

"Ярмаларга халыкның барлык катламнарында һәм теләсә кайсы икътисади ситуациядә ихтыяҗ югары. Дәүләт ярдәме белән крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Айрат Миңнеәхмәтов та Ярмәкәй районында ярма җитештерү эшен башлап җибәргән.
Ярма цехын эшләтеп җибәрү проектын без 2020 елда "Эшкуарлык сәгате"ндә карадык, дәүләт һәм муниципаль ярдәм чаралары турында Айрат Миңнеәхмәтовка консультация бирдек. Эшкуар 2020 ел ахырында Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча грант алган. Республика финанс ярдәменә таянып, ул алмашка 8 тонна ярма продукциясен сортировкалау һәм тутыру җайланмасын сатып алды һәм файдалануга тапшырды.
Цехта арпа, бодай ярмасы һәм борчак эшкәртелә. Айрат Галиәхмәт улы чималны үзеннән файдалана һәм башка фермерлардан сатып ала. Продукциягә ихтыяҗ зур. Төп сатып алучылар - Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре.
Эшкуарның планнары зур - булган җитештерү җиһазларын модернизацияләү, җитештерүне киңәйтү, әзер продукцияне вак төрүне эшләтеп җибәрү. Аңа зур уңышлар телибез!
Барлык теләүчеләрне үз бизнес-проектын тормышка ашырырга яки гамәлдәге бизнес буенча консультация алырга чакырабыз. [url=https://investrb.ru]https://investrb.ru[/url] сылтамасы буенча Башкортстан Республикасының рәсми инвестицион порталы аша Ярмәкәй районы хакимиятенә «Эшкуарлык сәгате»нә язылыгыз. Телефон номеры: 8-917-799-77-09, электрон адрес: 16.ekonom@bashkortostan.ru, - ди Ярмәкәй районы бизнес-шерифы Эльвира Миргасыймова.
Фото: kakprosto.ru