

12-13 мартта республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
- Ярминкәләр республиканың күп кенә муниципалитетларында узачак. Безнең өчен бу - ритейлның бик мөһим формасы. Чөнки төбәктә авыл җирлегендә булган җитештерүчеләр шактый күп. Бу зур булмаган производстволар, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар. Һәркемнең үз продукциясен сәүдә челтәрләре аша сату мөмкинлеге юк. Нәкъ менә ярминкәләр - җитештерүчегә кулланучы белән турыдан-туры очрашырга мөмкинлек бирә торган универсаль интерфейс, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.
12 марттан Башкортстанның күп кенә районнарында һәм шәһәрләрендә 50дән артык мәйданчык оештырылачак.
Фото: eng.ufacity.info