыгып, чәчүлекләрне тикшерүчеләр уҗымнарны тәрбияләү, ашламалар кертү, өстәмә тукландыру буенча киңәшләрен дә җиткерде.
Тоташ алганда, уҗым басуларының торышы шәптән түгел, дип нәтиҗә ясыйсы гына кала. “Россельхозцентр” үткәргән тикшеренүләргә ярашлы, уҗымнар — “яхшы”, “канәгатьләнерлек”, “начар” дип бәяләнә. “Әлшәй хәбәрләре” гәзите хәбәр итүенчә, уҗымнарның 2427 гектарында үсентеләр бөтенләй чыкмаган.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас