

Быелгы язгы кыр эшләрендә чәчүгә 10 мең 850 трактор агрегаты әзерләнәчәк, бу үткән елдагыдан 173 берәмлеккә күбрәк, дип билгеләп үтте Башкортстан вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов кичә төбәк Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә. Авыл хуҗалыгы культуралары чәчүдә кимендә 5 мең агрегат катнашачак.
- Республика агросәнәгать комплексының техник паркын актив яңарту кырларда дым каплату вакытын 8-9 көнгә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк, - диде ул. - Бөртекле һәм техник культуралар 12-15 көндә чәчеләчәк. Һичшиксез, авыл хуҗалыгы техникасын актив яңарту процессына АПКның техник паркын яңартуның төбәк программасы ярдәм итә. Узган елда гына да Башкортстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 527 трактор, 537 туфрак эшкәртү һәм 333 чәчү агрегаты сатып алды.
Агросәнәгать комплексының техник паркын яңарту республика программасы 2011 елдан бирле гамәлдә. Аның кысаларында авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга чыгымнарның яртысына якыны субсидияләнә.