Ил Президенты Владимир Путин башлангыч биргән “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында үтүче форум 25 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның эшендә Русиянең 31 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 280нән артык компаниянең катнашуы көтелә. Алардан тыш, күргәзмәдә беренче тапкыр Кытайның авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүдә махсуслашкан куәтле “Zoomlon” фирмасы үз тракторларын тәкъдим итәчәк. Гомумән, форумның һәм күргәзмәнең эшлекле программасы бик бай булыр дип көтелә. Егермедән артык эшлекле чарада федераль һәм төбәкләр дәрәҗәсендәге 220 чамасы спикер катнашачак.
Болар хакында “Россия” мультимедия матбугат үзәгендә үткән матбугат конференциясендә вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җиткерде. Аграр тармак үсешендәге мөһим чараның быелгы үзенчәлекләре белән “Башкортстан күргәзмәләр компаниясе”нең генеральный директоры Альбина Килдегулова таныштырды.
Ул белдерүенчә, “АгроКомплекс” күргәзмәсендә үз продукциясен тәкъдим итүчеләрнең күпчелеге анда даими катнашучылар булса да, быелгы исемлек 35 процентка яңарган. Ягъни катнашучыларның шулкадәресе үз продукциясен Уфа мәйданчыгында беренче тапкыр тәкъдим итәчәк. Бу, беренче чиратта, Көнбатыш безнең илгә карата кабул иткән санкцияләр белән бәйле.
Шунысын да аерым билгеләргә кирәк: Русия җитештерүчеләренең һәм фермер хуҗалыкларының быелгы ярминкә-экспозициясендә Башкортстаннан 70тән артык продукция җитештерүче катнашачак. Бу узган еллардагы катнашучылар саныннан сизелерлек күбрәк. Альбина Килдегулова белдерүенчә, күргәзмәгә килүчеләр иң тәмле һәм сыйфатлы азык-төлектән авыз итү, аларны сатып алу мөмкинлеге алачак. 130дан артык иң заманча авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләрен берләштергән ачык һавадагы күргәзмә дә килүчеләр игътибарыннан читтә калмас дигән ышанычта оештыручылар.
Быелгы форумның һәм күргәзмәнең эшлекле программасындагы яңалыкларга килгәндә, беренче тапкыр анда “Эш башлаучы фермер” яшьләр бизнес-уенының төбәк этабын үз эченә алган “Start up зона” эшләячәк, шулай ук ике көнлек “Декарбонизация технологияләре” хакатоны үтәчәк. Анда парник газларын һавага чыгару күләмен киметү белән бәйле мәсьәләләр тикшереләчәк. Шулай ук Агросәнәгать форумы кысаларында “Татлы Бал”, “Агрояшьлек-2022”, “Фәнгә беренче адымнар”, “Иң яхшы АПК кадры-2022” һәм “АПКда иң яхшы остаз-2022” конкурсларына йомгак ясалачак.
— Барыгызны да күргәзмәдә һәм форумда көтеп калабыз. Килегез, чара фәһемле һәм истә калырлык булачак! — диде туры эфирда барган матбугат конференциясендә тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, Альбина Килдегулова.
Матбугат конференциясендә Көнбатыш дәүләтләренең санкцияләре шартларында аграр тармак һәм азык-төлек базары үсешенә кагылышлы мәсьәләләр дә игътибардан читтә калмады. Алар арасында иң көн кадагында торганы, әлбәттә, язгы чәчү кампаниясен уңышлы үткәрү.
— Бүген безнең алда республика ихтыяҗлары өчен продукция җитештерү күрсәткечләрен тагын да арттыру бурычы тора. Алда торган язгы чәчүне, нәрсә генә булмасын, беркем дә гамәлдән чыгара алмый һәм республика аграрийлары, һәр елдагыча, апрельдә басуга чыгачак. Әйтергә кирәк, тармак мөһим кампаниягә 100 процент әзерлек белән килә, чөнки бу эш әле узган елның ноябрендә үк башланды. Бу максатта каралган дәүләт ярдәме чараларының 16 проценты авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бирелде дә инде, киләсе атна азагына бу сан 22 процентка җитәчәк. Иген орлыгы белән республика тулысынча тәэмин ителгән, аны районнар арасында бүләсе генә калды. Минераль ашламалар һәм үсемлекләрне корткычлардан саклау чаралары белән дә өзеклек булмаячак. Аларны җитештерүчеләр белән тиешле килешүләр төзелде, тиешле запас булдырылды, — диде бу уңайдан Илшат Илдус улы.
Илшат Фазрахманов белдерүенчә, быелгы чәчү кампаниясе республикада 21 миллиард сумга төшәчәк. Бу былтыргы күрсәткечтән шактый югары. Әлеге мәсьәләне, беренче чиратта, агросәнәгать комплексы предприятиеләрен льготалы кредитлау программасы исәбенә хәл итү күздә тотыла. Программага ярашлы, тармак предприятиеләренә әлеге максатларда 1-5 процентлы кредитлар бирелә. Үзәк банкның быел 20 процентка җиткән төп ставка суммасы исә федераль бюджет исәбенә каплатылачак. Башкортстан аграрийларына льготалы кредитлау өчен федераль казнадан 760 миллион сум бүленгән дә инде.
— Әлеге сумма 6 миллиард сумнан артык кыска вакытлы льготалы кредитлар бүлү һәм аларны хезмәтләндерү мөмкинлеге бирә, — диде матбугат конференциясендә Илшат Фазрахманов.
Ул белдерүенчә, республикада онга, шикәргә, ярмаларга, көнбагыш маена кытлык килеп туу өчен дә бернинди нигез юк.
— Беренчедән, шикәр дә, он да, ярмалар да, көнбагыш мае да республикада булган ихтыяҗдан күпкә артык җитештерелә. Бу җәһәттән без быел шикәр чөгендере мәйданнарын тагын да арттырачакбыз. Икенчедән, Русия Хөкүмәте 31 августка кадәр шикәрне һәм ашлыкны читкә чыгаруны тыйды. Илдә дә, республикада да ашлык та, шикәр дә җитәрлек, әлеге чара исә эчке базарда тотрыклылык булсын, хаклар күтәрелмәсен өчен кирәк, — диде тармак министры.
Шуңа да Илшат Фазрахманов республика халкын әлеге продуктлар тирәсендә ыгы-зыгы тудырмаска чакырды. Чөнки, мәсәлән, бүген кирәгеннән артык шикәргә ихтыяҗ булу күпмедер вакыттан соң аны сатып алу күләмен киметәчәк, мондый сикереш тармак эшчәнлеге өчен һич кенә дә файдага түгел.
Вице-премьер Башкортстандагы эре мөгезле терлекләрне, атларны һәм сарыкларны читкә чыгаруны вакытлыча чикләү турында карар кабул ителүе турында да хәбәр итте.
— Беренче чиратта, бу эчке базарны саклау белән бәйле, чөнки халыкта яшь малга ихтыяҗ бар. Әйе, моңа кадәр Европадан сатып алган токымлы терлеккә бәйле аерым проблема булачак. Әмма без бу мәсьәләне хәл итәчәкбез, — диде ул.
“Кызыл таң” гәзите журналисты соравына җавап биреп, Илшат Фазрахманов республиканың кошчылык предприятиеләрен инкубацион йомырка, халыкны каз, үрдәк бәбкәләре, күркә, тавык, бройлер чебешләре белән тәэмин итүдә дә проблемалар булмаячак, дип ышандырды. Башкортстанның төп бренды — башкорт балы белән исә Азия илләре базарларын яулау максаты куела.
Матбугат конференциясе ахырында аграр тармак эшчәнлеген даими яктыртып баручы дистәләгән журналист алар арасындагы конкурс нәтиҗәләре буенча дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнде. Алар арасында “Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре Илдар Фазлетдиновка Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Илдар Камилов.