+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
2 апрель 2022, 15:37

Игенчеләр язны ашыктыра

Кыр эшләренә әзерлек мәсьәләсендә техниканың төзеклегенә зур игътибар бирелә.Язгы кояш көннән-көн яктырак балкый. Игенчеләр чәчү чорына әзерлек эшләре белән мәшгуль. Көне елны туйдырыр чак җиткәнче Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе вәкилләре хуҗалыкларга чыга – әлеге вакытта язгы чәчүдә катнашачак тракторларның эшкә әзерлеге тикшерелә. Күптән түгел шундый чара Дүртөйле районының җаваплылыгы чикләнгән “Чишмә” җәмгыяте – токымчылык заводында үтте.

Игенчеләр язны ашыктыраИгенчеләр язны ашыктыра
Игенчеләр язны ашыктыра

Хуҗалыкның машина-трактор остаханәсе ихатасында техника гөрелтесе, механизаторлар “тимер атлар”ы янында кайнаша, Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе вәкилләре алдында сынау тотарга әзерләнә иде.
— Бүген 26 тракторыбыз техник карау үтә, алар арасында тәгәр­мәч­леләре дә, чылбырлылары да бар, — ди җәмгыятьнең баш агрономы Рөстәм Әсәнов. — Чәчкечләрне, культиваторлар һәм башка төр тагылма авыл хуҗалыгы җиһазларын Яңа елга кадәр төзәтеп, карап, әзерлек сызыгына куйдык. Яңа елдан соң тракторлар ремонтына тотындык, хәзер инде алар да язгы имтиханга әзер.
Дүртөйле районы хакимия­тенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш инженеры Рузил Садыйков, Дәү-ләт техник күзәтчелеге инспек­циясенең Дүртөйле районы буенча секторы мөдире Рамил Хәйруллин һәм әйдәүче инженер-инспекторы Гөл­нара Хөсниева һәр тракторны җен­текләп тик­шер­деләр. Төп игътибар, әл­бәттә, “тимер ат”ларның хәвеф­сез­легенә юнәлтелде.
— Механизаторларыбыз — алтын куллы егетләр, — диде баш агроном. — Һәркайсысы үзенә ышанып тапшырылган техниканы төзәтә, сакчыл файдалана. Токарь Рәмзис Мостафин, эретеп ябыштыручы Раушат Төхбәтуллин дә — үз һөнә­ренең чын осталары, ремонт барышын алардан башка күз алдына да китереп булмый.
“Чишмә”дә ремонт эшләре өчен уңай шартлар булдырылган: машина-трактор остаханәсе дә, техника гаражы да җылытыла. Механизаторларга, туң тимергә кагылып, кулларын өшетеп эшлисе түгел, җылыда торган тракторны кабызып чыгуы да күңелле, әлбәттә.
— Кадрлар бездә ышанычлы, — дип сүзен дәвам итте Рөстәм Нариман улы. — Механизаторларыбыз арасында чал чәчле, тәҗрибәле абзыйлар да, алардан калышмыйча хезмәт салучы яшь егетләр дә бар. Мисал өчен, Раушат абый Сибә­гатуллин 60 яшен тутырды. Ул барлык гомерен туган авылыбызга, авыл хуҗа­лыгына багышлаган. Ел әйлә-нәсенә “МТЗ-82” тракторы белән терлекчелек тармагын хез­мәт­ләндерә, малларга азык төйи, урак чорында пресс-җыйгыч бе-лән печән һәм саламны рулоннарга төрә. Раушат абыйның энесе Рөс­тәм дә — алдынгы механизатор һәм водитель. Әйткәндәй, бүген техник күзәтүне аларга беркетелгән техника иң беренче булып уңышлы үтте.
Баш агроном хуҗалыкның иң яшь, шул ук вакытта иң алдынгы хезмәткәрләренең берсе булган механизатор Роберт Ганиев белән дә таныштырды.
Роберт Данил улы — хуҗа­лыкның универсаль хезмәткәр­ләреннән, берүзенә әллә ничә техника беркетелгән: “МТЗ-82”, “К-700”, “Т-150” тракторлары, “Дон-680” комбайны. Аларның барысын да ул “өф” итеп кенә тота, үзе ремонтлый, тракторлары һәм комбай­нының кабинасында тузан бөртеге дә күрмәс­сең. Эшенең нәтиҗәсе дә югары.
“Чишмә” машина-трактор оста­ханәсендә күз явын алырлык тәртип хөкем сөрә. Бу — әлбәттә, механи­заторларның, баш инженер Данияр Акмөхәммәтовның һәм МТМ мөдире Рузил Казыйха­новның уртак тырышлыгы җиме­ше. Техник күзәтү нәтиҗәләре буенча да чишмәлеләр сынатмады: барлык тракторлары да язгы басуга чыгарга әзер, дип табылды.

Шул ук вакытта. 

Дүртөйле районы хуҗалыкларында 380 трактор исәпләнә, 210-сы язгы чәчү эшләрендә катнашачак. Бу 210 трактор да төзәтелеп, әзерлек сызыгына куелган. Машина-трактор паркы ел саен яңарыш кичерә. Мисал өчен, 2020 елда район хуҗалыклары 283 миллион сумлык, былтыр 246 миллион сумлык техника сатып алган. Бу җәһәттән иң актив эшләүче хуҗалыклар: “Ленин”, Киров исемендәге токымчылык заводлары, “Еникеев” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.



Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Фото: М.Латыйпова

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас