+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
17 март 2022, 04:30

Яңалык акчаны янга калдырды

Стәрлебаш районында соңгы дүрт елда күпкатлы 39 йорт җылылык белән тәэмин итүнең яңа системасына күчерелде.

Яңалык акчаны янга калдырдыЯңалык акчаны янга калдырды
Яңалык акчаны янга калдырды
Мәгълүм булуынча, 2015 елда республика Хөкүмәте тарафыннан муниципаль район һәм шәһәр округларындагы күпкатлы йортларны үзаллы (һәр фатирга мөстәкыйль ) җылыту системасына күчерү һәм блоклы казанлыклар урнаштыру турында карар кабул ителгән иде. Әлеге программа 2021 елга кадәр гамәлдә булды һәм шушы вакыт эчендә республика шәһәр һәм районнарындагы йортларны заманча җылылык белән тәэмин итү системасын яңартуда, гражданнарның тотынылган энергия өчен исәп-хисап ясавын камилләштерүдә зур адым булды.

Әлеге программа Стәрлебаш районында да уңышлы тормышка ашырылды. Урындагы халык торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенең дә җаваплылыгы бермә-бер артуына игътибар итте.
— Соңгы елларда безнең районда да күпкатлы йортлар төзүгә игътибар артты, — ди район хакимиятенең тормышны тәэмин итү бүлеге начальнигы, баш архитектор Роза Якупова. — Алар хәзер бездә 39га җитте. Төзелеш дәвам итә. Әлбәттә, беренче карашка, мондый яңалык башкаладан ерак урнашкан авыл районына тиз генә килеп җитмәс кебек тоела иде. 2018-19 елларда шундый 32 йортта һәр фатирдагы җылылык белән тәэмин итүне аерым исәпләүче корылма урнаштырылды. Калган соңгы җидесендә бу эш былтыр төгәлләнде. Халык өчен дә бик уңайлы. Хезмәтләндерүдәге моңа кадәр булган аңлашылмаучанлыкларга да нокта куелды.
— Мондый яңалыкны кешеләр ничек кабул итте соң?
— Һәр йорттагы фатирлар хуҗалары җылылык өчен бары тик үзләре тотынган энергия чыгымнары өчен генә түли башлады, — ди Роза Альберт кызы. — Файдасы беренче айларда ук күренде. Счетчиклар буенча исәп-хисап ясаучылар элекке айлардагыдан азрак түли. Әмма иң мөһиме шул: Хөкүмәт карарына ярашлы, башкарылган чаралар озак еллар файдалануда булган җылылык трассаларын яңартуга ярдәм итте. Күпкатлы йортларны табигый газ белән тәэмин итү дә әлеге программа кысаларында башкарыла.
Узган елда эш, нигездә, район үзәге янәшәсендәге Первомайский поселогында барган. Биредә күпкатлы җиде йорт җылылык белән тәэмин итүнең яңа алымына күчерелгән. Район хакимияте вәкиле сүзләренә карганда, биредә әлеге яңалыкны тормышка ашыру 47 миллион сумга төшкән. Чыгымнарның 85 проценты республика казнасыннан түләнгән, калган өлешен, программа шартларына ярашлы, урындагы халык җыйган.
Яңа модульле казанлыкның сафка бастырылуы да авыл тормышында зур вакыйга булган. Әлегә аның аша килгән “зәңгәр ягулык” белән янәшәдәге мәктәп, балалар бакчасы тәэмин ителә. Балалар учреждениеләре җитәкчеләре сүзләренә караганда, быел сабыйлар һәм укучылар тәрбияләнгән, белем алган биналарда кышын җылырак һәм бу максатларга тотынылган чыгымнар элекке еллардагыдан кимрәк булган.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас