Кан тамырларын чистарта
Кандала үләнен дә, кәҗә үләне үсемлекләрен дә үзем чәчеп, күп еллар буе сынап карадым. Шуннан чыккан күзәтүләрем китап язарга этәргеч бирде. Кандала үләнен кулланып, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан уңышлы дәвалану ысулын үзем уйлап таптым. Әлбәттә, болар турында китабымда бәйнә-бәйнә яздым.
Китабымны бастыргач, якыннарым, дус-ишләремә бүләк иттем. Шулар арасында Әлшәй районының Ким авылыннан күптәнге якын иптәшем, мал табибы Таһир Саниев та бар. Табиб булгач, билгеле, һәркем аннан киңәш сорый, үз хәлен сөйли. Шулай берчак Таһирга якын танышы очраган, сүз иярә сүз чыгып, кан тамырларында тромб барлыгы, операциягә җыенуы турында белдергән танышы. Ә табиб, үз чиратында, шушы үлән белән китапта язылган ысулны кулланып дәваланырга кушкан.
Күпмедер вакыт узгач, Таһирга теге танышы тагын очрый. Ни могҗиза, кандала үләне белән дәваланганнан соң, кан тамырларындагы төерләр юкка чыккан! Табибка тикшеренергә баргач, кан тамырларының чиста икәнлеге ачыкланган.
Бу үлән белән үзем дәваланганда да башкаланың 33нче поликлиникасында эшләүче табибә Рәмилә Бәйрәмгулова канымны тикшереп торды. Ә нәтиҗә мин көткәннән дә яхшырак булды.
Уңышны да арттыра
Үсемлекләр азот белән чолганган, шул ук вакытта азотка мохтаҗлык кичерә, чөнки, газ хәлендәге азотны үсемлекләр үзләштерә алмый. Кузаклы үсемлекләр генә газ хәлендәге азотны үзләштерә, башка үсемлекләр ала алырлык итеп, газ хәлендәге азотны органик азотлы матдәгә әверелдерә.
Кандала үләне һәр гектар мәйдан җирдә 300 килограмм азот туплый. Бу азот белән донник үзе дә файдалана, донниктан соң чәчкән иген культуралары да моны бик яхшы үзләштерә. Кандала үләне җирне органик матдә — тамыры, камылы белән дә ашлый. Аны чабып алганнан соң, камылы, череп, ашламага әйләнә. Җиргә сеңгән 20 тонна черемә тирес чыгаруга тиң була.
Донник туфракның уңдырышлылыгын яхшырта. Тамырлы җирләрне иген игәрлек хәлгә җиткереп яхшырта. Кандала, кәҗә үләннәре үскән урынга чәчкән бөртекле культураларда аксым кирәкле дәрәҗәдә туплана.
Аны бал кортлары да ярата
Кандала үләне чәчәкләрен бал кортлары бик ярата. Шунлыктан үсемлекнең һәр гектары 600 килограмм бал бирергә сәләтле. Сүзләремне раслау өчен берничә мисал китерәм.
1989 елда Бәләбәй районының Чаганлы авылында яшәүче умартачы Имай Фазлетдинов өч гектар донник басуыннан җиде умартадан сиксәнешәр килограмм бал алды, барлыгы 560 килограмм булды.
Миякә районының Күл-Кункас авылында кандала, кәҗә үләннәре чәчкән зур мәйданлы басулардан берничә умартадан 10 центнер бал алдылар.
Шулай ук Аксен авыл хуҗалыгы техникумы директоры Чулпан Саниев “Әлшәй” сортлы һәм ак чәчәк атучы “Самарский” сортын чәчте. Шушы сортлар бер елда ике сезон бал бирде. Соңгысы хәтта сентябрьдә шау чәчәктә утырды, шунлыктан бал кортлары да гөжләп торды.
Чүп үстерми
Бу үләннең шифасы турында да күп язарга була. Кәҗә үләне – күпьеллык кузаклы үсемлек. Үземнең тәҗрибә участогында бер тапкыр чәчкәннән соң, инде 28 ел үсә. Тәүге елларда бик куе булды, шунлыктан арасында чүп үләне дә үсә алмады.
Яшел массасын елына ике тапкыр чабарга кирәк. Яшел масса уңышы 300-700 центнерга чаклы тәшкил итә. Кәҗә үләне дә, кандала үләне дә аксым туплану буенча солыдан күпкә көчлерәкләр. Бал кортлары кәҗә үләне чәчәгеннән гектарыннан 150-200 килограмм бал җыя.
Силосына килгәндә, ул җиңел үзләштерелә торган аксымга бай. Кәҗә үләне дә җирнең уңдырышлылыгын арттыра, малга ашату өчен тиңдәшсез аксымга бай азык бирә.
Бакчамда кәҗә үләне чәчкән җир чирәмгә әверелде, аның арасында башка үләннәр дә үсә. Алар, шушы җирне баеткан азотны кулланып, шаулап, биек булып үсә. Шуның өчен дә әлеге үләннәрдән файдаланырга кирәклеген онытмасак иде.
Тимербулат МӘСӘЛИМОВ.
Уфа шәһәре.