

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция форматында чираттагы «Авыл сәгате»н уздырды. Көн тәртибендә - республиканың агросәнәгать комплексын техник модернизацияләү.
- Хәзер безнең төп бурыч - язгы кыр эшләренә әзерләнү. Шул ук вакытта без авыл хуҗалыгын модернизацияләү планнарын туктатмыйбыз, - диде Радий Хәбиров. - Хәзерге икътисади шартларда ресурсларны туплау, бөтен республика буенча чәчү кампаниясен үз вакытында башлау һәм уңышлы башкарып чыгу өчен безгә техника сатып алу буенча партнерларыбызны билгеләү мөһим.
Башкортстанның вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов төбәк агропромы машина-трактор паркының шактый яңартылуын билгеләп үтте.
Техниканы яңарту өчен төп стимул булып механикалаштыруның заманча чараларын сатып алуга чыгымнар өлешен каплау буенча республика дәүләт ярдәме булды. Үткән елда төбәк аграрийлары 1,6 миллиард сум субсидия алды.
Фото: ufa.bezformata.com