+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
29 март 2022, 05:50

Ярмәкәйдән - Питер, Мәскәүгәчә

Айрат Миңнеәхмәтов "Агростартап" проекты ярдәмендә Ярмәкәйдә ярмалар җитештерүне башлап җибәрде.

Ярмәкәйдән - Питер, МәскәүгәчәЯрмәкәйдән - Питер, Мәскәүгәчә
Ярмәкәйдән - Питер, Мәскәүгәчә
"Агростартап" проекты кысаларындаөч ел эчендә республикада 232 яңа фермер хуҗалыгы барлыкка килде. Дәүләт ярдәменнән файдаланучыларның берсе - крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Айрат Миңнеәхмәтов. Ул Ярмәкәй районында ярмалар җитештерүне башлап җибәрде.
Халыкның барлык катламнарында һәм теләсә кайсы икътисади ситуациядә ярмаларга ихтыяҗ зур. Бүген дә ул актуаль.

Әлеге цехны эшләтеп җибәрү проектын 2020 елда «Эшкуарлык сәгате»ндә карадылар, Айрат Миңнехановка дәүләт һәм муниципаль ярдәм чаралары турында консультация бирделәр. Эшкуар 2020 ел ахырында Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча грант алды. Республика финанс ярдәме өчен ул ярма продукциясен сортировкалау һәм төргәкләү җайланмасын сатып алды һәм файдалануга тапшырды.

Цехта арпа, бодай ярмалары һәм борчак эшкәртелә. Чималны Айрат Галиәхмәт улы башка фермерлардан сатып ала. Продукциягә ихтыяҗ зур. Төп сатып алучылар - Мәскәү һәм Санкт-Петербург.
Эшкуарның планнары зур - булган җитештерү җиһазларын модернизацияләү, җитештерүне киңәйтү, әзер продукциянең вак фасовкасын эшләтеп җибәрү.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас