

БСТ телеканалында Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗылыгы министры Илшат Фазрахманов санкцияләр нәтиҗәсендә тармакта булган үзенчәлекләр турында сөйләде.
Тапшыруда билгеләнүенчә, аграрийлар республика халык ихтҗыяҗлын канәгатьләндерерлек продукцияне элек тә җитештергән һәм киләчәктә дә бу шулай булып калачак. Алай гына да түгел, билгеле булуынча, без һәрвакыт үзебезгә җитәрлек азык-төлекне артыгы белән җитештерәбез. Һәм соңгы вакытларда кибетләрдә күзәтелгән буш киштәләр азык-төлекнең бетүен билгеләми. Кулланучылар соңгы вакыйгаларга нигезләнеп, күпләп азык-төлек сатып ала. Ә товар складлардан кибет киштәсенә килеп җиткәнче зур гына юл үтә. Буш киштәләрнең сәбәбе - кибетләр товарларны урнаштырып җиткермәүдә.
- Без аграрийларга һәрвакыт җитди ярдәм күрсәтәбез. Бу ярдәм арытаба да дәвам итәчәк. Ә яңалыкларга килгәндә - генетик материалларны үзебездә җитештерүне булдыру өстендә эшлибез. Әлеге вакытта моның турында җитди сөйләшүләр бара. Эмбриология һәм генетика үзәген аграр университет нигезендә ачарга телибез.
Әлеге вакытта күбрәк язгы чәчүгә игьтибар бирәбез. Дәүләт ярдәме дә шуңа юнәлтелгән. Соңрак шул ук агростратап, ташламалы кредит бирүне тагын да җанландырачакбыз. Ягъни, без элек ничек эшли идек, әле дә шул юнәлештәбез. Дөресрәге, без үсү юлында, - диде Илшат Фахрахманов.
Тапшыруда кибетләрдә шикәр һәм карабодайның юкка чыгуы турында да сүз булды.
- Шикәр илдән читкә чыгарылмый, - диде министр. - Без аны кирәгеннән 2-3 тапкыр күбрәк җитештерәбез. Шулай булгач, бу продукциягә кытлык булу мөмкин түгел. Аның киштәләрдә булмавы да халык тудырган шау-шуга бәйле.
Фото: oko-planet.su