Кушма Штатлар, моңа кадәр булган санкцияләренә өстәп, күптән түгел Русиядән аерым төр азык-төлек продуктларын сатып алмаячаклары турында хәбәр итте. Әлеге исемлектә алкогольле эчемлекләр дә бар. Әмма бу очракта, алар алмый икән — үзебезгә күбрәк калыр, дип әйтү урынлы түгел. Русиялеләр болай да һәр кеше башына бүлеп исәпләгәндә, дөньяда спиртлы эчемлекләрне артык яратучылар исемлегендә.
АКШның Русия хәмереннән баш тартуы ил икътисадына зыян китермәсме һәм, гомумән, океан артындагы абзыйларның мондый карары русиялеләрне дә бераз “айнытып җибәрергә” этәргеч бирмәсме, дигән уйлар да туа. Америкалыларның әлеге төр импортны чикләвеннән дәүләт казнасы зыян күрмәс, билгеле. Әйткәндәй, Русиядә җитештерелгән аракының 6 проценты экспортка озатылган һәм шуның нибары бер проценты гына АКШка туры килә. Русиянең таможня хезмәтенең узган ел йомгакларына караганда, Кушма Штатларга ел дәвамында 89 миллион долларлык алкогольле эчемлек озатылган. 330 миллион кеше яшәгән ил өчен зур сан түгел. Хәер, аларның күпме эчүендә эшебез дә юк.
Мәсьәлә икенче нәрсәдә. Хәмер продукциясе дөнья икътисады мәйданчыгында һәм сәясәткә бәйле рәвештә күтәрелә икән, бәлки, шушы форсаттан файдаланып, Русиягә дә алкоголь җитештерү, сату проблемаларын җайга салырга, эчкечелеккә каршы көрәш чараларына игътибарны көчәйтергә кирәктер? Америкалыларның Русия аракысыннан баш тартуы һич тә үзебезнең эчке базар конъюнктурасында чагылырга, аракы куллануның артуына юл куймаска тиеш. Хәл итәсе мәсьәләләр аз түгел. Сәүдәдә контрафакт алкогольле эчемлекләр күп. Эчкечелек аркасында үлүчеләр саны да зур. Әйткәндәй, күптән түгел Русия Югары икътисад мәктәбе галимнәре илебездә җитештерелгән каты алкогольле эчемлекләрнең 27 проценты контрафакт булуы турында хәбәр итте.
Әгәр әлеге проблемалар дәүләт игътибарыннан читтә калса, алда безне нәрсә көтә? Суррогат хәмер җитештерүне туктатып, исерткеч эчемлекләр куллануны киметеп буламы?
Язманы АКШның Русия алкоголеннән баш тартуы турындагы хәбәрдән башлагач, янә берничә мәгълүмат белән тулыландыру да урынлы булыр. Бездәге “ярты литр” океан артында 2,5-4 доллар тора. Бу илдә уртача айлык хезмәт хакының 2800 долларга җитүен исәпкә алганда, исерткеч эчемлекнең бик арзан булуы күренә. Хәмер кыйммәт булмагач, бәлки, илдәге “буржуй дус”лар затлы виски кебек исерткечләр белән “коена” торгандыр, дип уйлаучылар да бардыр. Эчәләр, җәмәгать, әмма чамасын белеп. Илдәге штатларның күпчелегендә, саф спирт күләме белән исәпләгәндә, елына кеше башына 18 литрдан артып китә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, биредә ил күләмендә бу күрсәткеч уртача 15,3 литр туры килә. Игътибар итегез: Русиядә ул сан 19 литрдан артып китә. Германиядә 20 литрга җитә. Франция, Испания һәм Ирландия халкы да хәмерне русиялеләргә караганда күбрәк куллана.
Иң мөһиме — АКШта контрафакт, суррогат алкоголь дә, аны җитештерүчеләр дә юк. Табыш, акча яратучы бизнес кешеләре моның җиңел юл белән баю мөмкинлеге булуын белмиме, дигән сорау да туар. Эш шунда: ялган аракы сатып, аны кулланган кеше агуланган очракта, аны җитештергән һәм саткан кешене 20 ел һәм аннан да күбрәк вакытка төрмә көтә. Әгәр, эчкәч, ул кеше дөнья белән хушлашса — гаепле кешене электр утыргычына хөкем итәләр. АКШтагы штатларның яртысында мондый җәза төре әле дә саклана.
Күренүенчә, ялган аракы җитештерү, сату беркем өчен дә файдага түгел. Кушма Штатларда әлеге бизнес андагы “уенчы”ларның һәркайсы өчен керемле. Провинцияләрдә “сыйфат контроле”нең нәтиҗәле эшләве дә мутлашуларга юл куймый.
Кызганычка каршы, Русиядә алкогольле эчемлек куллану гасырлар дәвамындагы яшәеш шартлары, традицияләр белән бәйле булып килде. Безнең илдә исерткеч эчемлекләр артык кыйммәт түгел. Хәтта кереме зуррак булган чит ил халкы белән чагыштырганда да, яшерәсе түгел, эчүне читкә куймыйбыз. Азык-төлеккә бәяләр арткан хәлдә дә, мәсәлән, ни өчен аракы хаклары күтәрелде, дип ризасызлык белән урамга чыгучылар күренми.
Белешмә. Соңгы елларда Русиядә ел саен уртача 50 меңнән күбрәк кешенең гомере өзелүгә алкогольле эчемлекләр сәбәпче булган. Аларның күбесе — хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләр. Шуларның 8-10 меңе — өшеп-туңып үлүчеләр.
Мондый мисаллар, әлбәттә, дәүләт власте органнары вәкилләрен, депутатларны да күптән “айнытып” җибәрергә тиеш иде. Әмма виноград куакларын кисеп яисә авылда “сәмәй” саткан әби-сәбиләрне куркытып кына илдә алкоголизмга каршы көрәшүнең көткән нәтиҗәне бирмәвен бик соң аңлый башладык.
Күптән түгел Русия Дәүләт думасының Хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Солтан Хәмзәев кыю тәкъдим белән чыгыш ясады.
— Илдә алкогольле продукция җитештерүче һәр 10 заводның дүрт-бише суррогат сату белән шөгыльләнә. Мондый очракта яшен тизлегендә эш итәрдәй механизм кулланырга кирәк. Әгәр заводта суррогат аракы җитештерү факты ачыклана икән, предприятиене юк итәргә кирәк. Көрәшү өчен моңардан да яхшырак, тәэсирлерәк механизм уйлап таба алмаячакбыз. Мондый заводларны бернәрсәгә карамыйча ябарга кирәк. Зур дискуссиягә, бәхәскә урын калмаска тиеш. Контрафакт ачыклана икән, заводның нигезен җир белән тигезләргә кирәк, — диде парламентарий.
Депутат, шулай ук, кәсепчелек алымы белән җитештерелгән исерткеч эчемлекләр куллану кеше үлеменә китергән очракта, тагы да катырак җаваплылыкка тарттырырга тәкъдим итте.
Башкортстанда да, кызганычка каршы, составында спирт булган продукция эчеп агулану очраклары байтак. “Роспотребнадзор”ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе белешмәсенә караганда, мәсәлән, елның беренче аенда, һәр 100 мең кешегә бүлеп исәпләгәндә, аны эчеп агуланучылар 2,6 берәмлеккә җиткән, ә үткән елның гыйнварында ул 1,6дан артмаган. Иң күп агуланучылар Стәрлетамак шәһәрендә — 35 кеше. Әлеге күрсәткеч Уфада — 27, Октябрьскийда — 17. Үлеменә алкоголь сәбәпче булган очраклар республика буенча гыйнварда 14кә җиткән. Бу һәр 100 мең кешегә 0,3 берәмлек дигән сүз. Антилидерлар исемлегендә Белорет районы тора. Әлеге “кара исемлек”тә Дүртөйле, Нефтекама, Салават, Уфа шәһәрләре, Бакалы, Бөре, Калтасы, Кушнаренко, Мәләвез, Чишмә, Шаран һәм Уфа районнары да бар.
Югарыда телгә алынган рәсми чыганак мәгълүматларына караганда, узган елда республикада суррогат алкогольдән 160 кеше агуланып үлгән. Аларның сигезе — балалар, унөче — үсмерләр. Якты дөнья белән хушлашучыларның 125е — төрле яшьтәге ир-егет. Узган елда, шулай ук, 962 кешенең составында спирт булган продукция эчеп агулануы теркәлгән.
Республикада эчкечелекне һәм шул ук вакытта төрле дәрәҗәдәге хокук бозуларны кисәтү максатында төрле законнар кабул ителә, гамәлдә булганнары камилләштерелә. Шуларның берсе — айныткычларны тергезү, аларның эшчәнлеген камилләштерү белән бәйле закон проекты.
Мәгълүм булуынча, Дәүләт думасы законын ил Президенты хуплавыннан соң, 2021 елның 1 гыйнварыннан Русиядә айныткычларны яңадан тергезә башладылар. Законга өстәмәләргә ярашлы, төбәк властьларына аларның эшчәнлеген урындагы хокукый норматив закон кысаларында оештыру мөмкинлеге бирелде. Әлеге мәсьәлә Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында тикшерелде һәм анда республиканың эре шәһәрләрендә айныткычлар булдырылачагы билгеләнде.
Белешмә. СССРда айныткычлар 1930-40 елларда оештырылды. 2011 елда илдә “Полиция турында” Закон кабул ителгәннән соң, аларның эшчәнлеге туктатылды. Яңа законга ярашлы, көчле алкоголь кулланудан төрле дәрәҗәдәге ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне медицина учреждениеләренә тапшыру тәртибе кертелде. Аерым чыганакларга караганда, илдә айныткычлар булган чорда ел саен анда “кунак” булучылар саны 2,5-5 миллион кешегә җиткән.
— Яңа закон проектының үзәгендә — Башкортстанда айныткычлар эшчәнлеген оештыру өчен норматив-хокукый база формалаштыру. Ул дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр формасында булачак. Айныткычларны тергезергә кирәк, әмма шунысы да аеруча мөһим: аларның эшчәнлегенең һич тә коммерция белән бәйле булуына юл куярга ярамый. Алар төп максатка хезмәт итәргә — кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауга, төрле хокук бозуларны кисәтүгә юнәлтелергә тиеш, — диде парламент Рәисе Константин Толкачев.
Дөньяда сәяси-икътисади тотрыксызлык баш калкытканда Русиядә алкоголь белән бәйле мәсьәләнең дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелүе бик вакытлы кебек. Һәрхәлдә, АКШның Русия алкоголеннән баш тартуына борчылу түгел, ә, кем әйтмешли, беркайчан да булмаганча “аек акыл” белән эш итәргә тырышуыбыз өстенлек итсен иде.
Олег Төхвәтуллин.