

Башкортстанда бодайда протеин күләмен арттыру ысулын тапканнар. Галимнәр ашламаны үзебезнең чималны гына кулланып эшләгән. Ул үсемлекләрнең үсүен стимуллаштырачак, шулай ук аларны авырулардан саклаячак.
Сүз уңаеннан, быел Башкортстанның агросәнәгать секторына 760 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу сумма авыл хуҗалыгы предприятиеләрен ташламалы кредитлау өчен билгеләнгән. Быелгы чәчү үзенчәлеге - импортны алыштыру.
Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау финиш сызыгына якынлаша. Быел аграрийларга проблема белән бәрелешергә туры килде - җитештерүчеләрдән чит ил машиналарына запас частьләр сатып алып булмады. Әмма ситуациядән чыктылар: беренче тапкыр John Deere чәчү комплексы кырга Барнаулда һәм Санкт-Петербургта ясалган аналоглар белән ремонтлаган килеш чыгачак.
#сделановРоссии #сделановБашкортостане #знайнаших #покупайнаше
Фото: агроновости.рф