Базарда “Индюшкин” бренды астында эшләп килүче күркә итеннән продукция җитештерү һәм эшкәртү предприятиесе чит ил базарларын актив үзләштерә. Мартның беренче көннәрендә мәләвезлеләр Әзербайҗанга ассортиментта чираттагы продукция партиясен экспортлады.
— Әзербайҗан Республикасы белән хезмәттәшлек төрле юнәлешләр буенча актив үсә. Экспорт потенциалын үстерү — безнең өстенлекле бурычларыбызның берсе. Безнең төбәк өчен традицион тармакларда без һәрвакыт югары күрсәткечләргә ирештек, ил эчендә генә түгел, чит илдә дә ихтыяҗны каплый алдык, — дип билгеләп үтте Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча министр Маргарита Болычева.
— Без үзебезнең продукцияне Беларусь, Әрмәнстанга җибәрәбез. Согуд Гарәбстанына сатарга планлаштырабыз. Безнең өчен экспортка юнәлгән предприятие булу, тышкы базарларда сату өчен сыйфатлы әзер продукция җитештерү мөһим, — дип билгели "УРАЛ" җәмгыяте генеральный директоры Геннадий Бондарь.
Кошчылык комплексының җитештерү мәйданчыклары Мәләвез районында урнашкан. Бу — тулы технологик циклдагы республикада иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе, үз эченә инкубатор, кош-корт үрчетү һәм үстерү зоналары, катнашазык заводы, сугым һәм тирән эшкәртү цехы, дип билгелиләр Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Фото: pravitelstvorb.ru