+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
31 март 2022, 16:10

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында матбугат конференциясе узды

2022 елга планнар нинди?

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында матбугат конференциясе уздыҖир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында матбугат конференциясе узды
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында матбугат конференциясе узды

Бүген Уфада республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе узды. Журналистларга узган елгы казанышлар һәм 2022 елга планнар турында республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская сөйләде.

Шулай ук ведомство җитәкчесе Башкортстанның җир-милек өлкәсе белән бәйле сорауларга да җавап бирде. Министр журналистларга агымдагы елда җир кишәрлекләреннән файдалану өлкәсендәге үзгәрешләр, төбәкнең икътисади үсеше һәм инвестицион сәясәте кысаларында дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

- Министрлык тарафыннан җир кишәрлекләрен күчемсез милек объектлары милекчеләре сатып алу кысаларында ярдәм чараларын карарга тәкъдим ителде. Шулай итеп, җир кишәрлекләрен милекчеләргә биналар, төзелешләр һәм корылмалар хуҗаларына сатканда ташламалар билгеләү күздә тотыла, ул сатып алына торган участокның бәясендә кадастр бәясенең 25 процент күләмендә күрсәтеләчәк, бүгенге көнгә сатып алу күләме 50 процент тәшкил итә. Димәк, күчемсез милек объекты милекчесенә кишәрлекнең кадастр бәясенең чирек өлешенә тигез бәядәге җир кишәрлеген милек буларак сатып алу мөмкин булачак, - диде Наталья Полянская.

Шулай ук ул ведомствоның дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү бурычларының үтәлеше турында хәбәр итте.

- Башкортстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына җир-милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә 26 дәүләт хезмәте чыгарылган. 2022 елда тагын өч дәүләт хезмәтен электрон рәвешкә күчерү планлаштырыла, - дип сөйләде Наталья Полянская. - Электрон рәвештә бирелә торган барлык гаризалардан 40 процент чамасы - кишәрлекне рөхсәт ителгән куллану төрен үзгәртү процедурасы буенча.

Журналистлар Наталья Полянскаяга социаль өлкәгә кагылышлы берничә сорау бирде. Сүз ташламалы категориядәге гражданнарны җир кишәрлекләре белән тәэмин итү буенча республика идарәсе эше турында барды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас