+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
18 март 2022, 09:00

«Агростартап» грантына гаризалар кабул ителә башлый

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Агростартап» грантларын алуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итә башлый. Агымдагы елда төбәктә дәүләт ярдәме, яңа эш башлаучы эшкуарлар арасында иң популяр программаларның берсе булган "Агростартап"ның акча күләме 125,4 миллион сум тәшкил итәчәк.

«Агростартап» грантына гаризалар кабул ителә башлый«Агростартап» грантына гаризалар кабул ителә башлый
«Агростартап» грантына гаризалар кабул ителә башлый
- Быел «Агростартап» грантына конкурста катнашучылар күп булыр дип көтәбез. Шуңа күрә сайлап алу җиңел булмаячак. Грантка бары тик иң әзерлекле һәм перспективалы проектлар белән дәгъва итүчеләр исәп тота ала, алар, нәтиҗәдә, төбәктәге азык-төлек продуктларын тулыкыйммәтле җитештерүчеләр була алачак, - дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Конкурста катнашучылар үз проектларын комиссия алдында яклаячак, аның утырышлары онлайн-режимда трансляцияләнәчәк.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 21 марттан 1 апрельгә кадәр Авыл хуҗалыгы министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 106. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 218-05-26, 218-05-29.

Катнашу шартлары, кагыйдәләре белән түбәндәге сылтамалар аша кереп танышырга мөмкин: https://agriculture.bashkortostan.ru/documents/active/405712/

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас