Мөһим чор башланганчы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе алдында авыл хуҗалыгы культураларын чәчүдә катнашачак барлык үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны тикшереп чыгу бурычы тора.
Техник күзәтү документларны тикшерүдән башлана. Төп игътибар, әлбәттә, тракторларның хәвефсезлегенә бирелә: тракторчының кабинасында аптечка, янгын сүндерү җайланмасы һәм авария тукталышы билгесе булырга тиеш. Аннары инспектор иң мөһим эшкә керешә – транспорт чарасын хәрәкәттә тикшереп карый. Һәрберсенең тормоз системасы, руль идарәсе тикшерелә, шулай ук махсус контроль приборлары ярдәмендә зыянлы матдәләрнең һавага чыгарылу нормативлары билгеләнә. Әгәр дә бернинди дәгъвалар булмаса, техник күзәтүне үтү турында таныклык бирелә.
Агымдагы ел башына Архангель районында 800дән артык берәмлек үзйөрешле машина һәм аларга тагылмалар теркәлгән. Махсус техниканы техник күзәтү эше башланды да инде. Тәүгеләрдән булып Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең Архангель районы буенча начальнигы Сергей Палтусов районның мәгълүмат-консультация үзәге инженеры Фидүс Гыйльманов белән берлектә Александр Григорьевның крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар. Калган хуҗалыклардагы техника расланган графикка ярашлы тикшереләчәк.
Фото: Архангель районы хакимияте.