+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
9 март 2022, 06:01

Авылларны киләчәктә дә үстерәчәкбез

Республика Башлыгы Радий Хәбиров узган елдагы уңышлар турында язган.

Авылларны киләчәктә дә үстерәчәкбезАвылларны киләчәктә дә үстерәчәкбез
Авылларны киләчәктә дә үстерәчәкбез

"Башкортстан халкының 40 процентка якыны авыл җирендә яши, һәм, әлбәттә, без аларга актив ярдәм итәбез. Аерым алганда, республикада авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы эшли. Аның буенча торак шартларын яхшыртабыз, торак пунктларны төзекләндерәбез, социаль һәм инженерлык инфраструктурасы төзибез, юллар төзибез, кыскасы, авылда яшәү өчен максималь уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз.

2021 елда эшләнгән берничә конкрет мисал.

Республиканың 17 районында 36 объект төзекләндерелде, дүрт торак пунктта 33 километрдан артык газүткәргеч линия сузылды, сигез авылда - 48 километр суүткәргеч челтәр, Борай һәм Благовар районнарында өч комплекслы торак төзү проектын гамәлгә ашырдылар.

Шулай ук, район Әлшәй районында 375 урынга исәпләнгән мәктәп һәм Борай авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә башлады.

2021 елда авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча 48 гаилә торак шартларын яхшыртуга субсидияләр алган, тагын 27 гаилә ташламалы наем шартнамәсе буенча тораклы булган.

Фотода - Ярмәкәй, Зианчура, Илеш һәм Яңавыл районнарыннан ташламалы наем шартнамәсе буенча фатир ачкычлары алган гаиләләр. Аларның барысы да урындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшли.

Программа шартлары буенча, 5 ел эшләгәннән соң, бу гаиләләр торак сатып ала алачак. Өстәвенә, торакның 10 проценттан артмаган бәясе буенча. Ә 10 ел узгач - бер проценттан артмаган бәядән.

2021 ел нәтиҗәләре буенча республикада авыл территорияләрен үстерү программасы буенча 1,5 миллиард сумлык 80 проект гамәлгә ашырылды. Бу сумманың 80 проценты - федераль һәм төбәк бюджетлары акчалары", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас