+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 март 2022, 12:00

Радий Хәбиров Андрей Разин белән эшлекле очрашу үткәрде

Бүген Уфада Агросәнәгать форумы һәм «АгроКомплекс-2022» Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин белән очрашты. Яклар санкцияләр шартларында аграр тармакның өзлексез һәм тотрыклы эшләвен тәэмин итү турында фикер алышты.

Радий Хәбиров Андрей Разин белән эшлекле очрашу үткәрдеРадий Хәбиров Андрей Разин белән эшлекле очрашу үткәрде
Радий Хәбиров Андрей Разин белән эшлекле очрашу үткәрде

- Башкортстан җитәкчелегенең аграрийларга зур игътибар бирүе бик мөһим, - диде Андрей Разин. - Аерым алганда, бәрәңге игү үсешен перспективалы дип саныйбыз. Тулаем алганда, игенчелеккә куркыныч янаган зонаны исәпкә алып, орлыкчылык буенча күләмнәрне арттырырга кирәк. Уфа күргәзмәсендә үзебездә җитештерелгән орлыкларны тәкъдим итүләре сөендерә. Бу импортны алмаштыру сәясәте шартларында бик мөһим. Әлеге юнәлешнең алга таба үсешен стимуллаштыру өчен Русия селекционерларына ярдәм итәргә кирәк.

Андрей Разин хәбәр иткәнчә, федераль дәрәҗәдә агросәнәгатькә дәүләт ярдәме буенча ике мөһим карар әзерләгәннәр. Сүз кыска сроклы лимитларга 25 миллиард сум бүлеп бирү һәм тармакның система барлыкка китерүче предприятиеләре өчен банкларда гамәлдә булганнан шактый түбән ставка буенча 26 миллиард сум бүлү турында бара. Башкортстанда система барлыкка китерүчеләр исемлегенә керүче 18 авыл хуҗалыгы предприятиесе Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча субсидияләр алуга дәгъва итә ала. Андрей Разин шулай ук билгеләп үткәнчә, федераль министрлык терлек азыгы базасына ярдәм итү мәсьәләсе өстендә эшли.

- Без максат куйдык - әлегә республиканың артта калган авыл хуҗалыгы тармакларын модернизацияләячәкбез, - диде Радий Хәбиров. - Ит һәм сөт җитештерү буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында алдынгылар рәтендә. Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча Идел буе федераль округында республика 2020 елда алтынчы урыннан узган елның беренчел нәтиҗәләре буенча бишенче урынга күтәрелде. Без эшкәртүче сәнәгатькә өстенлек бирәбез.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас