

"Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәрвакыт ярдәм итте һәм ярдәм итәчәк. Хәзерге шартларда, санкцияләргә карамастан, предприятиеләребезне яңартуга, авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуга без, һичшиксез, дәвам итәчәкбез.
Бүген бу мәсьәләләр "Авыл сәгате"ндә тикшерелде. Техника, запас частьләр һәм комплектлаучылар белән тәэмин итү, ремонт һәм хезмәт күрсәтүне оештыру өлешендә импортны алыштыру бурычы тривиаль түгел, әмма безнең өчен ул кызыграк. Бездә бу мәсьәләне хәл итә алырлык кешеләр күп. Ә иң мөһиме - бездә кирәкле запас частьләр һәм комплектлаучы әйберләр җитештерүне җайга сала алган инфраструктура, предприятиеләр бар.
Авыл хуҗалыгы техникасы паркын модернизацияләү эшен без, коронавируска карамастан, пандемиядә дә туктатмадык, авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуны арттырдык - 2019 елда 6,5 миллирд сумнан үткән елда 12,5 миллиард сумга кадәр. Иң авыры булган 2020 елда техника сатып алу өчен субсидияләр 2,8 миллиард сум тәшкил итте. Субсидияләр өлешендә узган елгы бурычларны ябабыз, бюджетта бу максатларга акчаны һичшиксез табачакбыз.
Без тракторлар, ашлык һәм мал азыгы җыю комбайннары, чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналары сатып алуны, бюджеттан субсидияләр бирүне һәм җитештерүнең барлык этапларында аграрийларга ярдәм итүне дәвам итәчәкбез.
Безнең авыл хуҗалыгы төгәл, акыллы, прогрессив булырга тиеш, заманча технологияләрне куллану мөһим. Ахыр чиктә, республиканың һәм тулаем илнең азык-төлек иминлеге шуңа бәйле", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә репрублика Башлыгы Радий Хәбиров.