

Язгы кыр эшләре чорында Башкортстанда 2,1 миллион гектардан артык сабан культуралары чәчәргә планлаштыралар, бу, 2021 елга караганда, 90 мең гектарга күбрәк. 1,4 миллион гектарга - бөртеклеләр, 422 мең гектарга техник культуралар чәчеләчәк. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.
Башкортстан аграрийлары язгы кыр эшләренә актив әзерләнә. Чәчү мәйданы 3 миллион гектар тәшкил итә. Аның структурасын төбәкнең эчке ихтыяҗларын исәпкә алып һәм экспортка сату өчен кирәкле продукция күләменнән чыгып формалаштырдылар. Аерым алганда, 2022 елда ашлык кукурузы, соя, карабодай, шикәр чөгендере, җитен һәм мал азыгы культуралары өчен мәйданнарны арттырырга планлаштыралар.
Көзге культураларга килгәндә, 2021 елның көзендә алар 295 мең гектар мәйданда чәчелгән. Әмма кышкы чорның үзенчәлекләре аларның халәтендә чагыла: туфракның туңуы, карсыз декабрь, үсемлек тамырларына зыян килгән һ.б. Тикшерү нәтиҗәләре буенча көзге чәчүлекләрнең 68 проценты яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә.
2022 елда язгы кыр эшләренең гомум бәясе, узган ел белән чагыштырганда, 25 процентка арткан һәм 20,45 миллиард сум тәшкил итә. Финанслауның төп чыганаклары - аграрийларның үз керемнәре һәм кыска вакытлы кредитлар. Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 6,5 миллиард сумлык ташламалы кредитлар бирү өчен субсидияләргә республика ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерергә планлаштыра. Барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан дәүләт ярдәме күләме 2022 елда 2,384 миллиард сум тәшкил итәчәк.