+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
28 март 2022, 10:18

Язгы чәчүгә әзерлек ничек?

Бүгенге оператив киңәшмәдә сүз шул хакта да булды.

Язгы чәчүгә әзерлек ничек?Язгы чәчүгә әзерлек ничек?
Язгы чәчүгә әзерлек ничек?

"Республика игенчеләре чәчү кампаниясенә актив әзерләнә. Башлангыч бәяләүләр буенча, безнең аграрийлар кыр эшләренә аерым районнарда якынча 15 апрельдән (һава шартларына карап) керешә алачак. Ашлык мәйданын узган ел дәрәҗәсендә чәчәргә планлаштырыла, бу - 1 миллион 730 мең гектар (2021 елга карата 100,3 процент)", - диде бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов «Язгы кыр эшләренә әзерлек барышы турында» мәсьәлә буенча оператив киңәшмәдә.

Чәчү мәйданнарының 26 процентына - җитен, 20сенә - кукуруз, сояга - 33, 10 процентына карабодай чәчү планлаштырыла. Шулай ук, шикәр базарында соңгы вакыйгаларны исәпкә алып, республика хуҗалыкларында шикәр чөгендере чәчү мәйданнарын 10,4 мең гектарга арттыру буенча эш алып барыла. Бу 1,8 миллион тоннага якын шикәр чөгендере алырга мөмкинлек бирәчәк, эшкәртү нәтиҗәсендә 300 мең тонна шикәр булачак.

Орлыклар белән тәэмин ителеш (25 мартка) импортка бәйле культуралар буенча түбәндәгечә:
- шикәр чөгендере - 62 процент (105 тонна орлык бар, дефицит - 63 тонна);
- кукуруз - 56,3 процент (1127 тонна бар, дефицит - 873 тонна);
- көнбагыш - 71 процент (үзебезнеке бар һәм 1065 тонна китерелгән, дефицит - 435 тонна);
- рапс - 82,7 процент (үзебезнеке бар һәм 182 тонна кайтарылган, дефицит - 38 тонна).
Бәрәңге һәм соя белән хуҗалыклар тулысынча тәэмин ителгән.

Фото: mcx.gov.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас