

Башкортстан Республикасы Евразия икътисади берлеге илләре базарларына төбәк җитештерүчеләре товарларын тәкъдим итү эшен дәвам итә.
Бүген Казахстан Республикасының Нур-Солтан шәһәрендә ачылган «AgriTek & FarmTek Astana 2022» халыкара махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында Башкортстан Республикасы стенды да оештырылды. Анда республиканың кече һәм урта эшкуарлык, атап әйткәндә, «Агрогрант», «Башкортстан бройлеры» компаниясе», «Дуслар» сәүдә йорты» , «ЗМК», «Каскад», «Көньяк Урал заводы» җәмгыятьләре мәгълүмат материаллары һәм продукция тәкъдим итте.
Стендны оештыручы булып Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы ярдәмендә Башкортстан Республикасы Экспортны яклау үзәге чыгыш ясады.
Казахстанда Башкортстан Республикасы вәкиле Урал Азнабаев Казахстан бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре белән мәгълүмати эш алып барды. Казахстанның ике дистәгә якын предприятиесе Башкортстан предприятиеләре белән "B2B" форматында катнашуга әзер булуларын белдерде.