Күптән түгел Мәскәүдә Русия Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең ХХХIII съезды үтте. Илнең барлык төбәкләреннән җыелган делегатлар дөньяда аграр һәм азык-төлек кризисы ихтималлыгы шартларында алда торган бурычлар турында фикер алышты. Хөкүмәт һәм федераль министрлык җитәкчелеге катнашуы, билгеле, әлеге тармактагы киеренкелекне берникадәр йомшартырга булышлык итәчәк, дигән ышаныч та бар иде.
Борчылырга сәбәпләр бар. Аның беренчесе былтыр узган Авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясенең якынча нәтиҗәләре белән бәйле. Эш шунда: соңгы 5 елда, ягъни ике исәп алу чарасы арасында илдә крестьян-фермер хуҗалыклары саны 25 процентка кимегән. Шул рәвешле, микроисәп алу Русиядә авыл хуҗалыгы оешмаларының — эреләнә, ә фермер, шәхси малтабарлар, кече бизнес вәкилләре һәм шәхси ихаталарның азая баруын күрсәтте. Тоташ ил буенча фикер йөрткәндә, авыл халкы саны кими, җир алып эшләргә теләк белдерүчеләр сирәгәя. Бер үк вакытта, ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итүче агрохолдинглар һәм эре предприятиеләр санының артуын заман таләп итә, дип кабул итәргә дә ярый торгандыр. Монысы — икенче тема. Ә бүгенгесе авылның һәм анда яшәүчеләрнең язмышы белән бәйле. Сүз дә юк, ул агрохолдинглар күбрәк тә, арзангарак та җитештерә торгандыр. Ә алар җирне аның чын хуҗалары кебек тәрбияли, элекке күмәк хуҗалыклар карамагында булган барлык мәйданнарны да нәтиҗәле файдалана алырмы — әйтүе авыр. Яңалык түгел: агрохолдинг хуҗаларын авылларда һәм анда яшәүчеләрнең проблемалары аз кызыксындыра.
Колхозлар таркалганнан соң, авылларның язмышы өчен фермерлар да күпмедер җаваплылыкны үз өстенә алган иде. Аграр җитештерү күләменең артка тәгәрәвенә юл куймады алар. Узган елда, мәсәлән, илдә тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме, 2020 елдагы күрсәткеч белән чагыштырганда, 0,9 процентка кимрәк булса, фермерлар өлеше 1,3 процент үсеш бирде. Гәрчә узган 5 ел дәвамында илдә фермер хуҗалыклары саны 51,6 меңгә якын кимегән булса да.
Русиянең аграр сәясәтендә фермерлар эшчәнлеге ничек бәяләнә? Ни сәбәпле әлеге категория хуҗалыклар агрохолдинглар белән көндәшлек итәргә сәләтсез?
Русия фермерларының башкалада үткән съезды дөнья сәүдә базарында аграр продукциягә хаклар гына түгел, аңа ихтыяҗ да көннән-көн арткан чорга туры килде. Илнең югары дәрәҗәдәге чиновниклары катнашкан форумда фермерлар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җавап таба алдымы һәм дөнья күләмендәге азык-төлек базарын тотрыкландыруда өлешен арттыруга ирештеме? Әлегә җавап бирүе авыр, чөнки бүген әлеге категориядәге хуҗалыклар өчен уртак булган иң зур проблема — дәүләт тарафыннан ташламалы кредитларның азрак бүленүе. Дөрес, үткән елда хуҗалык итүнең кече формаларына кыска вакытка бирелгән кредитларның гомум суммасы 73,46 миллиард сумга җитте. Күрсәткеч, аннан алдагы елдагы белән чагыштырганда, 27 процентка күбрәк. Әгәр ил җитәкчелеге аграр сәясәттә фермерларга зуррак өмет баглый һәм зуррак бурычлар куя икән — дәүләт ярдәме дә шуңа бәрабәр артырга тиеш, дигән фикердә фермерлар.
Белешмә. Соңгы алты елда Русия фермерлары барлык төрдәге ит җитештерүне — 30, сөтне — 44, йомырканы 41 процентка арттырды. Шушы вакыт эчендә сыер маллары саны — 613 мең, шул исәптән савым сыерлары 271 мең башка ишәйде. Узган елда җыеп алынган авыл хуҗалыгы культураларының өчтән бер өлеше — фермерларныкы.
— Күпчелек илләрдә азык-төлек кытлыгы арткан вакытта һәм, шуңа бәйле, дөнья сәүдә базарында тотрыксызлык үскәндә, азык-төлек белән тәэмин итүдә эчке мөмкинлекләрне дөрес файдалану аеруча мөһим, — ди Бөтенрусия Аграр проблемалар һәм информатика институты җитәкчесе Александр Петриков. — Аларның берсе — фермерлык секторы. Әлеге категория хуҗалыклар авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерә бара һәм дәүләт аларга тоемлырак ярдәм күрсәтергә тиеш. Тикшеренүләргә караганда, соңгы 5 елда фермер хуҗалыклары саны 51,6 меңгә кимеде. Аларның күбесе, әлеге статустан баш тартып, авылда шәхси хуҗалык кына булып калды. Проблема — ташламалы кредитларның җитмәвендә. Эре аграр предприятиеләр белән чагыштырганда, аларга дәүләт ярдәме азрак бүленә. Шунысы да борчый: кызганычка каршы, минем карашка, илдә авыл хуҗалыгындагы төрле җитештерү юнәлеше белән бәйле оешмаларның берләшүе җитми. Ит, сөт, бәрәңге, яшелчә җитештерү-челәр берлеге һәркайсы аерым форум үткәрә. Ә максатлар бер үк — җитештерүне арттыру. Әгәр уртак проблемалар берлектә яңгыраса, югарыдагы чиновниклар белән сөйләшү, ихтимал, җитдирәк төс тә алыр иде.
Фермерлар форумында катнашкан Русиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев фермерлар эшчәнлегенең авыл территорияләре үсешендәге драйверларның берсе булуын һәм аграр продукция җитештерүне тотрыклы арттыра баруын билгеләде. Тоташ ил буенча фикер йөрткәндә, фермерлар халыкны эшле итә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыра. Уңышларны бергә кушып исәпләсәң, әлбәттә, саннар зур күренә. Кызганычка каршы, кече бизнеснең әлеге формасына кагылышлы проблемалар аз түгел һәм аларның кайберләре дистәләрчә ел дәвамында съезддан-съездга кабатланып күтәрелә, ләкин хәл ителми. Алар ташламалы кредитлар ала алмау белән генә бәйле түгел. Соңгы елларда барлыкка килгәннәре кече аграр бизнес өчен административ киртәгә әйләнгән. “Меркурий”, “Цербер”, “ФГИС Зерно” системалары, сөт һәм сөт продукцияләре өчен көндәлек ветеринар-санитар таләпләр арту, маркировкалау һәм башка норматив чаралар, делегат фермерлар фикеренчә, эшкә тоткарлык ясый. Фермерларга үзләре хуҗа булган авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнарда йорт төзергә рөхсәт ителмәве дә әлегә кадәр зур проблема булып калды. Форумда җир мөнәсәбәтләрен көйләү, продукцияне сату, кооперацияне үстерү белән бәйле мәсьәләләр дә күтәрелде.
Федераль тармак башлыгы форумда фермерларны борчыган һәм кызыксындырган сорауларның һәммәсе дә төпле өйрәнелеп җавап биреләчәге турында хәбәр итте.
Ассоциация президенты, Дәүләт думасының Аграр комитеты рәисе урынбасары Владимир Плотников — илдә фермерлык хәрәкәте башында торган чиновникларның берсе. Әйтергә кирәк, аның чыгышының тәүге өлеше дә уңышларны барлауга корылды. Җитәкче дә дәүләт ярдәмен аграр тармакта гадел бүлү, ягъни җитештерүне арттыручыларга күбрәк бирү ягында. Гаилә фермалары санын үстерү мөһимлеген дә билгеләде ул. Кибеттә сатылган авыл хуҗалыгы продукциясе бәясе өлешендә крестьян өлешенең аз булуына ризасызлыгын белдерде һәм социаль яктан мөһим исәпләнгәннәренә сәүдә өстәмәсен закон нигезендә чикләргә кирәк, дигән фикер белдерде. Шул ук вакытта, федераль дәрәҗәдәге түрә мондый “кыю” тәкъдимнәрен фермерлар алдында түгел, ә, комитет рәисе буларак, депутатлар алдында бәян итсә, тәэсирлерәк булмас идеме икән, дигән сорау туа.
Башкортстан фермерларының уңышлары саннар үсеше белән генә бәяләнми. Аларның казанышлары сәүдә базарында да зур урын алган, ә эшчәнлекләре авыл тормышында, җирләренең нәтиҗәле эшкәртелүендә күренә.
Белешмә. Республика фермерларының соңгы дистә ел дәвамында аграр җитештерүдәге өлеше 5,8 проценттан 2,5 тапкырга үсте. Узган елда, мәсәлән, катлаулы һава шартлары булуга карамастан, тулай җитештерүдә аларның өлеше 15 процент, ягъни 25 миллиард сумлык тәшкил итте. Тармак министрлыгы 2030 елга әлеге күрсәткечне 20 процентка җиткерү бурычын куя.
— Республикада фермер хуҗалыклары эшчәнлеген үстерүдә федераль һәм төбәк программалары мөһим роль уйный, — ди республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. —2019-21 елларда әлеге категориядәге хуҗалыкларга бирелгән дәүләт ярдәме күләме 2,3 миллиард сумга якынлашты. Арада “Кече һәм урта малтабарлык акселерациясе” төбәк проектын ассызыкларга телим. Аны өч ел дәвамында тормышка ашыру нәтиҗәсендә 232 яңа фермер хуҗалыгы оештырылды, 10144 консультация хезмәте күрсәтелде, кулланучылар кооперациясенә 5753 кеше җәлеп ителде. Кыскасы, авылда фермерлык, кече һәм урта малтабарлык хәрәкәтен үстерү өчен шартлар тудыру республика агросәнәгать комплексы юнәлешендәге дәүләт сәясәтендә өстенлекле буларак карала. Әлеге вакытта республикада фермер хуҗалыклары саны 7 мең берәмлектән арта.
Министрлыкның бүлек начальнигы урынбасары Алмаз Галимов сүзләренә караганда, алар үзләрен җирнең чын хуҗалары буларак күрсәтте. Фермерлар дәүләт ярдәмен нәтиҗәле һәм максатлы файдалана белә. “Гаилә фермасы”, “Үз эшен башлаучы фермер” программалары, гомумән, республикада дистәләрчә авылда яшәүчеләрне эш белән тәэмин итүгә дә булышлык итте. Шунысы да игътибарга лаек: гаилә фермаларының һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының узган елда алган грантлары 115 яңа эш урыны булдыру мөмкинлеге биргән. Грантка ия булганнарның һәммәсе дә еллык керемнәрен кимендә 10 процентка арттыруга ирешкән. Быел “Агротуризм” федераль проекты кысаларында кече бизнесны һәм кооперацияне үстерүне күз уңында тоткан яңа юнәлешләр буенча конкурс игълан ителәчәк.
Бүген илдә фермерлык хәрәкәтенең киләчәге бармы, алар эчке сәүдә базары ихтыяҗларын канәгатьләндерә алырмы, дигән сорау тормый. Һәм мондый икеләнү актуальлеген дә елдан-ел югалта. Авылдагы кече бизнес вәкилләре үзләренең аграр җитештерүдә зур көч булуын күрсәтергә тырыша. Чөнки фермерлар эчке сәүдә ихтыяҗын канәгатьләндереп кенә калмаячак, алар дөнья базарына да ышанычлы йөз тота. Моның өчен, билгеле, дәүләтнең финанс ярдәме генә түгел, ышанычы да кирәк.
Олег Төхвәтуллин.