+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
28 март 2022, 11:21

Язгы чәчү кампаниясе 15 апрельдә старт алачак

Моның турында төбәкнең вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтте.

Язгы чәчү кампаниясе 15 апрельдә  старт алачакЯзгы чәчү кампаниясе 15 апрельдә  старт алачак
Язгы чәчү кампаниясе 15 апрельдә старт алачак

Башкортстан аграрийлары чәчү кампаниясен 15 апрельдә башларга ниятли. Бу хакта Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уздырган оператив киңәшмәдә төбәкнең вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сөйләде.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе сүзләренә караганда, быел гомум чәчү мәйданы 2,8 миллион гектар тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта ведомство муниципалитетлар белән берлектә соя, рапс, җитен һәм кукуруз үстерү күләмнәрен арттырды.

- Кайбер дәүләтләрнең санкцион сәясәтен исәпкә алып, без төбәкнең азык-төлек куркынычсызлыгын кайбер культуралар буенча ныгытабыз, - диде Илшат Фазрахманов. - Аерым алганда, шикәр чөгендере чәчү мәйданын 36 мең гектардан 47 мең гектарга кадәр арттырырга уйлыйбыз. Бу сезон йомгаклары буенча 2,5 еллык запас - 300 мең тоннага якын шикәр комы алырга мөмкинлек бирәчәк.

Язгы кыр эшләренә 219 мең тонна минераль ашлама кирәк булачак. 21 мартка булган мәгълүматларга караганда, игенчеләр аларның 55 процентын алган. Язгы чәчү өчен бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары запасы 91 процентка җитте.

Вице-премьер, быелгы язгы кыр эшләрендә 11 меңгә якын трактор һәм 5 меңнән артык чәчү агрегаты катнашачак, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүдә - 3 900 комплекс, дип өстәде.

- Техника импорты буенча чикләүләр кертелүгә карамастан, елның ике аенда төбәк аграрийлары 870 миллион сумлык 274 авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган, - дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов. - Шул ук вакытта техника сатып алу өчен иң арзан финанс инструментларының берсе - "Росагролизинг" программалары.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас