+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
31 март 2022, 15:45

Агромониторинг буенча килешү төзелде

Документ төбәктә тармакны тотрыклы үстерү өчен агрометеомониторинг мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Агромониторинг буенча килешү төзелдеАгромониторинг буенча килешү төзелде
Агромониторинг буенча килешү төзелде

«ЭР-Телеком Холдинг» җәмгыяте (ТМ «Дом.ру») һәм Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы хезмәттәшлек турында килештеләр.

Килешүне имзалау өчен нигез булып Башкортстан агросәнәгать комплексын автоматлаштыру һәм санлаштыру буенча өстенлекле бурычларны хәл итү зарурлыгы хезмәт итте. Документ төбәктә тармакны тотрыклы үстерү өчен агрометеомониторинг мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк.

- Бүгенге көндә республика авыл хуҗалыгына санлы технологияләрне актив үзләштермичә үсәргә җиңел булмавын аңлыйбыз, - ди республиканың Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Әгәр дә без "санны" алдан ук кертсәк һәм үзләштерсәк, тармактагы һава шартларына бәйлелекне киметә һәм эшнең нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыра алачакбыз.

2021 елның көзендә «ЭР-Телеком» һәм республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы, төбәк предприятиеләренең берсе территориясендә ике агрометеостанция урнаштырып, уртак пилот проектын эшләтеп җибәрделәр. Проект җиһазларның эшен күрсәтергә, авыл хуҗалыгы эшчәнлеген планлаштыру һәм карарлар кабул итү өчен алына торган мәгълүматларның төрлелеген һәм кыйммәтен бәяләргә мөмкинлек бирә.

Һава торышы үзгәрүчән, ләкин аны контрольдә тотарга мөмкин һәм кирәк. Климат күрсәткечләре өчен күзәтү аграр предприятиенең эшен дөрес төзергә мөмкинлек бирә, реакциянең реактив моделеннән проактив модельгә күчеп, ягъни метеостанцияләрдән алына торган мәгълүматларга таянып, теге яки бу эшләрне алдан планлаштыру мөмкинлеге була, - дип шәрехләде Евгений Норов, «ЭР-Телеком Холдинг» җәмгыяте инновацион проектлары җитәкчесе.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас