Апрельдә, май башларына кадәр ачык грунтта чәчү өчен орлыкларны барларга, тишелешләрен тикшерергә кирәк. Кишер, петрушка, укроп, кызыл чөгендер, салат, шпинат, башлы суган орлыкларын чәчүгә әзерлиләр, ягъни зарарсызландыралар, суда яисә микроэлементлар эремәсендә чылаталар, ә зонт чәчәкле яшелчә культуралары орлыгын 2 атна дәвамында чыныктыралар, ягъни 0+2°С температурада тоталар.
Кар эрегәч, туфрак әле бик дымлы чакта, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып алып төшеп китә алмый. Бигрәк тә бакчагызда бакча җиләге үстерсәгез, анда бу ысулны куллану бик нәтиҗәле булыр.
Әгәр дә сез бакча җиләгенең 10-15 көнгә иртәрәк өлгерүен телисез икән, аның иртә өлгерә торган сортларының өстенә дуга рәвешендә каркас куеп, өстен пленка белән каплагыз. Шул ук вакытта узган елда гына утырткан җиләкләрне җентекләп карагыз, араларында туфрак өскә кысып чыгарган үсентеләр булса, аларны туфракка батырып куегыз.
Күпьеллык яшелчә культураларын (батун-суган, рәваҗ, кузгалак), шулай ук бакча җиләге кишәрлекләрендәге үсемлек калдыкларын тырмалап алыгыз, чистартыгыз, минераль ашламалар кертеп, рәт араларын йомшартып чыгыгыз.
Көннәрнең акрын җылынуын исәпкә алып, майның тәүге көннәрендә, ягъни утыртырга ике атна чамасы кала бәрәңгенең утырту өчен билгеләнгән бүлбеләрен баз-подваллардан чыгарып, ачык һавада яисә якты абзарларда яровойлаштыру өчен таратып куярга кирәк. Иртә өлгерә торган сортларын — 8-10, ә уртача өлгерешлеләрен 12-15 градус җылыда “борынлаталар”.
Көзен туңга казып калдырылган кишәрлекләрне тырмалап, дым каплатуны да онытмагансыздыр. Шунда ук органик һәм минераль ашламалар кертәләр һәм, анда нинди культуралар чәчеләчәген исәпкә алып, кабат казып чыгалар, шул ук вакытта ашламалар да күмдерелә.
Билгеле, бу эшләрне башкарганчы бакчада генераль җыештыру эшләре үткәрү зарур: барлык үсемлек калдыкларын, чүп-чарны, яфракларны зарарсызландырып, компост ясау өчен җыеп файдаланалар, чүп үләннәрен, бигрәк тә койма, абзар буйларында үскән үләннәрне “Ураган Форте”, “Глифос” яисә “Раундап” препараты белән эшкәртергә кирәк.
Теплицаларда бу чорда кыяр һәм помидорларны карап үстерүне дәвам иттерәләр, ә пленкалы язгы теплицаларны файдалану өчен әзерлиләр һәм кыяр үсентеләрен утырта башлыйлар.
Парникларда икенче рам әйләнеше өчен кыяр рассадасын чәчәр вакыт та җитте. Күчереп утыртылган барлык культураларны дөрес тәрбияләргә кирәклеген истән чыгармагыз. Әлеге вакытта парниклардан ачык грунтка утырту өчен иртә өлгерешле кәбестә рассадасы сайлап алырга кирәк.
Туфракны эшкәртү белән үк кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, кызыл чөгендер, сиенчек алу өчен суган орлыгы чәчәләр, яшел кыяк өчен суган, башлы суган өчен сиенчек суган, сарымсак, иртә өлгерешле ак башлы кәбестә утырта башларга вакыт.
Фото Интернет челтәреннән алынды.