

Башкортстанның агросәнәгать предприятиеләре авыл хуҗалыгы тармагы өчен белгечләр әзерләүдә катнашачак. Моның өчен аларның базасында «Агросыйныфлар» оештырылачак. Бүген Уфада 22 марттан 25 мартка кадәр узучы Агросәнәгать форумы һәм «АгроКомплекс» халыкара күргәзмәсе кысаларында тиешле килешүләр имзаланды.
Проект Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек һәм Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан, Николаевка (Стәрлетамак районы), Кабак (Кырмаскалы районы) һәм Абзан (Зианчура районы), шулай ук Стәрлетамак тармакара колледжы, Бәләбәй колледжы һәм Авыргазы күппрофильле колледжы урта белем бирү мәктәпләре белән берлектә гамәлгә ашырылачак. Шулай ук документны Ярмәкәй районының «Северная Нива Башкирия» аграр компаниясе, Кырмыскалы районының «Кировец-Уфа», «Дружба» һәм Стәрлетамак районының Калинин исемендәге хуҗалыгы, Мәләвез районының «Ашкадар» предприятиеләре имзалады.
- Кызганычка каршы, республиканың агросәнәгать комплексында кадрлар кытлыгы күзәтелә, ә 30 яшькә кадәрге яшь белгечләр саны 8 проценттан артмый, - диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Без кадрлар мәсьәләсен хәл итү буенча системалы эш башлыйбыз, һәм монда яхшы ярдәм «Агросыйныфлар»дан булырга тиеш, шуңа күрә без авыл белгечләрен мәктәп эскәмиясеннән үк әзерләргә кирәк дип уйлыйбыз.
Ул ассызыклаганча, республиканың авыл хуҗалыгы тармагына алдынгы предприятиеләрдә тупланган тәҗрибә булачак аграрийларга аграр һөнәр үзенчәлекләренә тизрәк керергә һәм үз мөмкинлекләрен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.