

"Бүген Уфада «АгроКомплекс» традицион авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров импортны алыштыру турында да фикерләрен белдерде.
- Мин бүген зур шатлык белән предприятиеләрне карап чыктым. Без үзебезнең кече предприятиеләргә һәрвакыт ярдәм итеп килдек. Алар үзләре агрегатлар эшли башлады. Әлбәттә, бу хәл берничә көндә генә хәл ителмәс, әмма потенциал зур. Мәсәлән, Белоруссия техникасы - без алар белән элек тә эшли идек. Кытай техникасына да игътибар итәчәкбез. Гомумән, алга зур максатлар куелган, - диде ул.